Китап бәйрәмендә журналистның хезмәттәшләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре, М. Акмулла исемендәге БДПУ укытучылары һәм студентлары, дуслары, Илеш районы, Бишкурай авылы вәкилләре, гаилә әгъзалары катнашты.
"Гомер йомгагы" - Зөһрә Исламованың бишенче үзнәшер китабы. Анда аның "Кызыл таң" гәзитендә басылган иң уңышлы мәкаләләре, әңгәмәләре, очерклары тупланган. Чарада шул язмаларның геройлары чыгыш ясап, авторга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Җәмил Әбделманов, Наил Шәймәрданов, Фирдус Шәрәфуллин, Ршулай ук Резеда Сабитова, Эльмира Насретдинова һәм башка сәхнә йолдызлары моңлы җырларын ишеттерделәр. Радиожурналист Зәлия Ахунова китаптан өзекләр укыды.
Чыгыш ясаучылар Зөһрә Наил кызының һөнәри һәм иҗади уңышлары, шәхси сыйфатлары, мәдәният, милләт, туган тел үсешенә, иҗтимагый тормышка керткән өлеше турында сөйләделәр.
Чарага аның әнисе Хәлимә апа да килгән иде.
Китап туен Илеш районының Югары Яркәй аылы китапханәсе хезмәткәре Клара Хәлиуллина алып барды.