Быел экспертлар 5 млн тонна бөртеклеләр җыеп алуны фаразлаган булган. Әмма июль уртасыннан август ахырына кадәр яңгырлар коеп яугач, 3,2 млн тонна ашлык бураларга салынды. Бер кыенның бер рәхәте, дигәндәй, аның каравы, чөгендер уңышы бер ярым тапкырга артыграк булып, рекордлы уңыш җыелды. Республикада ике эре шикәр заводы бар. Аларда, республика халкы ихтыяҗыннан алты тапкырга күбрәк шикәр җитештерелә. Майлы культуралар җыю да чирек тапкырга арткан, бездә шулай ук ике эре май эшкәртү заводы эшли, алар шулай ихтыяҗдан алты тапкыр күбрәк продукция җитештерергә сәләтле.
Вице-премьер вазифаларын башкаручы - Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов Хөкүмәттәге киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, республикада азык-төлек бәйсезлеге тәэмин ителгән. Башкортстан сөткә һәм сөт продукциясенә (121,8%), сыер итенә (153,2%), шикәр комына (6,7 мәртәбә), үсемлек маена (6,8 мәртәбә), бәрәңгегә (147,4%), кыярга (117,9%) һәм томатларга (171,7%) ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә.
Чыганак: Башинформ.