Мастер-классны Юрий Панчишин алып барды. Ул – дефектолог, тифлопедагог, Русия дефектологлар берлеге әгъзасы. Шулай ук Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең республика оешмасы идарәсе әгъзасы Руслан Шәйхуллин, "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан Республикасында "Уңайлы мохит" федераль проекты координаторы Наил Кәримов, уңайлы мохит буенча эксперт-инспектор Роберт Гыйльманшин, паралимпияче, дөнья чемпионы Андрей Коптев, сукырлар өчен Башкортстан республика махсус китапханәсенең фондларны каталоглаштыру һәм үстерү бүлеге мөдире Нәзилә Дәүләтханова катнашты.
Руслан Шәйхуллин әйтүенчә, күз зәгыйфьлеге кеше өчен иң авыр сынауларның берсе. Хәтта ки ниндидер авырудан, мәсәлән, грипптан соң күз күремен югалту куркынычы бар. Коляскадагы инвалидлар байтак төр һөнәрләр буенча эшли алса, сукырларга җәмгыятьтә үз урынын табу шактый катлаулы. Әмма республикада күзе зәгыйфьләргә ярдәм итү максатыннан булдырылган оешмалар шактый уңышлы эшли.
Наил Кәримов билгеләвенчә, инвалидларга уңайлы мохит булдыру өчен Башкортстанда шактый чаралар күрелә. Соңгы елларда уңай үзгәрешләр күп. "Уңайлы мохит" федераль проекты вәкилләре районнарга йөзләрчә тикшерү белән чыккан. Автовокзаллар, аэропорт, хакимият, МФЦ биналары, тукталышлар аерым игътибарда. Әйткәндәй, бу комиссияне ихтирам итәләр, күрсәтелгән җитешсезлекләрне тиз арада төзәтергә ашыгалар икән. Болар бар да сәламәтлеге чикле кешеләргә яшәү мохитен генә түгел, аларның иҗтмагый тормышта катнашуын тәэмин итү максатыннан да гамәлгә куела.
Андрей Викторович Коптевның тумыштан күзләре начар күргән. 2022 елдагы операциядән соң 2-4 процент күз күремен дә югалткан. Әмма ул сокланырлык актив тормыш алып бара. “Өйдә ике көннән артык утыра алмыйм”, – ди ул. Иркутск интернат-мәктәбендә укыганда, аны җиңел атлетика буенча Русия чемпионатына чакырганнар. Ике дистә еллап Уфада яши. “Башкортстанда 2000нче елларда паралимпия хәрәкәтенә игътибар зур иде, хәзер дә Уфа паралимпиячеләрне җәлеп итү үзәге булып кала”, – ди. Андрей паралимпия уеннарында 8 тапкыр дөнья чемпионы, 5 тапкыр Европа чемпионы, күп тапкырлар Русия чемпионы булган.
Юрий Викторович Панчишин билгеләп үтүенчә, күз күреме зәгыйфь кешегә гади генә нәрсәләр, мәсәлән, ишектән керү дә катлаулы булырга мөмкин. Аларга махсус таяктан тыш, җәмәгать урыннарында башка кешеләр дә булыша ала. Бу җәһәттән әлеге спикерлар уку йортларында, төрле мәйданчыкларда конкрет киҗәшләр биреп, мастер-класслар белән чыгышлар ясый икән.
Нәзилә Дәүләтханова сукырлар өчен Башкортстан республика махсус китапханәсе эшчәнлеге, Брайл шрифты турында сөйләп китте, балалар, укучылар өчен квестлар оештырылуын хәбәр итте. Мондый чараларда балалар сукырлыкның никадәр авыр чир булуын аңлый, аларга ярдәм итәргә омтыла башлый. Нәтиҗәдә, байтак яшьләр волонтерлык хәрәкәтенә кушылып китә.
Остаханә ахырында спикерлар залда утыручыларга: "Күзләрегезне саклагыз!" – дип мөрәҗәгать итте.
Оештыручылар чыгыш ясаучыларга эчтәлекле мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде.