Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2024, 09:25

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (6)

Алар зиратка барып, кабер өсләрен тәртипкә китерде. Мулла чакыртып, Коръән укытты. Күңелләре булып, күрше-күләнгә хәер-сәдакасын өләште. Күршеләре мунча ягып, аш-су белән каршылады. Бик озак сөйләшеп-елашып утырдылар

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (6)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (6)

(Дәвамы.)

Әбүзәре бүген ашыгып машина-трактор паркына чыгып китте. Трактор-комбайннарны төзәтергә кирәк. Көзгә уңыш җыярга әзер торсыннар. Ул Гайшәсен кочып, битләреннән үбеп, күз кысып, чыгып йөгерде.

Ире кайтуга тәмле ризыкларын пешерде яшь хатын. Ул исә бүген үч иткәндәй соңлады.

Гайшә яландагы бозауларына су эчереп кайтырга булды. Җәй буе авыл халкы яшь малны яшел үләнгә чыгарып бәйли. Көн озыны шунда алар. Бозаулары танып тора тагы үзен. Ул аларны эчереп, муеннарыннан сөеп, кайтыр якка кузгалды.

Көтмәгәндә каяндыр бәләкәй генә болыт килеп чыкты. Күп тә үтмәде яшен уйнарга тотынды, күк күкрәде. Гайшәнең йөрәге чыгардай булып типте. Эчендәге нарасые да нидер сизенгәндәй тыпырчына. Гайшәнең калтырануы көчәйгәннән-көчәйде. Йөгерә-атлый су буендагы карт, череп барган өянкегә килеп сөялде. Ә яшен күз ачарга да ирек бирми. Шундый зәһәр, яңгыры да ява. Бервакыт Гайшәгә кемдер тимер күсәк белән тондырдымени, җиргә ауды. Өянкене яшен сукты.

Яңгыр туктагач, авыл халкы өянкене ут чолгап алуын күрде. Ул ыңгырашып, сыктап яна. Халык сүндерергә дип чиләкләр тотып йөгереште. Килеп җиткәннәре ах итте. Өянке янында кулына чиләген тоткан Гайшәнең җансыз гәүдәсенә тап булдылар. Әбүзәр дә килеп җитте, берни аңламады.

Халыкны ерып кергәч, катып калды. Гайшәсен танырлык түгел. Әбүзәр үзен кулга алалмый, еламый, үкерә. Гайшәнең гәүдәсен күтәргән. Күзләре шар ачылган. Нинди зур фаҗига. Авылның шәфкать туташы йөгереп килеп, Әбүзәрне тынычландырырга теләде. Юк, ул кешеләрне ишетерлек хәлдә түгел. Районнан «ашыгыч ярдәм» машинасы килде. Әбүзәрне Гайшәсе белән район хастаханәсенә алып киттеләр.

Халык таралышты. Ә өянке һаман пыскып янды. Бу хәбәрне апаларына җиткерделәр. Алар шул көнне үк кайтып җитте. Тик Әнәскә генә хәбәр итәргә базнат итмәделәр. Соңгы вакытта саулыкка туймый энеләре. Ул хастаханәдә ята иде.

Гайшәне зурлап җирләделәр. Апалары бик ярдәмләште. Әбүзәр һаман кайгы күлендә. Ул ышанмады, бәлки, төшкенәдер? Балаларга шулай да әниләренең юклыгын аңлаттылар. Алар бик аңлап та бетмәде.

Апалары кайтып йөрде. Көзгә Дамир беренче сыйныфка керә. Соңгы кайтуында Илгизә Гөлшаһидә апасына аларга барырга теләүләрен белдерде. Парктагы карусельдә атынасылары килгән. Әбүзәр балаларны җибәрде. Бәлки, әниләрен онытып торырлар.

Сентябрь җитте. Дамир белән Илгизәне апалары киендерде. Ике апасы, җизнәләре кайтып, бәйрәм ясады. Балаларга тәм-том төяп кайтканнар. Тик сабыйларның күзләре моңсу, әниләрен сагына.

Үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк. Озакламый Яңа ел бәйрәме. Могҗиза булыр кебек. Әбүзәр дә, әтисе Камил кебек, иң гүзәл чыршыны кайтарып куйды. Бергәләп бизәделәр. Әбүзәр эш белән мәшгуль булырга тырыша. Беренче тапкыр Яңа ел бәйрәмен Гайшәсез каршылый. Балаларының күзләре гел ишектә.

Икенче көнне апалары кайтып төште. Җизнәләренең берсе Кыш бабай булып киенгән, капчыгына бик күп күчтәнәчләр төягән. Йортка җан керде. Балалар шатланды. Хәтта Әбүзәрнең дә йөзендә елмаю күренде. Җизнәсе дә бит чын Кыш бабай. Өч көн тордылар. Балалар: «Шәһәргә барабыз, андагы зур чыршыны күрәсе, боз тауларында шуасы килә», – диде. Әбүзәрне дә кыстап карадылар. Йортны, малларны кемгә калдырыйм дип, баш тартты.

Апалары белән балалар киткәч, йорт эче бушап калды, шомлы тынлык урнашты. Ул үзенә урын тапмады. Башта үкереп елады. Шуннан түзмәде, шкафтан аракы тартып чыгарды. Бер чәркә эчте, икенчесе, өченчесе...

Шулай башланды аның яңа тормышы. Аракы эчсә, кайгы онытыла. Апалары кайтып, башта үгетләп карады. Сүзләре үтмәде. Мал-туарны саттылар. Югыйсә, сатып эчәчәк. Балаларга аз булса да акча.

Гөлшаһидә балаларны икесен дә үзенә алды. Әбүзәргә бер нәрсә дә кирәкмәде. Яңа дуслар табылды. Йорт эчендәге әйберләр дә аракы суына әверелде. Хатын-кызлары да алышынып кына торды. Өйдә төн буе исерек бәндәләр кәеф-сафа корды. Ә иртән алар йокыга талды.

Әбүзәрне танырлык та түгел. Аның башы чатнап сызлый. Әрнүе аракы эчсә генә басыла. Ул үзен кулга алырга, бу чоңгылдан чыгарга тырышып карады. Юк, дуслары комачаулады. Өй эче эт оясына охшап калды. Бакчаны чүп басты. Әтисенең иске «Волга»сы белән үз машинасы торган гараж ачкычын апалары алып китте. Әбүзәргә өмет калмады.

...Гайшәнең вафатына да биш ел. Ике апасы да авылга җыенды. Хәер-сәдакаларын алып, күчтәнәчләр төяп кайтып төште. Алар туган йортлары каршында хәйран калып басып торды. Бусаганы атлап, өйгә кергәч, борынга сасы ис килеп бәрелде. Әбүзәр өйдә юк. Әшәке сүгенеп, исерек хатын ята. Гөлчирә җирәнеп, җан ачуы белән хатынны урамга төрткәләп чыгарды. Бу йортның эчен-тышын тазартырга ай да җитмәс.

Алар зиратка барып, кабер өсләрен тәртипкә китерде. Мулла чакыртып, Коръән укытты. Күңелләре булып, күрше-күләнгә хәер-сәдакасын өләште. Күршеләре мунча ягып, аш-су белән каршылады. Бик озак сөйләшеп-елашып утырдылар.

Иртән янә йортларына сугылдылар. Әбүзәр юк иде. Ул хәтта балалары белән дә кызыксынмады. Күршеләре белән киңәшеп, әтиләренең машинасын сатарга булдылар. Бер-бер хәл булганчы сатуың хәерле. Балаларга ярдәм булыр.

Апалары, кайнар күз яшьләренә төелә-төелә, кайтып китте. Шулай шул, язмыш адәм баласын төрлечә сыный. 

Өч көн дә үтмәде, авылдан күршеләре шалтыратты. Машинаны алучы бар икән. Бу юлы Гөлшаһидә ире белән үзе генә юлга чыкты. Икенче көнне мөлаем йөзле урта яшьләрдәге ир машинаны алырга килеп тә җитте. Хакын килештеләр.

Әбүзәрне бу юлы да очраталмадылар. Машинаны саткач, Гөлшаһидәгә ничектер җиңел булып китте. Ул мәрхүмә әнисен исенә төшерде. Әнисенең хәләл көче белән әтисеннән тиргәлеп-сүгелеп яшәү дәверендә алынган машина бит. Машинасын саткач, Әбүзәр дә балаларын исенә төшереп айныр, бәлки. Күршеләре зарлана. Авылны утка очырмасалар ярый инде. Гөлчирәнең дә башына андый куркыныч уйлар килгәли. Ул Әбүзәр генә янып үлмәгәе дип борчыла. Гөлчирә белән Гөлшаһидә гел шул авыл дип яши. Элек әниләре өчен өзгәләнделәр. Хәзер Әбүзәр өчен ут йоталар. Нишләргә? Йортны саталсалар, Әбүзәргә фатир алырга ярдәмләшерләр иде. Тик ничек? Ул килерме? Балаларын да онытты бит. Күрше-күлән дә гел күз-колак була алмас. Аларның да үз көе, үз җае.

Тагын зәмһәрир суыклар җитте. Менә тагын Яңа ел бәйрәме. Әбүзәрнең йорты тирәсендә сәрхүшләр җыела башлады. Әбүзәргә барыбер, Яңа елмы, Сабан туемы... Яшәвенең яме-тәме бетте. Яңа елны каршы алып, сәрхүшләр төрлесе төрле почмакта гырлап йокыга талды. Әбүзәр үзеннән күпкә яшь хатын белән мәш килде. Исерек булса да, гел Гайшә дип эндәште. Хатыннар күнекте.

Менә төн уртасы. Әбүзәрнең башы чатнап авырта. Торып утырды, су эчәргә дип су савытына кагылса, буп-буш. Ул тышка чыкты. Яңа елның беренче төне. Суык. Күктә йолдызлар җемелдәшә. Ул әнисе Зәбирәне искә төшерде. Кинәт йолдыз атылды. Әйтерсең лә әнисе аңа өстән шелтә белдерде. Әбүзәр айнып китте. Ап-ак кар белән битен уды. Хәтта башына да кар куеп торды. Тамагы кипкән, карны учлап алып, авызына капты.

Яңа елда серле, могҗизалы вакыйгалар була диләр. Әнә ай да тын гына йөзә. Шулвакыт балалары исенә төшеп китте, Гайшә белән әнисеннән оялды. Нишләдем мин? Ул үзенең кая атлаганын да белмичә, югары очка юнәлде. Урам тулы яшьләр. Бәйрәм белән котлыйлар. Кемдер шампан шәрабы салып бирде. Башының авыртуы басылган кебек булды. Ул шул минутта үз-үзенә сүз биреп, җан ачуы белән кычкырып куйды.

Ике сәгатьләп урамда йөргәндер. Менә бервакыт алар урамыннан кара болыт булып төтен күтәрелде. Әбүзәр үзен-үзе белештерми йөгерде. Аның әти-әнисе салган йортны ялкын ялмап алган иде. Сәрхүш дусларының икесе чыгып өлгергән. Берсенең өстенә йорт ишелеп төшкән. Коткара алмаганнар. Әбүзәр, нишләргә белмичә, утка ташланды. Аны ирләр сөйрәп алды. Тыялмыйча, бәйләп куярга мәҗбүр булдылар. Янгын сүндерү машинасы соңрак килде. Районнан 20 км чамасы ич. Алар каралты-кураны гына саклап кала алды. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп, Әбүзәрне хастаханәгә алып китте.

Апаларына бу хәбәр көне белән килеп җитте. Алар туры хастаханәгә килде. Әбүзәрне: «Балаларың хакына яшәргә кирәк», – дип үгетләде, тынычландырды.

Ул арада Әбүзәрнең ике аягы да кара янып шеште. Сәрхүшләр белән йөреп, аягын өшеткән иде шул. Болай булгач, яшәргә өмет юк. Җитмәсә, сул кулының ике бармагы эшләми. Балаларын күз алдына китереп, күз яшьләренә төелде. «Балаларымның рәнҗеше төште. Ничә ел аларның исәнлеген дә белешмәдем... Юк, бирешергә ярамый. Аякларым булмаса, гәүдәм исән. Тик авылдан китәргә кирәк. Яңа машинам бар. Шуны, йорт-җирне сатып, фатир юнәтергә кирәк, апалар ярдәмләшер», – дигән уй үтте башыннан.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (6)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: