Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь , 10:20

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (5)

Гайшә бу өченче авырын бик авыр күтәрә. Йөрәгенең хәле бетә. Үзен йокы баса, үзе йоклый алмый. Әбүзәре өф итеп кенә тора. Авыр күтәртми. Теләгәнен алып кайта...

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (5)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (5)

(Дәвамы.)

– Юк, – әби ризалашмады. – Ходайның әмере. Яшем дә 80нән өстә. Бик рәхмәтлемен, күзләремне җылы сүзләрегез белән ачкандай булдыгыз. Балалар, күңел күзе күрсен ул. Йөрәгең тоймыйча, күзләрең күреп тә күрмәсә, менә шул вакытта син гарип. Сезнең йөрәгегез дә, күңел күзегез дә көчле.

Алар саубуллашып, чыгып китте. Әнәскә бу очрашу авыр тәэсир итте. Кайтып килергә булган шул. Әнисен янә күз алдына китерде. Зур хата ясаганын соң гына аңлады. Абыйсына сокланды. Нигезне ташламыйча, тирә-якка үрнәк булып яшиләр. Апалары да ирләреннән уңды. Әнисе мәрхүмә: «Ирдән уңсаң, мирдән дә уңарсың», – дип әйтә иде. Шул сүзләр бик тә дөрес икән.

Бүген китәсе көннәре. Йорт эчендә аерылышу мизгелләре. Тәнне ниндидер сагыш ялкыны чолгап алды. Күңелләр болай да сытык. Бер атна бер көн кебек тиз үтте. Гайшә күчтәнәчләрен төяде дә төяде. Әнәс инде җиңгәсенә әйтеп тә карады. Киленнәр кайнана туфрагыннан, диләр шул. Хас әнисе кебек. Яулыгын да шулай ук чөеп бәйләгән, үзенә килешеп торган алъяпкычы әнисен хәтерләтә. Әбүзәр дә ата-ана нигезендә туганнарын кунак итүне төп бурычы саный. Галия апа да догаларын укый-укый чыкты. Йортта олы кешенең яшәве тормышка ямь өсти. Балаларга да күз-колак. Алтын йозак дияргә була.

Авыл халкы тагын җыелды. Кулларына күчтәнәч тотканнар. Инде урын да юк. «Ничек күтәрербез соң», – дигәч, Әбүзәр: «Такси йөреп тора. Поезд ишегеннән үзегезне дә, әйберләрегезне дә күтәреп алып, өегезгә кертеп куярлар. Акча булса, бар мәсьәлә дә чишелер».

Әбүзәр бу юлы да әтисенең «Волга»сын кабызды. Поезд киткәч, үзендә бушлык сизде. Аерылу мизгелләре авыррак. Әбүзәр юл буена уйланып кайтты. Күңеле нидер сизенә.

Соңгы вакытта еш кына сәер төшләр күрә башлады Әбүзәр. Гаиләсен ничек күзләр тидертмичә сакларга?! Ул бит Гайшәсен өзелеп ярата. Күктән ай-кояшын, йолдызларны алып бирер иде.

Ямьле, сандугачлы җәйләрдән соң көзе дә килеп җитте. Күп гөмбәзенә терәлгән мәһабәт агачларны табигать әкрен генә сары-алтын төскә мана. Баш очында өер-өер кошлар бөтерелә. Аларда да, җырдагы кебек, кеше язмышлары.

Быел игеннәр уңды. Келәтләрдә урын юк хәтта. Бакчаларда да яшелчә-җимеш мулдан. Галия карчык кызына кулыннан килгәнчә ярдәмләште. Яше 80нән өстә инде. Гайшәсенең бәхетенә куаныплар бетәлми. Киявен кайчак Тимерханына да охшатып куя.

Сәгать уклары алга чаба. Гомер йомгаклары да сүтелә. Суык кышлар да узды. Янә түбәләрдән тып-тып тамчылар тама. Тереклек уяна. Гайшә соңгы көннәрдә үзенең өченчегә авырга узуын тойды. Әбүзәрнең колагы авызына җиткән. Шатлыгы эченә сыймый. Кызы белән улы да үсеп җитте. Кызы икенче сыйныфта. Улы киләсе елга мәктәпкә бара. Апалары ай саен кайтмаса, Гайшә районга барган саен Әбүзәреннән шалтыраттыра. «Кайтсыннар, сагындым», – дип чакыра. Икенче көнне үк кайталар. Гайшәне килен итеп түгел, бертуган сеңлеләре кебек күрәләр.

Галия инәй генә соңгы вакытларда биреште. Ашавының рәте китте. Хәлем бетә дип, ятарга гына тора. Төнлә начар йок-лый. Кат-кат сандыгындагы кәфенлекләрен, хәер-сәдакаларын барлый. Кайсын, кемгә бирергә дип язып, пөхтәләп куйган. Яшьләр бик белеп тә бетермәс. Андый көнне кайгыдан зиһен чуала. Беркөнне Гайшәсенә эндәште:

– Яныма утыр әле, балам.

Шул сандыгына әйтерсең лә тормышының барча газаплары сыйган. Инде ничәнчегә күрсәтә, югыйсә. Сандыгының өске катында – үзе чиккән тастымалга төрелгән Коръән китабы. Әнисен моңсу гына тыңлады Гайшә. Аны югалтырга һич тә теләмәде.

– Әни! Көзгә бәбиебез туачак. Зинһар, үлем-китем турында сөйләмә әле. Кичә киявең җимешләр, тәм-томнар алып кайткан иде. Тәмләп чәй эчик бер, – диде Гайшә, авыр сулап.

Чәй эчәргә генә утырганнар иде, күршеләре кереп җитте. Аларның бу йортка кереп, бер чәй эчеп чыкмаса, күңелләре булмый. Үзләре дә буш йөрми. Барча хәбәрне сөйләп, берсен-берсе бүлдереп, байтак утыралар. Өй эчләре алар керсә ду килеп тора. Шулай уен-көлке белән яшәсәң, гомер узганын сизмисең.

Яз көне бер дә өйдә утырасы килми. Урамга атылып чыгабыз. Кешеләр шул яз кояшына ышанып, җиңелчәрәк киенә. Тау битләре кардан арчылу белән, балалар көн озыны туп тибә. Төрле уеннар оештыра. Ә җирнең бит әле туңы эреп бетмәгән. Сиздерми генә суык тия.

Гайшә ишек ачылуга әйләнеп караса, агарынып, кызы Илгизә кайтып керде.

«Әле ике дәрес кенә укыдылар. Ни булды балага?» – дип йөгереп каршысына килде. Маңгаена кулын куйган иде, ут кебек яна.

– Әнием, өшим, җылыт мине, – дип елап җибәрде кыз.

Балага бал белән үлән чәйләре генә ярдәм итәлмәде. Авыл фельдшерын алып килделәр. «Грипп, мәктәпне беразга ябарга туры килер. Дару калдырып китәм, кичкә тагын килермен», – диде.

Олы яшьтә булуына карамастан, Наилә апа яхшы белгеч. Ялгызы гына яши. Кешеләргә бик тә мәрхәмәтле. Тик нишләптер тормышка чыкмаган. Башта карт әнисе белән яшәде. Әнисен җирләгәннән бирле ялгыз. Сөйкемле сөяге бар, үзенә тартып тора. Элек чәчәк дигән авыру киң таралган. Шул чирдән аның бите шадраланып калган. Әллә инде үзенең шул төс-кыяфәтеннән кыенсынып, кияүгә чыкмый калган. Ә куллары шундый йомшак, сихәтле. Бер сыпырса, авырту басыла. Колхоз җыйнак кына яңа йорт салып бирде. Наилә апага тирә-яклардан да киләләр.

Балалар бакчасыннан улы Дамир да чирләп кайтты. Гайшә әнисе белән балаларны курчаларга тотынды. Төнне керфек тә какмый чыктылар. Әбүзәр әйтеп тә, тиргәп тә карады. Гайшә елап бер булды, балалары эргәсеннән китмәде. Таңныкы белән Наилә ханым йөгереп килде. Балалар таң алдыннан гына йокыга талган иде. Наилә Гайшәнең дә, Галия инәйнең дә кан басымын үлчәде. Гайшәнеке югары, әнисенеке бөтенләй төшеп беткән. Дарулар биреп, ял итегез дип, чыгып та китте. Балалар өч көндә аякка басты. Тик Галия инәй генә биреште. Әллә балалардан йокты, әллә вакыты җитте, үзе әйтмешли. Ул урын өстенә калды. Наилә хастаханәгә ятарга тәкъдим иткәч:

– Юк инде, беркая да йөрмим, – диде. – Мине кайгыртуыгыз өчен бик зур рәхмәт барыгызга да, аерып тормыйм. Җитәр инде, балалар, күп яшәлде.

Әбүзәр дә:

– Әйдә, әби, машинаның кайсына утырырга телисең, хәзер илтәм, – дип үгетләп карады.

Галия инәй ризалашмады. Ашавының да юне бетте. Ә зиһене әйбәт. Шулай айдан артык урын өстендә ятты да, майның 15ендә бакыйлыкка күчте. Гайшә бик елады. Ул әнисен бик яратты шул. Әнисе дә баласы өчен генә яшәде. Мондый әниләргә һәйкәл куярлык.

Нишлисең инде, үлгән артыннан үлеп булмый. Хатирәләр генә калды. Тормыш – үзе бер тарих. Гомернең һәрбер мизгеленә куанып-шатланып яшәргә кирәктер.

Быел җәй бик кызу килде. Башта бер тамчы да яңгыр төшмәде. Кешеләр хафага калды. Дым җитми. Елгаларда сулар кибә-корый. Эссе. Терекөмеш баганасы 40 градус күрсәтә. Җил әсәре дә юк. Бу нинди могҗиза? Көтүдәге маллар эссегә чыдый алмый, чирли башлады. Бер көнне бөтен олы яшьтәге абый-апалар, зират янына җыелышып, киңәшләште.

Әбүзәр кичтән сарыгын суйды. Келәттән әтисеннән калган зур казанны чыгарды. Елга буендагы акланда учак ягып, казан астылар. Һәркем йортыннан ярма, ак май һәм башкасын алып килде. Гайшә дә тәбикмәген, пәрәмәчләрен өлгертте. Каклаган казын да алды. Олы инәйләр намаз укып, дисбе тартты. Яшь киленнәр, кызлар, казан астына ут ягып, ботка пешерергә кереште. Самавыр кайнаттылар. Сабан туе диярсең. Елга буе гөж килде.

Башта мулла намаз укыды. Аннары бергәләп боткадан, башка сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр. Шуннан инде хәзрәт, Аллага тапшырдык дип, күпер өстенә 40 чиләк су сибәргә боерды. Чиләкне сипкән саен хәзрәт дога кылды. Элегрәк шушы өшкерелгән суны ирләрне аздырып йөргән хатын-кызга сипкәннәр. Ул вакытларда эчкечелек бик булмаган. Авыл саен бер-ике кеше генә. Эчүгә һәвәс кешеләрне елга суында коендырганнар. Янәсе дә, алар җирне пычрата. Гөнаһлы җаннар. Шуңа яңгырлар вакытында яумый дип юраганнар.

...Менә хәзрәтнең әмере тулысынча үтәлде. Олылар, зур эш башкарып, янә тезелешеп утырды. Шул мизгелдә мендәр зурлыгы болыт күренде. Бу нихәл?! Ходайның бер гыйльләсеме, әллә җир өстендәге су тартамы? Көчле җил чыкты. Һавада яшен уйный башлады. Яңгыры да озак көттермәде. Олылар намазлыкларын, калган аш-суны чак җыеп өлгерде. Вәт могҗиза! Әмма халык таралырга ашыкмады.

Гайшә генә Әбүзәргә: «Әйдә кайтыйк», – дип ялварды. Гайшәнең иң курыкканы яшенле яңгыр. Караңгылыкны да өнәп бетми. Балачак шаукымы йөрәгенә сеңеп калган.

12-13 яшьләрдә иде. Әнисе эштә. Аларның кәҗәләре көтүдә һич кенә дә тормый, качып кайта иде. Тышта коточкыч яшенле яңгыр. Гайшә башына яулыкларын төшереп бәйли, әнисе өйрәткән догаларны кат-кат кабатлый. Менә берзаман кәҗәләре Катя кычкырганы ишетелә. Гайшә тиз генә атылып урамга чыга. Ишек келәсенә тотынуы була, кинәт Гайшәне яшен уты өтеп ала. Шул вакыйгадан соң калган аңарда бу курку.

Яңгыр бер сәгатьләп яуды. Әмма җирдә әле дым бик аз. Шулай да табигатьне корылыктан саклап калды дияргә була.

Яңгырдан соң кояш чыкты. Тын алулары иркенәйде. Кошлар, чырык-чырык килеп, тагын тирә-юньгә ямь өстәп, сайрарга тотынды. Шуннан инде яңгырлар өзелмәде.

Гайшә бу өченче авырын бик авыр күтәрә. Йөрәгенең хәле бетә. Үзен йокы баса, үзе йоклый алмый. Әбүзәре өф итеп кенә тора. Авыр күтәртми. Теләгәнен алып кайта.

Бер көнне Әбүзәрне районга запчасть алырга җибәрделәр. Йортка да вак-төяк алырга кирәк. Ә Гайшә үзен бик сәер хис итте. Малларын көтүгә кугач, әз генә ятып алыйм, дип уйлады һәм төш күрде. Иртәнге төш юш килә диләр. Төшендә әнисе ап-ачык булып керде. Имеш, алар урманда йөри. Бер яшел акланда аяк басарлык та урын юк, кып-кызыл җиләк. Кайдадыр күке кычкыра. Табигать искиткеч гүзәл. Бервакыт кара өермә килеп чыкты да, әнисе белән икесен бөтереп алды. Өермә эченнән чыгармын димә. Әнисе куенына алып кочаклады. Аларны өермә күккә мендереп, каядыр очыртып алып та китте. Гайшә шыбыр тиргә батып уянды. Төшеннән айнып, куркып китте. Нәрсәгә юрарга да белмәде. Хәерле генә булсын, әнисе өйрәткән догаларын укыды. Коръән укытырга кирәктер. Әнисе нидер кисәтә. «Мәрхүмнәр төшкә керсә, хәер-сәдака өмет итә», – ди иде. Көн буена шул авыр төше башыннан чыкмады. Ул Әбүзәргә кат-кат сөйләде. Ире: «Тынычлан, җаным! Йөкле хатын-кызларга андый төшләр керә инде», – дип юатты.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (5)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: