Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2024, 10:18

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (1)

Дүртенчегә Зәбирә тагын бер малай алып кайтты. Әнәс дип куштылар. Итәк тулы бала. Камилнең саранлыгы, кырыслыгы көннән-көн артты. Ул умарталарын урманга да, ихатасына да куйды. Район үзәгенә барса, затлы келәмнәр, өй җиһазы төяп кайтты. Йорт эче музейны хәтерләтә башлады. Кунакка бик сирәк йөрделәр. Барсалар да, озак юанмыйлар. Ашап-эчкәч, балалар өйдә дигән сылтау белән кайту ягын карыйлар.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (1)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (1)

Әбүзәрне хирургия бүлекчәсенә салуларына атна-ун көн инде. Аның белән бергә ике яшь ир ята палатада. Диагнозлары бер. Егетләр Әбүзәргә яхшы мөгамәләдә. Сорашып-танышып алырга уйлаганнар иде дә: «Егетләр, соңрак. Хәл шәптән түгел, кәеф юк», – дип кырт кисте. Янына килүче дә юк. Хәтта телефоннан да шалтыратмыйлар. Балалары бар. Кызы Илгизә, улы Дамир. Тик беркайчан да аларның хәлен белешмәде, тормышлары белән кызыксынмады ул. Үз тормышына үзе аяк чалды.

Шәфкать туташы: «Әбүзәр абый, хәлегез ничек? Сезгә укол куям хәзер», – дигәч, уйларыннан айнып китте.

Әллә фикер йомгагы өзелгәнгә, әллә аягы сызлауга, йөзен чытып, ыңгырашып куйды. Шәфкать туташы аны баладай юатты. Ягымлы карашы, сүзләре белән күңелен күрергә тырышты. Әбүзәргә исә барысы да бу дөньяда усал, мәкерле тоелды.

Тышта ноябрь. Бер карасаң, кояш чыга. Икенче караганда, кар катыш яңгыр ява. Көзне балачактан яратмады Әбүзәр. Яңа елны исә зарыгып көтте. Балачак хатирәләре күңелгә уелып кала шул ул. Әтисе урманнан купшы чыршы алып кайтыр иде. Апалары Гөлчирә, Гөлшаһидә, энесе Әнәс кәгазьдән кар бөртекләре кисә, сурәт ясый. Әбүзәр тактадан кисеп, зур йолдыз ясап куя. Аны кызылга буяп, чыршының очына урнаштыралар. Бөтен өйгә таралган ылыс исеннән башлар әйләнә.

Әтисе Камил саран, кырыс, үзсүзле кеше. Әнисе Зәбирә аның киресе, йомшак күңелле, эчкерсез, сабыр, юаш, җитмәсә, чибәр. Әтисе өйдә булмаганда, балаларын сөя, назлый. Әти кайтса, өйдә тынлык, шаяру бетә. Бер сүз дәшмичә, барысы берьюлы утырып ашый. Беркөнне кичке аш вакытында Гөлшаһидә авызын чәпелдәтә башлады. Әтисе ачулы карашын төбәп: «Нәрсә, әллә сыердан үрнәк аласыңмы?» – дип бик каты орышып куйды. Апасының күзләренә яшь тулды. Тамагына аш бармады. Каушаудан кашыгын төшереп җибәрде. 15 яшь иде аңа бу вакытта. Торып китәргә урыныннан кузгалуы булды: «Утыр, кая барасың!» – дип кырт кисте Камил. Хатынына да өлеш чыкты: «Нәрсә тораташтай каттың, бир икенче кашык. Җыен булдыксыз!» – дип сүгенде.

Әтиләре эчми, тәмәке тартмый, хатын-кыз белән дә чуалмый. Ул урман каравылчысы. Ишле мал тоталар. Ике ат, мотоцикллары бар. Зәбирә иртәнге сәгать биштән кичке 12гә кадәр аякөсте. Җитмәсә, җәй көне басуга чөгендер утарга чыга. Декабрь җиткәнче басуда. Туң чөгендерне кисеп, чистартып, машинага төяп, шикәр заводына озаталар. Өйгә өшеп-туңып кайтып керә дә, җылы ашын да тыныч кына ашый алмый, абзарга мал карарга чыгып йөгерә. Иренең сүгенүеннән курка. Буйсынып, сүз әйтергә куркып яши. Кызлары кул арасына керде, шөкер.

...Зәбирә әнисе яклап карт әбисе карамагында үскән ятим бала. Кызының төсе. Сугыш чыккач, башта әтисе фронтка китә. Әнисе шәфкать туташы булып эшли. Алты айдан соң аны да сугышка алалар. Балага исә ике яшь кенә була. Башта хатлары килеп тора. «Әни, сугыштан соң медальләребез белән бардөньяны балкытып, ирем белән икәүләп кайтып керәчәкбез», – дип яза. Тик хатлар килүдән туктый. Кара кәгазь бөтен өметләрне өзә. Зәбирә, ятимлекне тоймыйча, әбисе назында иркәләнеп үсә. Мәктәп тәмамлагач, Уфага педучилищега укырга керә. Укып чыгып, диплом ала. Авылда башлангыч сыйныфта укыта.

Әбисенең яше бара. Ул үзе исән чакта Зәбирәсен башлы-күзле итәргә тели. Мәктәптә бер ел эшләгәннән соң, Зәбирәне димләп киләләр. Хәлле генә кешенең улы. Эчми, тартмый, урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Камил исемле, 10 яшькә олырак. Төскә-биткә дә ярамаслык түгел. Тик Зәбирәнең генә йөрәге кабул итми. Әбисен кызганып, хәерчелектән, мохтаҗлыктан котылырга теләп, чыгарга ризалык бирә. Туй кебек мәҗлес тә коралар.

Башта Камилнең әти-әнисе белән торалар. Тора-бара яратырмын, ияләшермен дигән уйда яши. Тик Камил артык кырыс. Хисләрен белдерми. Туйга кергән акчаны шундук җыеп куя. Җитмәсә, кисәтеп куйды: «Син ялгыш кына да акчага кагыласы булма». Зәбирәнең өстенә салкын су койган кебек булды. Җәйге эссе көн иде бит. «Ярый, кагылмам», – диде.

Камил зур алты почмаклы өй бетерде. Бер елдан кызлары туды. Исем туен артык зурлап тормадылар, якыннарын, туганнарын гына чакырдылар. Гөлчирә исемен Зәбирәнең әбисе куштырды. «Мин карт инде, карт кеше исем кушса, кеше озын гомерле була», – дип өстәде. Ике елдан дөньяга Гөлшаһидә аваз салды. Зәбирәнең тын алырга да вакыты юк. Камиле мал-туарны ишәйтте. Үзе көнозын урманда. «Мәктәпкә эшкә чыгасым килә», – диде ул бер көнне, иренә сүз катырга базнат итеп. Камил кызып китте. Аты-юлы белән сүкте. «Өйдә генә утыр, бала кара, маллар синең өстә», – диде. Ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Зәбирә башкача сүз куертмады.

Тагын ике елдан уллары Әбүзәр туды.Дөнья түгәрәкләнде. Улы тугач, Камил бераз йомшара төште. Арзанрак хакка булса да, Зәбирәнең өс-башын юнәтте.

Дүртенчегә Зәбирә тагын бер малай алып кайтты. Әнәс дип куштылар. Итәк тулы бала. Камилнең саранлыгы, кырыслыгы көннән-көн артты. Ул умарталарын урманга да, ихатасына да куйды. Район үзәгенә барса, затлы келәмнәр, өй җиһазы төяп кайтты. Йорт эче музейны хәтерләтә башлады. Кунакка бик сирәк йөрделәр. Барсалар да, озак юанмыйлар. Ашап-эчкәч, балалар өйдә дигән сылтау белән кайту ягын карыйлар.

Зәбирәнең әбисе оныгын кызганды. Үзен гаепле тойды. Күзе дә ачылмаган баласын эт авызына илтеп тыккан кебек иде. Бәхет байлыкта түгел шул. Зәбирәсен еллар буе күрә алмаган чаклар булды. Үзе барырга кыенсынды. Кияве бик кеше яратып бармый. Оныгына авырлык китерәсе килмәде.

Әбисе, 80 яшен тутыралмыйча, гүр иясе булды. Зәбирә бик елады. Әбисе аңа инәсен дә, атасын да алмаштырган кеше. Әбисен, бар шартын китереп, зурлап җирләделәр. Камил каршы килмәде. Бәлки, әзрәк кешедән
оялгандыр.

...Бүген ире тагын эш кушып китте. Төшке ашка районнан кунаклар киләчәк.

– Табын әзерлә. Бәлеш, тәбикмәк, ашың булсын. Һәммәсен дә өлгерт. Ишетсен колагың, өс-башыңны да кара. Карачкы кебек йөрмә. Юньлерәк күлмәк ки, – диде дә, ишекне шартлатып ябып чыгып китте.

Зәбирә тәмам туйды бу тормыштан. Кимсетү, мыскыллау, катгый караш, җитмәсә, берөзлексез яуган боерыклары. Ул тамагындагы төерне йотып, янә йорт мәшәкатьләренә чумды.

Кая барсын соң? Әбисенең йорт-курасы җимерек. Дүрт баланы үстереп, кеше итәргә кирәк. Зәбирә үзен тиргәде. Имеш, йомшак, ире шуннан файдалана. Кешене үзгәртеп булмый, күрәсең. Камил балаларына карата да кырыс, таләпчән. Тиргәп-сүгеп кенә тора. Йортта мин – баш, миннән узып сүз сөйләмәгез, ди. Ярый әле әниләре йомшак, аларга ана назы да җитә. Хәзер кызлары буй җитеп килә. Чибәрләр. Кул арасына кереп баралар. Эш кушып, әйтеп торасы түгел, үзләре белеп эшли. Малайлары Камилгә ияреп урманга йөри. Эшкә өйрәтә. Ә малайларга нәрсә инде, аларның урамда уйныйсы килә. Яшьтәшләре белән су коенасы, болында чабасы... Юк инде, әтиләре сүзеннән чыгалмыйлар, балачак шуклыкларын онытып торырга туры килә.

Камил төшке ашка кунаклар ияртеп кайтып керде. Кунак бүлмәсендә табын әзер. Бар да тәртиптә, ризык мулдан. Ашап туярлык түгел. Кунакларда Камилнең тормышына карата аз-маз көнчелек тә чагылып китә. Тырыш, тәрбияле гаилә дигән фикердә калалар. Мунчасы да ягылган. Кымызын, казылыгын Зәбирә үзе ясый, бар якка да булдыра. Кунаклар исә шартлар чиккә җиткәнче ашап, ял итеп китә. Зәбирәне кайбер күрше-күлән кызгана. Рәнҗеткәне дә бар арада.

Ике-өч көн үтүгә, Камил янә боерык биреп, районга китте. Ул Зәбирәгә бернәрсә дә сөйләми. Барысын да үзе хәл итә. Зәбирә аның өчен хезмәтче кебек. Аларның икәүдән-икәү чөкердәшеп чәй дә эчкәне юк. Аерым йоклыйлар. Зәбирә төнлә начар йоклый, кул-аяклары сызлап җәфалый, ойый.

Ап-ак «Волга»да Камилне үзе яшендәге бер ир китерде. Озата килгән тагын ике ир аларның капка төбендә туктады. Көлешә-көлешә, Камил кунакларны өйгә дәште. Тагын сыйландылар. Камилне котлап, гаиләсенә бәхет теләп, хушлашып чыгып киттеләр. Зәбирә үзен кирәкмәгән бер йорт җиһазы итеп тойды. Урамда бала-чага машинаны уратып алган. Тотынып, сыпырып карый.

Камил, ачы сүгенеп, балаларны куып җибәрде. Машинасын кадерләп, зур гаражына кертеп бикләде. Балаларына: «Сыдырыла күрмәсен, машина тирәсендә буталмагыз», – диде. Тиз арада укып чыгып, машина йөртү таныклыгы да алды. Зәбирәгә барыбер. Ул машинаны үзе өчен алган. Ник шунда самолёт кайтарып куймый...

Олы кызы унынчыны тәмамлады. Институтка керү иде нияте. Әнисе юлын сайларга, укытучы булырга исәбе. Әнисе риза. Тик әтисе нәрсә дип әйтер. Гөлчирә, батырлыгын җыеп, атасына укырга керергә җыенуын тиште. Әтәй кеше кызып китте.

«Син нәрсә? Укытучы була, имеш. Акчалы эш карарга кирәк. Әнә заводта көрәп алалар. Эшләгән кешеләргә бушка фатирын бирәләр».

Гөлчирәнең әтисе ихтыярына каршы торырлык көче юк иде. Әтисе өйдә барысына да баш. Балаларының да язмышын ул хәл итә.

Гөлчирә, Уфага китеп, химия заводына эшкә урнашты. 17 яшьлек авыл баласы яңа тормышка аяк басты. Башта әтисенең икетуган абыйларында яшәде. Хатыны марҗа булса да, татар телен яхшы белә. Алар Гөлчирәне үз кызы кебек кабул итте. Балалары күптән башлы-күзле үзләренең. Икесе дә хаклы ялда. Авылдан ите, мае килеп торыр дип тә өметләнгәндер инде алар, бәлки. Кая инде! Гөлчирәгә бер чиләк бәрәңге, бер литр сөт эләгә. Башка нәрсә бирергә уенда да юк атасының. Кайвакыт әнисе яшереп кенә итен, маен биреп җибәргәли. Әтисенә күрсәтү юк, куркалар. Камил акчаны көн дә санап, кабат яшереп куя. Соңгы арада ашауны да кыса башлады. Зәбирәнең ачуы килә, тик күтәрелеп, сүз әйтергә базнат итми.

Беркөнне, елардай булып, ирле-хатынлы күршеләре килеп керде. Әҗәткә акча сорыйлар. Улларына операция кирәк. Уфада ясамыйлар, Мәскәүгә җибәргәннәр. Көз көне суясы мал бар, шуңардан кайтарырбыз диләр. Камил сабыр гына тыңлап торды. Аннары: «Күрше, мин машина алдым бит, үзебез дә хәзер каты-котыда», – диде. Зәбирә иренең алдавына түзә алмыйча, үзе дә сизмәстән әйтеп салды: «Ничек инде?» Әмма аның авызын тиз япты ире: «Бар, эшеңдә бул. Эшең беттемени?» – дип акырды.

Зәбирә күршеләрен кызганды. Ире төн буе акча саный. Яңадан ике «Волга»лык акчасы бардыр, валлахи. Күршеләре чыгып киткәч, Камил Зәбирәгә ишетмәгәнен ишеттерде.

(Ахыры бар.)

Автор үзе турында

Мин Чишмә районының бәләкәй генә Слак авылында дөньяга килгәнмен. Алты балалы ишле гаиләдә тәрбияләндем. Әтием Тимергали – Бөек Ватан сугышы инвалиды. Белемле, талантлы иде. Тугыз яшеннән шигырь, бәетләр язган. Моңлы тавышлы. Үзлегеннән гармун, скрипка, мандолина, курайда уйнарга өйрәнгән. Әнисе Әминә Дим буендагы бәләкәй генә башкорт авылыннан. Бик чая, уңган булган, җырлар, бәетләр язган, кубызда уйнаган. Картәти Якуп атлы. Аның беренче хатыны белән дүрт баласы тиф авыруыннан һәлак булган. Гыйльмия атлы олы кызы гына исән калган. Нәнәйне димләп, кияүгә бирәләр. Картәти авылда танылган мулла була, мәчеттә дә укыта, гарәп телен өйрәтә. Әткәй аңа ияреп мәчеткә йөри, шунда гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Ул иң олысы, янә өч ир туганы туа.

Әниемә килгәндә – үзе бер олы тарих. Әнисе Әсма, әтисе Мәннан. Картәтием уналты яшьлек нәнәйне бик авырлык белән Төркиянең Истанбул шәһәреннән алып кайта. Картәтием шунда хезмәт иткән. Нәнәм телне белми, бер якын кешесе дә юк. Коръән китаплары, агач кабыгыннан эшләнгән, әллә ни зур түгел лаклы сандыгы була. Анда затлы кием, алтын-көмештән алка, беләзек, чәч тәңкәләре һәм шәмәхә төсле, ефәкләп чигелгән 2-3 метрлы келәм. Кешеләр туй мәҗлесләрендә аның янына басып фотога төшкән, Чишмә касабасыннан артистлар хәтта театр уйнарга дип алып торган.

Дүрт балалары туган, тик озак яшәми, үлеп киткән. Әнкәйгә догалар укып, алып калганнар. Мәүлиха исеме биргәннәр. Бик чибәр, уңган була әнием. Җиде сыйныф укый. Картәти аны Мәскәүгә укырга җибәрә. Белем алып кайта. Әткәй белән балачактан бергә уйнап үсә алар. Бер авылдан булалар. Әнкәйгә багышлап, шигырьләр яза әткәй. Сугыш башлана. Әткәй Украина, Белоруссия өчен барган каты алышларда катнаша. Гарипләнеп, 1944 елда өйгә кайта. Контузияле, ике култык таягында. Өйләнешеп, Дәүләкән шәһәренә китәләр. Күн эшкәртү фабрикасында мастер булып эшли. Альфира атлы кызлары туа. Тик озак яшәмиләр, картәтием вафат була. Алар авылга кайтып төпләнә. Бик тату, үрнәкле гаилә булып, яши башлыйлар. Нәнәем биш вакыт намазын калдырмый. Бер-бер артлы алты бала туа. Әсма нәнәемнең күзләре сукырая. Безгә гел генә туган иле турында сөйли иде. Сукыр булса да, эрләп, оек-бияләй бәйләде.

Мин, мәктәпне тәмамлагач, алты ел Чишмә шикәр заводында эшләдем. Бу сезонлы эш. Завод туктаганда эшчеләрнең балаларын пионер лагерьларына җибәрәләр иде. Безне, яшь кызларны, пионервожатый итәләр. Аннары Уфа егетенә кияүгә чыктым. 31 ел Уфа Киҗе-мамык фабрикасында эшләп, фатир алдым. Өч балам туды. Улым үлеп калды. Ике кызым бар. Аларны ялгыз үстердем. Ирем авыр холыклы булды. Язмыш җилләре мине Собханкул авылына алып килде. Биредә иҗатка чумдым. 23 ел инде «Энҗе» вокал ансамблендә җырлыйм. Беренче шигырьләремне китапханә мөдире Әбүнәгыймова Рузалия Әмин кызына күрсәттем. Ул мине мәктәп балалары, китап укучылар белән очрашуларга чакырды. 2013 елда «Алтын башак» әдәби берләшмәсенә килдем.

Әле дә үз өстемдә эшлим, эзләнәм, тәҗрибә туплыйм. Аннары чәчмә әсәрләр яза башладым. Миңа «Туймазы хәбәрләре» гәзите хезмәткәрләре Айгөл Әхмәтҗанова белән Рәфинә Хөсәенова, шагыйрә Зөлфия Сафина зур ярдәм күрсәтте, фәһемле киңәшләрен бирде. «Язмышыма юктыр үпкәм», «Язмышлардан юктыр узмыш» повестьларым үземнең тормышымдагы вакыйгаларга нигезләнеп язылды. Әсәрләрем «Туймазы хәбәрләре»ндә басылды. «Гомер баскычлары» китабым элек Собханкул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы булып эшләгән Фәрит Миндияр Улы Сәйфуллинның мәрхүмә тормыш иптәшенең якты истәлегенә багышланды. Фәрит әфәнде миңа китапларымны бастырып чыгарырга булышты. Бүген дүртенче китабым басмага әзерләнә.

Әтием 63 яшендә сугыш яраларыннан мантый алмый,  дөнья куйды. Аның шигырьләрен туплап, китабыма керттем. Әнкәй сиксән җидесен тутыра алмады. Апам 66 яшендә бакыйлыкка күчте. Чишмә район гәзитендә мәкаләләре, шигырьләре басылып торды. Абыйларым, энеләрем гармунда уйный иде. Кызганычка, ике абыем да гүр иясе инде. Ике энем исән. Олы кызым – эшкуар. Бәләкәй кызым – педагог,  Чишмәдә мәгариф идарәсендә эшли. Кызы Эльвина теш табибы һөнәрен үзләштерә. Сеңлесе Диана да шул һөнәрне сайлады. Үзем җырларга яратам, байтак дипломнарым бар. Тормышым мәгънәсе – үзеңнән соң якты эз калдыру. Телеңә, гореф-гадәтләреңә тугры калу.

 

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (1)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: