XV
Кояш шактый күтәрелгән иде инде. Ул рәхимсез кыздыра. Җил юк. Нигез буендагы тузан чокырчаларында тавыклар кызына. Авызларын ачар дәрәҗәдә әлсерәсәләр дә, ышыкка качмыйлар. Бер-ике карчык тау астына арканлаган бозауларны эчерә. Буш урам буйлап МТС директоры тарантасына утырып бару һәм ачык тәрәзәләрдән карап калган карт-корының карашын сизү Булатны уңайсызлый. Ул, дилбегәне үз кулына алды, биеп барган атка ирек бирде. Чем-кара айгыр урыны-урыны белән кипшенеп җитмәгән авыл урамы буйлап җиңел генә җилдерә башлады. Булат күп өйләрнең кыйшайганын, берничәсенең сипләтергә исәпләп, тәрәзә асты бүрәнәләре сүтелгәнен күреп узды. Ара-тирә тәрәзәләре кадакланган йортлар, түбәләренә хәтле алабута әрекмән басып киткән каралты-куралар каралып калды. Колхоз амбарлары, авыл читендәге мал абзарлары тирәсеннән узганда, Булат яңа салынган каралты-кураларга игътибар итте. Аның карашын Ислам күреп алды.
— Сираев — молодец. Байтак нәрсә корыштырып куйды. Быел электростанция төзергә ясканып йөри. Тегермән, аның янына йон тетү машинасы. Авылга электр кертмәкче. Хуҗалык җанлы.
— Кем белә кешене, — дип мыгырданды авыз эченнән Булат. — Районда яхшы исәптә алайса?
— Зарланмыйбыз дияр идем... Чәчүгә дә беренче булып ул төшә. Икмәкне дә алдан тапшырганын беләм.
Ике-өч чакрым юырта торгач, кашлакка күтәрелделәр. Үзәнлеккә тышаулап җибәрелгән атлар, хатыннарның чуар яулыклары, билгә тикле чишенгән ир-атларның рәткә тезелеп печән чабулары күренде.
Булат әүвәлгечә көр тавыш белән болынны яңгыратып, халык белән исәнләшергә, хәл-әхвәл белешкәч, җиңел бер чалгыны эләктереп, кәс-кәс печән чабарга теләде. Аннан, арыш умачы салып пешерелгән аш ашап, бер кружка мәтрүшкәле чәй эчкәч, кулын баш артына салып чалкан ятасы, кыз-кыркын һәм җилкенчәк егетләрнең төн уртасына хәтле тынмыйча көлүләренә изрәп яшьлеген уйлыйсы, бөтенләйгә кайтуын җаны-тәне белән тоясы, хәтерне богаулап торган ун еллык газапны шушы бер кичтә онытасы килде.
Кичәге яңгыр чылатып үткән покосларны әйләндерүгә карчыклар, бала-чагалар, яшь кызлар, аргы башта чалгы селтәүче хатыннар, ирләр, тир ялтыраган маңгайларына учларын куеп, бер мәлгә аларга текәлделәр. Ят кешеләрдән читенсенепме, хатыннар кыстырган итәкләрен ычкындырып, аякларын капларга ашыктылар. Арадан берсе алар янына ашыкты. Борын өстенә яфрак ябыштырган.
— Рәүф абый, — диде ул, килә-килешкә кулын сузып. — Хуш иттек. Ничек киләсе иттегез? Саумы, Булат абый! Син дә кузгалдыңмыни? — диде ул, Булатка да ике кулын сузып.
— Саумысез, — дип елмайды директор. — Буламы, апалар? Апалар, сәлам биргәч, үз эшләренә керештеләр.
— Менә яңа көч алып килдем. Шаять, кире какмассыз.
— Мин тагын үзе килгәндер дип торам, — диде Рәсимә.
— Бер сүз бар иде, — диде директор Рәсимәгә һәм читкәрәк чакырып ым какты.
Булат аларның карашларыннан сүзнең үзе хакында икәнен аңлады. Болын исе һәм иркенлек хисеннән башы әйләнде. Кыргый яшьлек нуры калыккан күзләре үзләреннән-үзләре елмаеп, җыерчыклы йөзенә яңа бер төс таратты. Кырынмаган йөзе ачылып, анда ниндидер дәрт уянды.
— Мин дә шулай дип уйлап торам, Рәүф абый. Мәүләви ага ике көн инде идарәгә дә төшми. Бүген идарәдә хәл итәрбез. Бәлки, шулай яхшырак та булыр. Идарә членнары ни әйтер тагын, — диде Рәсимә, директор белән хушлашып. — Ә сезгә... ихтимал, җибәрмәбез.
— Ә Сираевка мин тәкъдим итте диярсең.
— Ну, әйдә! — диде Исламов, Булатның җилкәсеннән җиңелчә этәреп. — Иртәгә үзең карарсың. Бүгенгә нишлисен Рәсимә әйтер. Ярый, мин «Тукай»га ашыгам. Сау булып тор! — Ул Булатка һәм Рәсимәгә кулын биреп, тарантаска менеп утырды да атына чөңгерде.
— Рас килгәнсең икән, мә! — диде Рәсимә, күзләрен кысып, һәм Булатка үзенең чалгысын сузды. — Бөгәлҗәсен таманла. Ирләр янына бар. Озакламый әбәт.
Шушы гади сүзләр, чалгы янаган чың, чикерткә черелдәве, халыкның кичә генә аерылгандай, аны сүзсез кабул итүе Булатны ничә ел киеренкелектә тоткан тозлы төенне көтмәгәндә эретте дә җибәрде. Әйтерсең аның кайнар каны, кинәт көч алып киң болынга җәелгән кар суы шикелле, бөтен гәүдәсенә тарала, ун ел сыкрап торган иң туң хисләрен дә эретә иде. Тормыш аңа иң риясыз, гөнаһсыз ягы белән борылган, мәрхәмәтлек күрсәтеп, ничә ел төшкә кереп изалаган иң гүзәл кочагын ачып елмайган кебек тоелды.
Ирләр янына килеп сүз каткач, гадәттәгечә, тартырга утырдылар. Булатның яңа ачылган папирос кабы минут ара бушап, текә ярдан тын инеш өстенә очты.
— Значитсы, кайттың, — диде солдат чалбарыннан гына калган Гимай, калын мыегы астыннан ике төтен көлтәсе чыгарды. — Кай тирәдәрәк сугыштың?
— Каян беләсең минем фронтта булганны?
— Ә Галимҗан сөйләде ич!
— Ә-ә!.. Гомель янында. Кырык бердә... Ә син?
— Сталинградта...
— Афзал әнә туже Гомель янында булган ич. Шулаймы, Афзал? Ничек очрашасы итмәдегез? Бергә-бергә күңеллерәк тәпәләр идегез фрицны.
— Мин сугышып йөргәндә, Булат кордаш хур кызлары белән ике ел кети-кети уйнап яткан инде, пәрәми. Теге ярчык өч-дүрт илле уңгарак эләккән булса, теге дөньяда очрашасы икәнбез дәген бит. Икәү рәдем җатып ширбәт җылгасыннан пуф иткәнче чөмерер иек тә мич башына кырын ятыр иек теге хур кызлары белән...
— Ничек чыгасы иттең суң аннан, Булат малай, ә? Галимҗан яшь имән төбенә ләхетләп күмдем дигән ие ич!
— Шул хәл дөресмени, Булат малай, ә?
Ирләр дәррәү көлешеп алдылар.
— Дөрес, авылдашлар. Чолганышка эләктек. Ул мине, җәннәткә булмаса да, тәмугка ташлап китте. Ике төштән яралы идем. Бер удмурт егетенә ташлап качты. Шәп егет иде Табейкин. Ялгызы ничек күтәреп йөртсен. Бер урманда урманчы йортына тап булдык. Икенче көнне үк немец килеп басты. Урманчының хатыны белән кызын шундук аттылар. Күз алдында. Ә безне — әсирлеккә озаттылар.
— Ышанычлы кабергә күмгән икән шул, Галимҗан абыйны әйтәм.
— Хәзер... ни кылмак буласың? — диде Гимай, тирән сулап.
— Ни кылмак!.. Яшәмәк булам! Дошман үлгән дип хәбәр салганга үлеп булмас бит инде.
— Бусы тәгаен! Мин Галимҗанны диюем. Хатыныңны нишләтмәкче...
— Яшәсеннәр...
— Дөрес. Хатын беткәнмени, пәрәми!
Кичкырын печәнчеләр арасыннан аны Рәсимә эзләп тапты.
— Булат абый, йомыш бар иде.
— Тыңлыйм.
— Бүген идарәгә кереп чык әле. Сәгать тугызларда.
— Керә алмыйм.
— Кара инде…
— Мине Галимҗан белән бер өстәл тирәли утыртмакчы буласыңмыни?
— Анда ул гынамыни? Бөтен бригадирлар, коммунистлар, мин дә... Өченче көн әйткән идем ич бер сүзем бар дип. Кичен тагын күрмәкче идем дә Рәүф абый белән киңәшләшим дисәм, үзем, диде.
— Сез тагын шул, Мәүләви карт урынын дисезме?
— Шунда.
— Итәк чабуыннан гөнаһлар җибәрми бит.
— Нинди гөнаһ, Булат абый? Киңәшелгән, сөйләшенгән.
— Шулаен шулай да...
— Белдем инде ник төшмәячәгеңне.
Рәсимә кырт борылып китеп барды.
Булатның көндез аяз күк кебек ачылган кәефен кич-кырын болыт басты. Бүген ул печәнне бөтенесенә караганда да күбрәк егып атты. Ирләр бер покос чыкканда, ул бер ярымны чыгып өлгерә иде. Шаярткан булып ул аларны каулап та карады. Ирләр дә, хатыннар да, нигәдер артык көчәнмичә, чалгыларын үз көйләренә генә селтәнүгә караганда, су мичкәсе янында озаклап сөйләшергә ашыгалар сыман күренде. Җиделәр тирәсендә үк кайтырга җыена башладылар. Булат печәнне куна-төнә чабуларын искә төшерде. Элек, атларны да, үзләрен дә өшәндерүдән куркып, шушында, болын куенындагы шалашларда гына йокларга авалар иде. Шуңа күрә кешеләрнең җиде чакрымдагы авылга кайтырга җыенуларын күргәч гаҗәпкә калды, кашлары җыерыла барды.
— Гимай абзый! Бәлки, кунарга гынадыр? Печән шәп. Көннәр барында... Сугыш алды елларны кунып ята идек бит.
— Ул сугышка хәтле бит...
— Хәзер ни аерма?
— Аерма шунда, Булат. Сугышка хәтле бәрән дә тук, сыер да тук була торган иде. Печәнне үзебезгә дә бүлә идек, хәтерлимсең?
— Соң?
— Хәзер бөтен печән колхоз богылына кала. Шәхси хуҗалыкка сыңар курпы да юк. Әүвәле кем күпме чаба, шуңа карап учын суза ие. Бушка без үзебез дә тук. Ә син кунып ятмакчы. Синнән ким эшләр иек дип беләсеңме әллә?
— Җыелып сөйләшегез соң...
— Былтыр сөйләшкән идек тә кана! Ни файда. Сөмсергән арыш саламы бүлделәр. Аның белән сыер асрап булмый шул. Хәзер аннан бер кочак, моннан бер көлтә... Мәтәшәбез шулай. Менә кайтышлый арба астында кайта әзме-күпме. Барлы-юклы булса да, тамчыдан күл җыела.
— Хәлне ничек җиңеләйтергә булыр күк соң?
— Гап-гади итеп. Аннан-моннан учлап печән хәстәрләгәнче, бүлсен дә бирсен иде идарә. Фәлән срукта фәлән хәтле печәнне киптереп чүмәләгә куйсагыз, фәлән хәтлесе үзеңә. Эленке-салынкы йөрер идек дип беләсеңме? Бер печән белән генә булса бу хәл — бер хәер. Юкса авызның икмәккә туйганы юк лабаса.
— Ничек алай? Колхоз алдынгылардан ди ич?
— Кай яктан карыйсың бит...
— Башка колхозларга үрнәк, янәсе! Төкереп тора акыллы башлар синең үрнәгеңә! Әнә күршеләрне генә ал — «Тукай»ны.
Булат ни дип тә җавап кайтара алмады. Шушы хакта сүз куертырга исәпләп Рәсимәне эзләп караган иде дә кайтып киткән булып чыкты. Җитмәсә хатыннар теленә ризык булып керде.
— Тикмәгә генә булмастыр ла, — диде ире сугыштан кайтмаган Тәзкирә исемлесе, каш-күз сикертеп. — Баштан тегесе моны болын айкап эзләде, хәзер инде бусы тегене әлсерәп куып йөри.
— Хи-хи-хи! — дип элеп алды хатыннар.
— Куарсың, кумый ни, икесе дә... сагынганнардыр?
Тәзкирәсе, өенә алып кайтырга дип печән бәйләгән җиреннән туктап, кеше-кара күрмәгәндә, Булат алдында уйнаклап та алды:
— Күктән торна эзлисең, Булат. Торна белән гади чыпчык арасында ни аерма? Тәтемәгәндәйгә үрелгән тәтердәенә сүрелгән... Печән бәйләргә булышмассыңмы диюем ие... Булышканга буш булмас.
Аптырап калган Булат:
— Хәзер! — дигән булды һәм читкә китеп барды.
(Дәвамы бар.)
Фото: “Тын Дон” фильмыннан.