Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь , 09:37

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (10)

– Тотыгыз! Тотыгыз! Карак! Карак!  Вокзал эченнән килеп чыгып, Фәридәне куып тоткан милиционер белән бергә хатын янына сатучы үзе дә, сакчылар да килеп, халык та җыелып өлгерде. Бар яклап Фәридәгә хурлыклы сүзләр, сүгенү, гаепләү тавышлары яуды. Курчагын чатырдатып кочаклаган хатын яшьле күзләрен яшерергә тырышып, башын аска иде. Сакчылар белән дә, Фәридә белән дә милиционер таныш иде. Шуңа да ул: «Әй, нишләтәсең инде хәерчеләрне!» – дигәндәй, кулын селтәп, ваемсыз гына сүгенде дә, курчакны тартып алып, сатучыга тоттырды, җыелган халыкны таратырга тотынды.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (10)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (10)

(Дәвамы.)

19

Әйе, дөньяның асты өскә килде ул елны. Хәтта гомер буе үзенә генә ышанган, кул астындагы кешеләрен кат-кат тикшереп алып, ныклы коллективка туплап, озак еллар бергә эшләү дәверендә ярты сүзеннән аңлар, әйткәненнән чыкмас хәлгә җиткергән, өстәге хуҗаларына күптән авыз да ачмаслык итеп тәлинкәсен тотып куйган, шәһәр элитасы белән алыш-биреш итеп, барына да кирәк кеше булып яшәгән Сания Галимовнаның да ул вакытларда үзен агымсудагы йомычкадай хис иткән чаклары булды. Совет заманында акчага интеккән, Горбачев заманында бер телем колбаса да ала алмый, кибетләр буйлап талон күтәреп йөргән халык диңгез кәбестәсе консервлары белән каткан прәннектән башка әйберне күрмәгән кибет шүрлекләреннән, ил башлыгының көннәр буе радио-телевизордан сөйләгән докладларыннан тәмам бизгән иде. Ельцинның съезд алдында күтәреп бәргән партбилеты еллар буе дәшмәгән халыкның бөтен җыелган ачу-нәфрәтен тышка чыгарды. Гади халык урамнардан кермәде. Кибетләрнең арткы тәрәзә-ишекләрендәге сугышлы-тиргәшле аракы чиратларын митинг-демонстрацияләр алыштырды. Эш турында, денья турында онытты халык. Марис кебекләрдә генә сәясәт кайгысы булмады. Ул ссуда акчасына видеоаппаратура, чит ил фирмалары теккән затлы киемнәр сатып алып җыйды. Ялгызы гына яшәгән ике бүлмәле фатир складка охшап калды, анда йөрер урын да юк иде. Озак көттермәде, ул туганнан бирле кулланышта йөргән акчалар кинәт үзгәреп, Марисның алган ссудасы тавыклар көләрлек кенә булып калды. Кооператив кибет ачып, товарларын сатарга чыгарган Марис, беркөнне ссудасын түләп куярга дип, шәраб белән шоколад, җимешләр алып, Сания Галимовна янына барды.

– Сания Галимовна! Мин Сезгә гомерлек бурычлымын. Рәхмәт Сезгә! Зинһар, әйтегез әле, мин ниди яхшылык белән Сезгә җавап кайтара алам? – дип, ихлас дулкынлану кичереп, бокалларга шәраб койды егет.

– Әлегә юк, кадерлем, берни кирәкми. Дөнья түгәрәк, кемнең кайчан кирәк булырын алдан белеп булмый. Очрашырбыз әле... – Сания Галимовнаның челтерәп торган матур тавышына бокаллар чыңы кушылды.

– Димәк, очрашканга тиклем!

– Уңышлар сиңа, Марис энем!

Шул кыска очрашудан соң өч елга якын гомер үткәч, кирәге чыкты егетнең Саниягә.

...Бертөрле генә тыкылдаган поездда уйларына бирелеп барган ханым – Сания Галимовнага әлегә әби, карчык дип әйтергә тел әйләнмәсә дә, әллә гомере буе җилкәсендә тарткан җитәкчелек эше, әллә ялгызлык аның матур йөзенә юл-юл буразналар салган. Чәчләренең көмешен яхшы буяу капласа да, бит-йөзне яшерү авыр бит!

Юк, яшеннән дә, олыгаюыннан да курыкмый да, оялмый да Сания. Яшәрен аяк тибеп яшәде, ашарын тәмледән ашады, йөререн теләгәне белән йөреп, ирле хатыннардан болайрак яратылып, сөелеп гомер итте. Ана буларак та бурычын үтәде ул. Ходайга да, тормышына да канәгатьсезлеге, рәнҗүе юк.

Тик менә...

Стакандагы суынган чәенә дә, поезд тәрәзәсендә алышынып торган пейзажларга да, юлдашларына да игътибар итмичә, Сания Галимовна тагын уйларына бирелде.

...Әйе, бар яклап та килгән иде егет. Саниянең фатихасы белән кулына төшергән башлангыч капиталын оста һәм файдалы кулланып, Марис өч елдан соң Төмән каласының уңышлы эшкуарларының берсенә әверелгән иде. Кулына эләккән акча пошмас егетне алыштырып куйдымыни: ул һәр тапкан тиенен эшкә җикте, булган байлыгын эзмә-эзлекле көн саен арттырды, үзе дә бар нәрсәгә өлгерә торган, бәләкәй генә эшне дә күз уңыннан ычкындырмый торган җитез, елгыр кешегә әйләнде.

Ялгышмаган бу егеттә Сания, ялгышмаган. Ул янә уйлары белән җиде ел элек булган хәлләргә кайтты.

...Марис Талиповичның телефон номерын җыйган Сания Галимовна озак көтмәде: чыбыкның теге ягында үз-үзенә ышанган, тыныч ирләр тавышы җавап бирде.

Марис Талипович, кадерлем, саумы?! Әллә танымыйсыңмы? – дип сайрады трубкага хатын. – Сания Галимовна бу. Онытмадыңмы әле мине!

Сания Галимовна! Саумысыз! Сезне ишетүемә бик шатмын. Хәлләрегез? – дип, күптәнге танышына шатлангандай, ихлас җаваплады Марис.

– Яхшы, яхшы. Кунака чакырып шалтыратам. Бүген кич җиделәрдә вакытың ничек, туганым, бик тыгызмы?

– Сезнең өчен табып була, Сания Галимовна. Рәхмәт чакыруыгызга. Кичкә тиклем!

– Кичкә тиклем, Марис энем!

Хәйлә корырга дисәң, Сания аның остасы инде ул.

Ике ел элек әнисен җирләгән Мариска гаилә җылысы җитмәгәнлеген аңлаган ханым кичке ашны үз куллары белән әзерләде. Рәкыя әнисенең боерыгы буенча көнозын көзге алдында утырырга мәҗбүр булды. Тавык итеннән шулпа кайнатып, татарча нечкә итеп токмач кисте Сания. Аннары духовкага каз бәлеше куйды да, шул арада әчеп, кабарып менгән коймагын пешерергә тотынды. Өйгә тәмле исләр чыгып, өстәл әзерләнеп бетүгә Рәкыясы да өлгерде: искиткеч матур һәм катлаулы прическалы паригына тотынырга да куркыта, манекеннарныкы кебек катып калган карашлы бизәлгән йөз, кыйммәтле кичке күлмәк, колаклардагы балкып торган алкалар аңа ниндидер серлелек өсти. Кызын әйләндереп-әйләндереп тикшергән Сания канәгать калды бугай, Рәкыянең ап-ак бармакларыннан тотып: – Кызым! Бүген киләчәк кунак синең булачак ирең. Шулай булырына мин ышанам. Син аңа игътибарлырак булырга тырыш. Калганы минем эш, – диде. Дулкынланырга да, шатланырга да белмәгән кыз җавап бирергә дә өлгермәде – ишек кыңгыравы шалтырады. Алып килгән купшы чәчкәләр гөлләмәсен кемгә бүләк итәргә аптырап калды егет. Сания Галимовна сиздерми генә күзләре белән кызына ымлады.

– Гөлләр – чибәр туташка, ихтирамым – Сезгә, Сания Галимовна! – дип, аның кулын үбеп, килеп туган хәлдән чыгу юлын тиз тапты Марис.

Бу кичне Сания егеткә берничек тә үзенең уйларын белдермәде: сыйлады, кызы белән якыннан таныштырып, иркен әңгәмә корды. Аннан дөнья, эш, сәясәт турында тирән булмаган фәлсәфәгә бирелеп алдылар. Сания шәһәрнең теге яки бу күренекле, вазыйфалы кешеләре турында үзенә генә мәгълүм белешмәләрен, киңәшләрен дә әйтеп-әйтеп куйды бу кичне.

Шул көннән алып Марис, үзе дә сизмәстән, шимбә-ял көннәрен, бәйрәмнәрне бу кунакчыл гаиләдә уздыра торган булды. Ул табыннарда, кичләрдә Рәкыя артык сүз дәшмәде, җитди әңгәмәгә кушылмады, бары елмаеп, буялган керфекләрен сирпеп кенә үзенең дөньяда барлыгын сиздерде. Ике ай чамасы үтеп, араларында туганнарныкыдай якын мөнәсәбәтләр урнашкач, Сания Галимовна егеткә кызының «серен» чиште:

– Марис энем! Рәкыям сиңа бөтен саф яшь кыз йөрәге белән гашыйк булган бит. Хисләрен сиңа белдерергә базнат итми, төннәр буе йоклый алмый, елап чыга бердәнберем... Күрәм, син дә аңа битараф түгелсең. Минем гомерем узып бара, синдәй ышанычлы иргә баламны тапшыру – үзе зур шатлык! – дип, килешле генә балавыз сыкты. – Әй, онытып торам, бүген очрашуга чакырганнар иде, – дип, шәһәрнең иң дәрәҗәле гаиләләренең берсенең фамилиясен өстәп куярга да онытмады, һәм, тиз генә киенеп, егет белән кызның икесен генә калдырып, чыгып китте.

...Иртәгәсен Марис Сания Галимовнадан Рәкыяның кулын сорады.

20

Фәридәгә сакчылары көнозынына өч мәртәбә бәдрәфкә барырга рөхсәт бирәләр. Фәридәнең юлында уенчыклар сата торган киоск бар. Аның яныннан акрын гына уза хатын. Киоск тәрәзәсенә бастырып куелган озын бөдрә чәчле, ал күлмәкле курчак хас Әдиләнең китабындагы принцесса кыз. Их, алып бүләк итәсе иде кызына шул курчакны! Әдиләсенең шатланган чагын, күзләренең нурлар чәчкән чагын күрергә иде!

Бер хатын уенчыкның хакы белән кызыксынды, кулына алып җырлатып, биетеп карады. Курчакны кире куярга уйлаган иде дә, Фәридәнең дә кызыксынып карап торуын күреп, аңа бирде һәм үз юлы белән китеп барды. Әгәр алып китсәм? Халык күп, сатучы артымнан йөгергәнче, мин халык арасына кереп югалып өлгерә алам. Көн кичкә  авыша бит. Кайтыр вакыт якынлаша. Тун эчемә тыксам, бәлки, сакчылар күрмәс, дип уйлана-уйлана, Фәридә тун төймәләрен чиште. Яңадан бер юлчы килеп, сатучыдан нидер сораша башлагач, хатын курчакны куенына тыгып, үзенең эш урынына таба йөгерде. Тун эченә бүләген яшерә-яшерә ашыккан хәерчегә төртеп күрсәтеп, башта сатучы, аннан тирә-яктагы кешеләр кычкыра башладылар:

– Тотыгыз! Тотыгыз! Карак! Карак! 

Вокзал эченнән килеп чыгып, Фәридәне куып тоткан милиционер белән бергә хатын янына сатучы үзе дә, сакчылар да килеп, халык та җыелып өлгерде. Бар яклап Фәридәгә хурлыклы сүзләр, сүгенү, гаепләү тавышлары яуды. Курчагын чатырдатып кочаклаган хатын яшьле күзләрен яшерергә тырышып, башын аска иде. Сакчылар белән дә, Фәридә белән дә милиционер таныш иде. Шуңа да ул: «Әй, нишләтәсең инде хәерчеләрне!» – дигәндәй, кулын селтәп, ваемсыз гына сүгенде дә, курчакны тартып алып, сатучыга тоттырды, җыелган халыкны таратырга тотынды. Килеп эш урынына баскан Фәридә кызының күзләренә күтәрелеп карарга да кыймады.

Бу тамашаны күреп торган Рәкыя, шундук шоферына бер меңлек акча тоттырып, шәһәрнең универмагына җибәрде. Әмма санаулы минутлар эчендә йөгертеп китерелгән үзе хәтле дәү, затлы курчакны алудан Әдилә баш тартты. Куркып, әнисенә ябышты. Көн дә килеп аның биегәнен күзәткән бу яхшы киенгән, бизәнгән бай хатыннан шикләнә, нишләптер курка иде Әдилә. Соңгы вакытларда хәтта биисе килми башлады аның. Әле дә ул, үзен сагалаган бу чит кешедән качарга теләп, әнисенең артына посты. Алыйм дип, бернәрсә аңламый, курчакка сузылган әнисенең кулларына асылынып, үксергә тотынды:

– Алма! Кирәкми! Алма-а! Ул алама-а-а! – Фәридә, аптырап, баласын кочты. Рәкыя, ярсып, җилләнеп, матур курчакны селти-селти, иренә таба китте.

Туңдырма алырга тезелгән чираттагы кешеләр бер-бер артлы үтә торды. Элекке заманда халык телендә «чана шәл» дип аталган яшел шакмаклы зур шәлне гади генә пальтосы өстеннән бәйләгән ягымлы йөзле бер әбекәй текәлеп карап-карап торды да, елмаеп, Әдиләне аркасыннан сөйде. Бер туңдырма сорады. Фәридәнең сузган туңдырмасын алып, кулына биш йөз биш сум акчаны сиздерми генә салды да, нидер пышылдап, укына-укына китеп барды. Фәридә, гаҗәпләнеп, кычкырырга теләп, карчыкның артыннан укталганда сәер әби халык агымына кереп югалып өлгергән иде инде. Хатын тиз генә исенә килеп, як-ягына ашыгыч карашлар ташлады да, иелгән булып, биш йөзлекне тиз генә эчке кесәсенә тыкты, биш сумлык туңдырма хакы тышкы кесәгә төште.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (10)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: