Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь , 10:40

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (5)

Ул гомер буе үз-үзен аңламаган икән. Күңел дәфтәре бер генә битле, азапланмыйча гына укы да чык дип санаган ир шаккатты: дәфтәр калын дәфтәрләрдән дә калынрак икән. Аның икенче, өченче, дүртенче һәм каядыр, бәлки, мең саны сугылган битләре дә бардыр.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (5)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (5)

...Нурихан кар күмгән юлдан атын атлатып кына барды. Сафринәләр турында бер карачкы чайкала иде, менә ул абына-сөртенә каршыга килде.

— Тр-р, малкаеңны туктат, Нурихан!

Башына мамыгы коелган шәл бәйләгән, өстенә ямаулы сәләмә фуфайка кигән Сафринә иде бу. Ирнең дилбегә чорнаган кулы калтырады. Белә! Баланың аңарда икәнен белә! Күзсез-колаксыз авыл диген син. Нишләргә? Юлын дәвам итәргәме? Кире борылыргамы? Хатын малайны эзли калса, капка белән ишек бикләнгән. Тәрәзәләр дә томаланган. Ядрәләр белән мавыккан Мирзабәк тавыш-тын чыгармас, шәт.

— Тукта, диләр, Нурихан! Синдә әзрәк баш төзәтергә юкмы? Шешәсе белән димим, күгәрчен тәпие чылатырлык кына. Төнката Орловка марҗалары белән гөрләшкән идек.

Башка вакытта Нурихан сүгенер иде, бу юлысы, тотылудан курыккандай:

— Эчмим бит, миндә нинди аракы ди, Сафринә, — диде.

— Һи, беренче тапкыр исемем белән дәштең әле. Азгынбикә, дия идең гел, — дип кеткелдәде тешсез хатын. — Хет узышлый тәрәзәгә чиертер идең, җүнсез. Минем кочакта назланган сәгатьләреңне сагынмыйсыңмыни? Миндә бүгеннән аулак өй, иркәм.

Нурихан бөтен буе белән чанага сеңде. Нинди аулак өй?! Хатын аны юри сыный. «Бала миндә шул» дип танармы, янәсе.

— Орловкадан кайтарсалар — ишегалдында милиун эз! Ишек шыр ачык! Безнең чирләшкә җәфаны бүреләр апкиткән.

Сафринә чыркылдап көлде. Олыгайса да, хатын-кызның көлүе үзгәрми икән.

— Син әллә җүләрләндеңме?! — Ана дип саналган хатыннан мондый ук тупаслык көтмәгән иде ир.

— Ышанмасаң, Фәсыйлә түтидән сораш. Дәү генә бүре күтәргән иде, ди. Шәрфә сылукай терелдеме әле? Минем сиңа иркенләп бер сер тишәсем бар, иркәм. Кичкырын кил...

— Юк, Сафринә!

— Һи, җансыз курчак! Сернең ахыры күңелсез тәмамлана: син Шәрфәгә өйләнә алмыйсың!

— Тапталма, — диде Нурихан, дилбегәсен кагып

 Аңа Фәсыйлә карчыкның кылын тартырга кирәк иде. Кортка төнлә күргән кешесен таныды микән?

Тик ни ул, ни әби кыек бүкәнне туры ярмады.

— Нәстә диим соң инде итәген җилгә селкегән катынга, олан? Карамады баланы. Кешедән оят, эт имгәләде малай. Хайван да жәлли ие сабыйны. Өчәр көн өендә кунмас, Арлуфка ирләре белән типтерер ие. Җуклы-барлы пинсәмә ашаттым ашатуын Мирзабәк угланны. Тамагын ач итмәдем, Ходай риза булсын. Ие, эзләмәсен дип, бүре апкитте, дидем, ие.

Нурихан, дулкынлануын яшереп, учына йөткерде:

— Расмы соң бу... бу хәл, — диде. Калтыравык тавыш барыбер сата иде.

Карчык иргә үтәли тишеп карап торды.

— Һай ла, олан, һай ла! Сафринә акылга саеккан, ә син таза-сау, камил бәндә. Ниткән бүре ди? Аллага шөкер, бала исән, аның кайгыртучысы бар. Чәй эчәсеңме?

— Рәхмәт, Фәсыйлә әби. Ашыга идем.

— Хәлемне белгәләп тор, олан. Заманында аул катыннарының әммәсен дә мин бәбиләттем, мин чирдән арындырдым. Үлсәм, садакаларыгыздан минем рухыма да өлеш чыгарыгыз. Синең дә кендек әбиең мин. Тәннәрегезнең кай төшендә нинди миң-төртке бар — хәтерлим. Кашки нәсел тамгаларын да, ие, олан.

Нурихан хәйләкәр карчыкның кая табан суктырганын чамалый иде. «Әйе, малай минем өйдә, малайны мин — әтисе үстерәм», — дип, ирдән үз теле белән әйттерергә маташа. Ә Нурихан чарасыз: нәсел тамгасыннан да көчлерәк кирелек өскә калка... Инде кием кайгысы чүпкә әйләнде. Төнге вакыйгаларның көтелмәгән борылыш алуы ир файдасына түгел иде.

Мирзабәк ядрәләрне идәнгә тараткан, дөньясын онытып уйный иде.

— Улым, без синең белән кунакка барабыз, — диде Нурихан. Ул кинәт кенә башына суккан уен тормышка ашырырга тиеш иде.

Фәсыйлә — җир корты, җиде кат туфракны казып тикшермәсә, тынычланмый. Мөгаен, кичкә, мең сәбәп табып, ул Нуриханнарга сугылыр. Ә күрше авылда карчыгы белән генә Миннехан аучының яшьлек дусты яши иде. Өйләре җылы, үзләре ачык чырайлы. Нурихан базарга барышлый гел аларда туктала иде. Ике-өч атнага баланы сыендырырлар, бәлки. Ә аннары күз күрер тагы. Иң мөһиме — бүген авылда гайбәт чүпрәсен күпертмәү. Шәрифәгә «эһ» дигән аваз да ишетелмәсен!

Боз шыгырдап туңган баскыч төбендә йонлач эт койрык болгый иде.

— Һоп, сикер чанага, хайван, — диде Нурихан. — Бабаңнарның күңеле иркен, син дә сыярсың.

 

 4

 

Ул гомер буе үз-үзен аңламаган икән. Күңел дәфтәре бер генә битле, азапланмыйча гына укы да чык дип санаган ир шаккатты: дәфтәр калын дәфтәрләрдән дә калынрак икән. Аның икенче, өченче, дүртенче һәм каядыр, бәлки, мең саны сугылган битләре дә бардыр. Мирзабәкне әтисенең дуслары: «Без картларга юаныч», — дип сөенә-сөенә алып калды. Дөрес эшләдем, диде Нурихан, малай белән хушлашканда. Ә хәзер ул, читлектә бәргәләнгән тиен кебек, ишекле-түрле йөренә. Ул да түгел, ятып-ятып, бала йоклаган мендәрне исни. Туганнан бирле Мирзабәкне кочагында тирбәткәнмени! Ничәдер сәгатьтән бәләкәчне юксынасың, дисәләр, илтеп тә мәшәкатьләнмәс иде. Әнә эт тугры, Мирзабәк кайда, ул шунда. Юк, аерылышулар вакытлыча гына бит инде. Малай шушы ишегалдында мәтәлчек атып үсәчәк.

...«Кунак» бик сабырсыз иде, тоягы белән дөп тә дөп ишекне кыйнады.

— Бикләнмәдеңме, олан? Уты элгән, мәйтәм. Көчкә-мөчкә үрмәләдем. Миңа, җук-җук та, өч елдан йөз яшь туласы, олан. Аяклар кәкрәя, аяклар менәтерәк, — дип сукрана-сукрана, Фәсыйлә карчык түргә үк узды. — Үзең генәме соң? Әллә ничә рәт урам кары пырылдаттың дигәндәй. Кая җөрештерәсеңдер.

— Тиздән яз җитә, әби. Сортлы алмагач үсентесе эзлим.

Сагышыннан китеп торыр өчен кортканың килеп керүе бик әйбәт иде әле. Ләкин Нурихан алда ниләр ишетәсен белсә икән!

— Аулда алмагачлар бәндә балалары сымак җүнсезләнде: алмалары әче, авызны бөрештерә.

— Минекеләр корый, әби.

— Һе, кемнеңдер зәхмәте тигәндер, олан.

Карчык муенын селкетмичә генә күзе белән өй эчен айкады. Өстәлдәге савытта ботка иде, аңа бәйләнде:

— Ир башың белән сабыйлар ризыгына хирысландыңмы, олан?

— Тамак шеште, — дип алдашты Нурихан.

— Син чирләшкә булып тумаган иең, олан. Сине беләккә салгач, беләк сыгылган ие, — диде кендек әбисе һәм, капыл гына кузгалып, аралыкка башын тыкты. — Нәрсәдер кыштырдаган сымак. Тычканфәлән сымак.

— Нигезләр черегән, җил жуылдый, — диде хуҗа, көлемсерәп.

— Ызбаңның исе дә үзгәргән, олан. Бүрәнәләргә кемнеңдер сулышы ягылган сымак.

— Буйдак иргә җен ияләшмәде микән, Фәсыйлә әби?

— И-и, мин бит нигезгә дога кылмадым, олан. Бисмилләәһир-рахмәнир-рахим...

Нурихан да карчык белән бергә кулын күтәрде.

— Җен, дисеңме, олан? Ул бәдбәхет ияләнсә, гөнаһысы үзеңә, олан. Гарип-горабамы син, сукыр-пукырмы, ник үләнмисең? Мин сиңа Кармәттән каенсеңлемнең оныкасын димлим, бакчи. Соңгы пәйгамбәребез, парсызларны парлы итү лязим, димеш.

— Әүвәл күршеңне кара, Фәсыйлә әби.

— Сафринә катыннымы? — дип гаҗәпләнде карчык. — Миндә аңа таман ишләр-тиңнәр җук шул, олан. Ул безнең кавем халкыннан яралмаган. Сафринә — чи марҗа, аның чын аты — Сирафимә, олан. Зимагур Шакир анасы — мыштым Гөлбикә — үзенә яраклаштырып бозды исемен. Татар түгел ул барыбер, олан. Зерә яшерде моны Гөлбикә. Миңа ягадан авылга нинди чебен очып кергәне дә мәгълүмдер, олан. Бак, безнең Наратлык катыннарының күкрәге иягенә тиклем биек түгел, баш чөеп тә атламый алар. Безнекеләр туксан ир белән дә җокламый. Чөнки безнекеләр Аллаһтан курка. Шәрифә мескенем әнә, иреннән аерылгач, ябылуда яши.

Нуриханны башына сугып һәм селкенмәслек иттереп урынына кадаклап, карчык тел тегермәнен зырылдатты:

— Мин гайбәт чүбенә буялмадым. Итәгемә берәмтекләп җыйдым, әмма кушучлап ил йөзенә сипмәдем. Сафринәнең чын атын сиңа гына белгерттем. Син, олан, авызыңа су кап, җәме? Безнең аулда кеше әз, әзе дә таркау. Наратлыкта бозык үрчи дигән яманат күршеләргә ишетелмәсен! Кибетләрендә әйбер саттырмаслар, урамнарыннан узганда эттән талаттырырлар. Элгәре елларда катыннарыбыз базар шаулатты, уңган исеменнән гайре начар кушамат ябыштырмады. Әл дә сер бирмик, олан.

Карчык көйдереп-көйдереп ирнең йөрәгенә агу тамыза иде. Калку күкрәкле, сары чәчле Сафринә — Серафима... Димәк, малайның анасы — марҗа. Солтанбәк нәселе бу хурлыктан каберендә йөзтүбән әйләнер иде.

— Китим, олан, — диде Фәсыйлә карчык, шәлен урап. — Моңарчы чәй-шикәрдән өзмәдең, алга таба да ташлама, олан. — Ул бусага төбендә бераз таптанды да: — Мирзабәк углан безнеке, шөкер, — диде. — Сафринәне үзем бәбиләттем, шөкер. Бисмилла әйтеп кендеген үзем кистем, — диде.

— Исемен дә син куштыңмы, Фәсыйлә әби?

Бу мәгънәсез сорау иде. Ир беркатлы карак кебек тотыла язды. Ләкин карчык әллә чукрак иде, әллә артык тирәнгә кереп Нуриханны куркытырга теләмәде:

— Хуш, олан, — диде.

Үтмәс чалгы белән чапты хәйләкәр кортка, үтмәс чалгы белән! Ухылдап караватка ауды Нурихан. Ничек алай, ничек?! Солтанбәк нәселе, ике гасыр урыс авыллары белән аркага арка терәшеп яшәсә дә, кан катыштырмаган. Һәр милләтнең үз җыры, үз көе! Нечкә кылына саксыз кагылсаң — өзелә. Ә Нурихан берәү дә бозарга кыймаган шул көйнең уптым илаһи бөтен кылларын умырып ташлады. «Ялгыштым!» дип, җан ачысы белән кычкырасы иде. Тик кычкырып ни файда?! Чөнки төзәлмәслек ялгышлар да бар. Әгәр ул төнне Шәрифә «кил» дип алдамаса, бәлки, ир йөрәген уып утырмас та иде. «Кил» диде Шәрифә... Карчыкка серен үзе белән кабергә алып китсә ярамас иде микән... Хәер, сер вакыт дәрьясында барыбер батмый инде ул. Артык күп җыелды түгелме соң әле монда? Тамгалы малай, марҗа чәч Серафима... Шәрифәне югалтыр өчен боларның чиреге дә җитәчәк иде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: kiziltan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: