Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2023, 21:31

Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (7)

Минем күкрәгемдә газиз балачагымның, дәртле яшьлегемнең дөрләргә тиешле янар тауларымнан көл генә калды микәнни?! Юк, юк һәм тагын бер мәртәбә юк!

Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (7)
Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (7)

7

Зиннур әйбәтләп мамык одеялын ябынды. Аяк-кулларына, бөтен тәненә рәхәт җылы йөгерде. Арслан белән Раушаниянең күрше бүлмәдә быдыр-быдыр сөйләшкәннәрен ишетте, аннары алар да тынды. Кышкы, карлы авылның өй эче тып-тын. Дөнья миллион еллар ашкынып чабуыннан талчыгып, йокларга яткан. Зиннур күзләрен йомды, әмма татлы онытылу килмәде. Күңеле кымырҗый, ял итәргә теләми, һәр күзәнәге уяу иде. Аның борынына серкә очырган арыш басуы исе бөркелгәндәй булды, арыш сабаклары арасыннан йөгереп килгән җил малайлары, җил кызлары гүя битләреннән үпте, муенын җылы куллары белән кытыклады. Арслан белән Раушаниянең арыш басуы, аның күз алдында аксыл җылы томандай серкә тузаннары бөркелеп ап-ачык булып торды. Аның мондый халәт кичермәгәненә ничә ел икән инде? Авылдан чыгып киткәннән бирле! Йә Хода! Тел белән сөйләгән нәрсәләрне ничек шушылай тере итеп, җете итеп кабул итә ала соң ул? Мөгаен туган авыл, туган җир, янәшәсендәге кешеләр, шушындагы һава һәм шушындагы суны эчү тәэсиредер бу. Аның, күпме призлар, күпме җиңүләр яулап та, мондый ләззәтне алганы юк иде. Дөрес, ул чактагы кичерешләр бик кыйммәтле, ил казанышы биеклегендә халык игътибарын да туплагандыр, аның артында килер акчасы, алтын, бронза медальләре булгандыр. Әмма ул шатлык белән менә бу шатлыкны чагыштырып булмый иде. Арслан сөйләгән бу арыш басуы Зиннурның бөтен балачагын күз алдына китерде. Гомеренең иң ямьле, иң татлы чагы нишләп онытылсын соң ул? Балачак истәлекләрен яңартырга уйлауга, күз алдына тагын Арслан килеп басты. Аның Раушания белән яшәвендә ниндидер могҗизаи җылы дулкын бар иде. Бөтенесе гап-гади, барысы да ачык, алар бәләкәй генә нәрсәне дә күңелле олы вакыйгага әйләндерә. Аларның һәр сүзе, һәр хәрәкәте – шатлыклы вакыйга. Алар бүген дә балачакта яши түгелме соң? Ә кайда синең арыш басуларың? Кайда синең цыкы-цыкы сайраучы чикерткәләрең? Кайда синең хуш исле серкә тузаннарың? Кайда ул тузаннар өстендә шашып сайраучы тургайларың? Кайда синең җитез һәм шаян җил малайларың-кызларың? Тургайлы зәңгәр күктән арышларга төбәлеп, хуш исле серкә тузаннарына кушылып, салават әйтеп торучы ак болытларың кайда синең? Адәм баласының күкрәгендә мәңге тетрәп дөрләргә тиешле янар тауларың калдымы синең?

Әнә шул янар тауларның ялкыны белән язылган бу сорауларга җавапларны бирү шулкадәр дә кыен, газаплы иде. Минем арыш басуларым кайдамы? Зинһар кичерегез, якыннарым, авылдашларым! Мин үземне сездән гамьсезлек пәрдәсе белән аерган дәвердә ул арышларымның һәр сабагын Вакыт дигән бөек, күренми торган урагы белән келт-келт урып алган. Минем «цыкы-цыкы» сайраучы чикерткәләрем кайдамы? Алар, көтеп-көтеп тә мин кайтмагач, үзләренең моңнарын сагыш диңгезләренә батырганнардыр. Хуш исле арыш серкәсенә кушылган ашкынулы тургай җырларым кайдамы? Алар минем күңелемдә җылы урын, кунып тибрәнерлек тере чәчәкләр һәм яшел сабаклар тапмыйча туфрак булганнар. Җитез һәм шаян җил малайларым-кызларым кайдамы? Ни аяныч, бөек куәткә ия Вакыт, аларны тормыш ямьнәре белән кызыктырыпалдап, чал картлыкка алып килгән. Хуш исле арыш серкәсе тузаннарына кушылып салават әйтеп торучы ак болытларым кайдамы? Озак еллар көтеп тә мин килмәгәч, Вакыт галиҗәнапләре, мөгаен, аларны бәяли белерлек башка затларның җаннарына илтеп салгандыр. И, кадерлеләрем! Минем күкрәгемдә газиз балачагымның, дәртле яшьлегемнең дөрләргә тиешле янар тауларымнан көл генә калды микәнни?! Юк, юк һәм тагын бер мәртәбә юк! Мин моның белән килешә алмыйм. Зинһар ярдәм итегез миңа, якыннарым, авылдашларым, ике арадагы гамьсезлек пәрдәсен алып атарга! Минем күңелемдә янар таулар ялкынланып дөрләмәсә дә, кайнар очкыннар сакланганын сизәм бит әле мин! Зиннур үзендә кабынган бу уйларга, бу кичерешләргә хәйран калды. Өн идеме бу, әллә тылсымлы төшме? Бу тылсымлы чынбарлык белән кушылган кырыс төш иде бугай. Ул ана карынында тибенеп, якты дөньяга чыгарга омтылган сабый шикелле, моңа кадәр үзе яшәгән матур, әмма ясалма тормыштан табигый яшәешкә таба тәүге омтылышын тойды. Шушы куанычлы омтылышны чынга әйләндерү өчен Арсланнарның, авылдашларының ярдәме кирәк иде аңа. Гел көтмәгәндә каян килде соң әле бу беркайчан сизелмәгән уйлар? Төшләнеп кенә ятамы, әллә уяу күңеленең кичерешләреме бу? Ничек кенә булмасын, аның йөрәге еш-еш тибә, элекке тынычлыгы югалган иде. Бераздан ул моның канәгатьсезлектән икәнен тойды. Ә канәгатьсезлек нәрсәдән соң? Соравына җавап урынына күз алдына Арслан килде дә басты. Барлык уйлары, үлән ашатырга казыкка бәйләп куелган мал кебек, Арсланнан читкә китә алмады. Арсланга күкрәкләренә кыскан газиз баласына карагандай кадерләп карый халык. Зиннурга, кайтып авыл урамын чәче белән себерсә дә, бу мөмкин нәрсә түгел. Нәрсә үзгәрде соң? Асылда берни дә үзгәрмәде кебек. Бары тик Зиннурның күңелендәге дусты белән үзенә карата корган бизмәннең үлчәве үзгәрде. Зиннур хакында ил күләмендә урнашкан югары фикер бар.Әлбәттә, ул куйган тырышлыкны, ул яулаган җиңүләрне теләсә кем булдыра алмый. Димәк, ул гади генә кеше түгел. Дәүләтнең олы бүләкләрен, исемнәрен алган икән, мәшһүр кеше булып чыга бит инде. Ул дусты Арсланнан буй җитмәс биеклектә тора. Алайса, күңеле нәрсәгә канәгатьсезлек сиздерә соң?

Зиннур күпме яткандыр, әллә ничек кенә оеды да китте. Һәм шунда ук әле генә үзе кичергән дөньяда яши башлады. Имеш тә алар Венера белән ап-ак киемнәрдән ап-ак силәдә арыш басуы уртасындагы юлдан җилдерәләр. Силәнең кош канатыдай җиңел тәгәрмәчләре келтер-келтер тәгәри, тәртә арасында ап-ак яллы айгыр, көмеш тоякларыннан очкыннар чәчеп, аксыл офыкка таба юырта. Тирә-юньдә җылы томандай арыш серкәсе тузаны оча. Бөтен дөнья ап-ак, җып-җылы, хуш исле. Кинәт аларның каршында коточкыч киң җилкәле, пеләш башлы албастыдай боксёр күренде һәм Зиннурның яңагына китереп орды...

Ул ялт иткән яктылыктан уянып китте. Тонык кына гөлдерәп күк күкрәде, яшен тагын бер мәртәбә өй эчен яктыртып алды да, дөнья тып-тын калды. Кыш уртасында күк күкрәгәнен аның авылдан укырга чыгып киткән елны ишеткәне бар иде. Яңадан кышын яшен күргәне дә, күк күкрәвен ишеткәне дә булмады.

Теге боксчы ничек төшенә килеп керде соң әле? Хәзер ул Яков Наумович Черных. Бокс федерациясендә зур кеше. Ул чакта Зиннурның әле спортка кергән генә чагы иде. Үзенең рингка кем белән чыгасын белүгә үк, Зиннурның эченә салкын йөгерде. Яшка әллә ничә нокаут иясе, өермәдәй һөҗүме белән көндәшен коелып төшәргә мәҗбүр итә, диләр иде. Аның пеләш башы белән тигез муенына килеп кушылган киң җилкәләре, уйнаклап торган мускуллары бронзадан коелган сынны хәтерләтә. Яшка аңа җен кебек ташланды. Зиннур мөмкин кадәр сакланырга тырышты, юньләп суга алмады. Беренче раундның яртысына якынлашканда, көндәше аның яңагына сул яктан шундый итеп китереп тондырды, Зиннурның күзләреннән утлар чәчелде. Ачудан ярсып Яшканың чыраена төртергә омтылды, әмма ул ялт итеп башын читкә алды һәм Зиннурның тагын шул сул яңагына яшен тизлегендә ике мәртәбә бәрде. Зиннурны чалкан барып төшүдән ринг канатлары гына коткарып калды. Тамашачылар аның сугуын хуплап гөр килде. «Егып сал идәнгә! Молодец!» дигән тавышлар яңгырады. Тренеры ниндидер хәрәкәтләр ясады, әмма Зиннур аларны аңларлык хәлдә түгел иде инде. Башының уртасында ниндидер бушлык барлыкка килде һәм ул игътибарны тупларга ирек бирми иде. Авызына тозлы кан җәелде. Яңак сынмагандыр, сынса, болай гына авыртмас иде, дип уйлады ул. Ничек тә һөҗүм итәргә! Шул максат белән әле кулларын уйнатты, әле сакланды. Әмма гәүдә куәтен салып, көндәшенә юнәлткән сугулары аңа ышкылып кына үттеләр. Яшка маймылдан да җитез иде. Аның сугудан кай арада янтаеп өлгергәнен дә, кай арада китереп дөпегәнен дә абайлап булмый иде. Башы белән муенының тигезлеге, маңгаеның булмавы аны гигант ташбака итеп күрсәтә. Соры усал күзләре сине рәхимсез капшый, калын иреннәре сине кабып йотар кебек. Беренче раундны Зиннур көч-хәл белән генә төгәлләде. Икенче раундның «доң!» итеп яңгыравы «Пли» тавышыдай ишетелде. Яшканың дәрт-куәте артканы бөтен кыяфәтеннән күренеп тора. Көндәшенең яшендәй җитез перчаткалары төрле яклап бер-бер артлы йә башына, йә күкрәгенә төштеләр. Зиннурга бердәнбер чара – кыска дистанция сайлау, гәүдә белән аның гәүдәсенә кысылып ерактан суктыруны булдырмау иде. Ләкин бу очракта да Яшка аның эчен, бавырын төйде. Зиннур сикергәләп артка чигенүгә, көндәше тагын аның башына ике мәртәбә бик көчле итеп бәрергә өлгерде. Зиннур рингның почмагына аркасы белән сыенды, ике кулы белән төрлечә сакланды, әмма Яшканың перчаткалары авыр таш кебек аны дөмбәсләүдән туктамадылар... Икенче раунд беткәндә, аның кашлары, иреннәре ярылып беткән, эченең уң ягында нидер сызлый иде... Өченче раундта Зиннурга рингта урын калмаган иде инде. Ул этләр өере ботарлап канга батырылган бүре шикелле әле сырты белән рингны әйләндергән канатка барып сөрлекте, әле тешләрен кысып Яшкага һөҗүм итеп карады. Әмма Яшка йә аның маңгаена, йә йөзенә, йә колак төбенә авыр йодрыгы белән дөпелдәтеп сукты. Аларның сугышканын караучы кешеләр Яшканы хуплап илерә, ул Зиннурны аяк астына егып, ботарлап атса гына, тынычланырлар кебек тоела. Зиннур үзенең аңа каршы торырлык көче калмаганын сизенгән иде инде. Ул башын саклады һәм Яшканың күзләренә тилмереп, миһербан сорап карады.

Җанатарлар тилереп акырды, әйтерсең лә аларның тәннәрен утлы келәшчәләр белән кысып газаплыйлар, әйтерсең, рингта Зиннур газапланмый, алар барысы да җәһәннәм утында яналар, шуңа түзә алмыйча акыралар, Яшка Зиннурның башын ярса, һич югы кыйнап аяк астына атса, җәһәннәм газапларыннан котылачаклар, илереп үкерүдән туктаячаклар, тынычланачаклар иде... Зиннур ялварулы карашын көндәшенең күзеннән бер генә минутка да алмады. Яшка аның нинди хәлдә икәнен күреп тора югыйсә. Зиннурга бу беренче ярышта җиңелергә ярамаганын да аңлый ул. Тик аның соры күзләре елан күзләре кебек салкын һәм рәхимсез иде. Ул коточкыч көч белән Зиннурның башын төяргә тотынды. Зиннур котылмакчы булып, башын иеп куллары белән сакларга азапланды, әмма Яшка аның йөзенә астан доп-доп бәрде. Зиннур гөрселдәп ауды. Аңа барыбер иде инде. Судьяның санаганын ул тыңламады да, торырга да омтылмады. Дөньяның барлык ерткычлары җыелып кычкыргандай, халыкның шашынулы алкышлаулары гына башының кайсыдыр төшеннән үтеп кереп, аның аңына барып җитәләр иде. Ул үзенең егылуына, сүнүенә бу халык ни өчен шулкадәр куана икән, дип кенә уйлый алды... Аны кемнәрдер култык астыннан тотып аягүрә бастырдылар. Мамыктай аяклары белән ул көчкә басып торды. Уртада судья кулыннан тотмаса, бәлкем авып та киткән булыр иде. Яшканың җиңүен әйткәнче узган бер минут вакыт аның өчен йөз ел кебек тоелды. Ниһаять, игълан иттеләр, халык тагын шатлыктан илерде. Зиннур рингтан ничек чыкканын төштәге кебек кенә хәтерләде... Моны менә хәзер кабат хәтереннән уздыру аны рингтагы кебек арытты. Таң алсулыгы тәрәзәгә төшкәндә генә, аның арып-талчыккан тәне тынычсыз йокыга талды...

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: