Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2023, 23:25

Мәхәббәт аферистны да хак юлга күндерә

Моңа кадәр матурлык дөньяны коткара дип йөрсәм, хәзер җинаятьчене дә мәхәббәт коткара ала дигән уйга килдем.

Мәхәббәт аферистны да хак юлга күндерә
Мәхәббәт аферистны да хак юлга күндерә

20 декабрь Уфа “Нур” татар дәүләт театрында чираттагы премьера булып үтте. Театр тамашачы игътибарына Зөлфәт Хәкимнең “Аферист” пьесасы буенча “Мәхәббәт тозагы” комедиясен тәкъдим итте. Залда алма төшәр урын да юк иде.

Комедиянең сюжеты гади генә кебек тоела. Хатын-кызларның башын әйләндереп, ике мәгънәдә дә чишендереп йөргән Әмир (Рушат Мөдәрисов) чираттагы гастроле вакытында бергә көллияттә укыган дусты – Флүр (Вильдан Мисбахов) белән очраша.

Әмир чираттагы корбаны – Сисия (Резида Зарипованың) “разведчик” буларак башын әйләндереп, аны да үзе белән чит илгә алып китәр өчен паспорт эшләтергә 100 мең акчасын алып тая һәм шәһәрдә икенче корбаны – Динә (Дамира Сәетова) белән очраша. Ул Сисия һәм Динәнең ахирәтләр икәнен белми.  Сисияне Мурат (Айнур Баянов) яратып йөри, ләкин кыз аны инкарь итә. Әмир  Динә өендә чакта ахирәте Сисия килеп керә һәм биредә “диломат” булып кыланган шулерның аферасы ачыла.

Бер карашка бу комедиянең кульминациясе булыр кебек. Ләкин тамаша башка борылыш ала, Сисия фашланган Әмирнең башына шешә белән сугып тәгәрәтә. Әмирне ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китәләр. Имеш ул сөйләшми башлый, кызларны гаепләргә следователь Флюр килеп тамаша яңа борылыш ала. Башына шешә төшүдән “телсез” калган Әмир Сисия фатирында яши башлый. Аны дәвалау өчен кыз машинасын сата. Кыйммәтле дәвалау бер миллионга төшә. Сисиягә фатирсыз калу куркынычы да туа. Инде дә акчаны алып аферист шәһәрдән китәр дип уйлыйсың, ләкин ул Динәгә гашыйк була. Нәтиҗәдә Мурат кулы аша миллион сум акчаны хуҗасына тапшырталар. Мурат Сисияне газаплардан коткаруы белән сөйгәненең йөрәген яуласа, бер-берсен яраткан Әмир һәм Динә яратышкан парга әйләнә.

Үзен мошенник-романтик дип атаган Әмирнең бу соңгы аферасы була, ул хак юлга кайта.

Бу комедиянең кыскача гына эчтәлеге булды. Чынлыкта һәрбер мизгел мавыктыргыч, көлкеле урыннар бихисап. Артистлар рольләрен җиренә җиткереп башкара, аларның һәр хәрәкәте камил. Декорацияләр заманча. Минем янәшәдә утырган барлык хатын-кыз рәхәтләнеп көлеп утырды.

Моңа кадәр матурлык дөньяны коткара дип йөрсәм, хәзер җинаятьчене дә мәхәббәт коткара ала дигән уйга килдем.

Рәхәтләнеп ял итәсегез килсә – үзегез барып карагыз. Чөнки мин иң шәп урыннарын махсус сөйләми уздым.

Драматург Зөлфәт Хәкимнең әсәрен сәхнәгә куйган режиссер Илдар Вәлиев сәнгать зәркәнчесе (ювелир) кебек эш иткән. “Нур”лар өчен бу тамашаны чираттагы үсеш дип бәяләр идем.

Эдуард ЗАРИПОВ фотолары.

Мәхәббәт аферистны да хак юлга күндерә
Мәхәббәт аферистны да хак юлга күндерә
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: