Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2023, 09:55

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (11)

Тик Рөстәм ул чакларда юләрләр йортында үзенең хыялый дөньясында яши иде.

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (11)
Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (11)

(Ахыры.)

Хәер, буйсынып түгел, чөнки ул – үзе Кыпчак. Менә нигә аның бар булмышы баракларга, чәнечкеле тимерчыбыкларга, күккә олгашып баскан вышкаларга тартыла. Электән үк сизә иде ул аның тормышында нәрсәдер җитми, әйтерсең, кемнәндер бурычка алган елларны бушка уздыра. Менә хәзер барысы да үз урынына утырды. Әлегә кадәр яшәдемени ул, арбада бишенче тәгәрмәч булды, агым уңаена йөзде. Хәзер аның бу җирдә максаты бар. Ишеткән-белгәннәрне туплап, чүп-чардан арындырып, Кыпчакның язмышын бер сүз белән генә ничек аңлатып бирергә була соң? Гаделлек – менә ул сүз. Үз-үзен аямый, шәхси тормышы хакында уйламый, Кыпчак гаделлек өчен көрәшкән бит.

Чисталык булдырам дисәң, ирексездән пычракка буялырга туры килә. Ә соңыннан шул хезмәтнең җимешләренә кинәнгәннәр сиңа гаеп аталар, ярлыклар тагалар. Мәңге шулай, башлап йөрүчеләрнең кайчан тиешле бәя алганнары бар? Бүген килеп ил тагын сазлыкка чумды, тагын башлап йөрүчеләр кирәк. Әнә шуңа калыккан Кыпчак җаны. Аның тарафдарлары, көрәштәшләре дә түзеп ята алмый, бәлки, фани дөньяга кабат килгәннәрдер? Ниндидер шәһәрдә, я авылда Сталин рухы бүген чыныга торгандыр, элекке наркомнар, элекке политработниклар икенче фигыльгә кереп, безнең араларда йөреп яталардыр. Күптән вакыт, халык каты куллы, гадел юлбашчыны күптән көтә.

Килер бер көн, кешеләрне зар елаткан, кычкыртып талаган алыпсатарлар, сәүдәгәрләр урман хәзерләү эшенә җибәрелерләр, урамнар азгын фахишәләрдән арыныр, алар караңгы авылларда дәүләткә ит-сөт җитештерерләр. Караклар, юлбасарлар, авторитетлар судсыз-нисез төркемләп ахирәткә озатылыр, наркоманнар, алкашлар, гомиклар алар артыннан китәр. Һава чистарып калыр, дөнья яктырыр. Һәркем эшләр, һәркем үзенә тиешлесен алыр. Ләкин иң башта көчле шәхесләр ил белән идарә итүне үз кулларына алырга тиеш. Һәркем хәленнән килгән кадәр ярдәм итсен бу изге эшкә. Рөстәм, мәсәлән, барысын ачык билгеләгән, үзенә тиешле йөкне күтәрер.

Очраклы машиналарга эләгеп-тагылып, икенче көнне төш узгач кына Рөстәм Марахай авылы янына килеп җитте. Аңа беренче очраган кеше Хәлфетдин булды. Бераз тамак чылатып алган бригадир таныш егетне күреп, атын туктатты, хәл-әхвәл сорашырга уйлады. Рөстәм тыңлап тормастан кызарып чыккан күзләре белән тегеңә кадалды:

 –       Кайда киттең?

 –       Ни, күрше авылга йомыш төшкән иде... – дип тәфсилләп аңлатырга теләде Хәлфетдин, тик Рөстәм аны тагын бүлдерде:

 –       Сәгать биштән соңламый кайтып җит. Соңга калырга уйлама!

Тегене гаҗәпкә калдырып, үзе шәп-шәп атлап китеп тә барды. Хозурланып ерактагы баракларга карады Рөстәм, күкрәк тутырып, урман һавасы сулады. Әйе, наратлар үскәннәр, аларга буй салырга кул җитми. Менә авылның бар эшсезләре, кино уйнап йөргән артистлар иртәгәдән бердәм урманга чыгарлар, агач хәзерли башларлар. Трай тибеп йөрүләр бетте, илгә валюта кирәк, алда баш җитмәс гигант төзелешләр, бәхетле киләчәк. Күпме авылларны тартырга булыр, район үзәген артык элементлардан сирәкләргә кирәк. Урын җитмәсә, киңәйтергә була, кышка кадәр әле ерак...

Рөстәм дәртләнеп баракларга таба атлады, аның күңелендә татлы хисләр ташыды. Бүген дә кинога төшергәннәр, күрәсең, күмәк күренешләрдә катнашырга чакырылган бер төркем милиционерлар инде киемнәрен алыштырып киеп, кайтырга машина көтәләр иде. Рөстәм туры аларга таба атлады. Таза гәүдәле, нык ирләр, милиция формалары коеп куйган кебек, болар илгә хезмәт итәргә әзерләрдер. Араларында ризасызлык белдерүчеләр табылса, кичекмәстән баракка озатырга кирәк, эш кораллары табылыр, Хәлфетдин генә вакытында кайтып җитсен. Аларга күз йөгертеп алганнан соң, риза булып, Рөстәм хокук саклаучыларның каршысына чыгып басты:

 –       Исәнмесез, бөркетләр!

Тегеләр шаулатып бердәм җавап бирделәр. Канатланган Рөстәм аяк астында аунап яткан утын түмәре өстенә үк менеп басты.

 –       Бүген сез кайтмыйсыз, иптәшләр, барыгыз да минем карамакта каласыз. Сезгә шатлыклы хәбәр җиткерергә рөхсәт итегез: көтелгән көн килде! Бүгеннән бу урман сезнең эш урынына әйләнәчәк.

Кайтырга ашыккан милиционерлар арасында гауга купты:

 –       Сөйләшелгән иде бит...

 –       Башкача килмибез...

 –       Гершкович кайда? – дигән сүзләр яңгырады, бер-икесе төркемнән аерылып, үрдә торган будкаларга таба йөгерде.

– Нинди тавыш? А-ну, смирна-а! – дип кычкырып җибәрде Рөстәм, урманны яңгыратып. Төркем тынып калды.

 –       Мондый җаваплы минутларда тәртипсезлеккә ничек юл куясыз? Кем дәрәҗәсе буенча иң өлкәне? Бер адым алга!

Сары башлы, тәбәнәк кенә буйлы, капитан погоннары таккан берсе алгарак чыгып басты. Нәкъ шул чакта будкалар ягыннан Гершковичның йөгерә-атлый килгәне күренде.

 –       Галин, нинди башбаштаклык бу? Кайдан уйлап чыгардың ул тузга язмаган хәбәрне? Тынычланыгыз, иптәшләр, биш минуттан машина каршыгызга килеп туктаячак.

Рөстәм аңа таба борылып басты:

 –       Әһә, җәтмәгә үзе килеп капты. Алыгыз,  баракка илтеп ябыгыз! – дип әмере бирде ул капитанга.

Аптырап калган милиционерлар, нәрсә эшләргә дә белми, басып тора бирделәр.

 –       Их, селәгәйләр, котыгыз очтымы? Хәзер мин үзем, – дип, Рөстәм Гершковичка ташланды, тегене җиргә тәгәрәтте. Карап торучылар һушларына килеп,  аларны чак аралап алдылар, кул астындагы баулар белән сугыш чукмарының аяк-кулларын бәйләп тә куйдылар. Милиционерларны алырга килгән машина белән Рөстәмне дә шәһәргә больницага озаттылар.

Ни сәбәпледер, Гершковичның ил экраннарында барган яңа картинасы көтелгән уңыш яулый алмады. Тәнкыйтьчеләр бары яшь актер Галинның гына истә калырлык сәләтле уйнавын билгеләп үттеләр. Берничә режиссер яңа талант белән элемтәгә керү теләге белән, Гершковичка мөрәҗәгать тә итте.

Тик Рөстәм ул чакларда еракта иде инде, Казан каласының юләрләр йортында үзенең хыялый дөньясында яши иде. Розалинаның үкенечле үлеме шәһәр халкын хафага салды. Хәер, тикшерүчеләр җинаятьчене тиз ачыкладылар, кемнең кем икәнлеген белгәннән соң, эшне ябарга мәҗбүр булдылар. Рудик, терелеп чыккач, театрдан китте, ниндидер бер оешмага завхоз булып урнашты.

Тагын бер серле вакыйга булып алды. Рөстәмне больницага озатканнан соң, Виктория, Вика юкка чыкта. Соңыннан ишетелде: имеш, ул чая хатын Рөстәмне эзләп табып, шифаханәгә санитар булып эшкә кергән. Рөстәме аны танымыйча битараф калганын күргәч, үз-үзенә кул салган. Әллә дөрес, әллә ялган, анысы безгә караңгы.

Гершкович бүгенге көндә яңа картина төшерү уе белән янып йөри. Марахай авылында үзгәрешләр юк диярлек: һаман эшсезлек, һаман көмешкә куалар, Хәлфетдин авылны ямьләп йөреп ята. Теге бараклар күңелгә шом салып караеп торалар. Шушы урында нокта куярга да булыр иде. Тик бер тынгысыз уй авторга моны эшләргә ирек бирми: Кыпчакның рухы бит һаман безнең арабызда...

2004.

Фото: Freepik.

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (11)
Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: