Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2023, 22:54

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (2)

Русчалап сөйләшү безнең өйдә гадәти хәл санала. Бу әтиемне тагын бер кат түбәнсетү өчен дә кирәк, күрәсең. Чөнки әтием авыл егете.

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (2)
Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (2)

Күршеләребезнең төшенә дә кермәгән дип әйтүем шуңа, чөнки ул елларда кибетләрдә мин санаганнарның берсе дә юк иде. Булганнарына да озын-озын чират. Көн буе шундый чиратларда

торганда хәтта, «чираты килеп җиткәндә генә башы әйләнеп егылган икән», йә булмаса «чиратта торганда кысып кабыргасын сындырганнар икән, хәтта таптап үтергәннәр» кебек сүзләр дә сөйлиләр иде. Ул яктан чыгып караганда да минем әни бу мәшәкатьләрнең барыннан да азат булды. Әни никадәр

генә танырга теләмәсә дә, әтием бик юмарт куллы, мәгънәле кеше иде. Ул, мәсәлән, үзе кабып та карамый торган шоколадларны берәрләп, унарлап та түгел, йөзәрләп, тартмасы белән алып кайтты.

Әллә нинди фасоннарга кертеп, кырлап, сырлап дигәндәй эшләнгән матур банкаларга салынган, капкачы борып ачыла торган соклар, компотлар дисеңме, әллә нинди кыйммәтле балык консервылары,

ит ризыклары, бизәкле пакетлардагы печенье, конфет ише нәрсәләр дисеңме, хәлвә, варенье кебек тәмтомнар — рюкзактан чыгып, тау кебек булып идәнгә өелә иде. Әле шуның өстенә бер-берсеннән

икешәр-өчәр чиләк чыга торган кәгазь тартмаларга салынган мүк җиләге, нарат җиләкләре. Әтием аларны эштән соң Себернең сазлы, шомлы урманнарыннан, караңгы төшкәч, кесә фонарьлары яндыра-яндыра җыя торган булган. Арып-талып эштән кайткач та, җилекләреңә үтеп керерлек шул суыкта берәмтекләп чиләк-чиләк җиләк җыеп кара әле син! Ул да кеше. Эш сәгате беткәч, аның да җылы урынында ял итәргә хакы булгандыр. Әмма аның безнең янга бай итеп, мул итеп кайтасы килгән, күрәсең... Һай, без бала-чагалар ул вакытта бу җиләкләрнең нинди зур дәвалау көченә ия булган гаҗәеп

кыйммәтле нигъмәтләр икәнен башыбызга да китерми идек шул. Шуңа күрә әтиебез хезмәтенең олылыгын, аның кайгыртучанлыгын, тырышлыгын да күрмәгәнбез. Ә әни күрергә теләмәгән. Һәм бездә әтиебезгә карата тырнак очы кадәр дә рәхмәт хисе тәрбияләмәгән...

Әтием алып кайткан әйберләр әле болар гына да түгел бит. Менә эрбет чикләвеге. Анысы тагы нинди хәзинә?! Мин аны берәр уч, берәр уч итеп классташларыма да бирә идем. Якынракларына, ягъни

дус кызларыма, чикләвекле күркәләрне бүләк итәм. Күркәләр дәрәҗәлерәк. Беренчедән, карап торырга матур, икенчедән, чикләвеге дә өч-дүрт уч чыга. Иптәш кызларыма чәчәкле сурәтле буш савытлар,

укалы шоколад кәгазьләрен биреп тә абруемны күтәрә идем әле. Ә инде конфет, хәлвәләрне әз-әз генә каптырып та каратсам — мине сырып алалар, мин һәрвакыт игътибар үзәгендә. Чөнки сабакташларымның кайберләренең мондый ризыкларны хәтта бәйрәм вакытларында да ашаганнары юк икән. Шуңа күрә алар миңа һәрвакыт кызыгып, сокланып карый иде. Ә безнең өчен алар, әйткәнемчә,

артык кадерле әйберләр дә түгел. Алай дисәң, әнием, ни өчендер, әтиемнең туганнары килсә, андый әйберләрне бик еракка яшерә. Бервакыт якын әбием авылдан: «Яңа суйган итне сезгә дә авыз иттерәсем килде», — дип, иңсәсенә аллы-артлы зур сумкалар асып килеп керде. Үзе әйткәндәй, таш кебек авыр сумкаларын бушаткач, чәй куйдык. Шунда әни әбиемә авыз иттерергә дип алып чыга башлаган ассорти компотымны кулымнан тартып алды.

— Ни өчен шулкадәр дә юләр син, ә? Ничек бәләкәй генә булса да башыңны уйлата белмисең? Гел шундый компотлар ашап яталар икән дип сорап әтиеңне җәфалаячаклар бит, — диде минем әтиемне

кызгану хисемә басым ясагандай итеп.

Телемнән тартып әйттергәндәй:

— Ә без сорамыйча да бирик. Әтиемне тудырган бит ул, син безне тудырган кебек, — дидем.

Әмма бу «батырлыгым» өчен әбием киткәч ничек каһәрләнгәнемне үзем генә беләм...

Бер начарның бер яхшысы була, диләр бит. Нәкъ шушы сөйләшү, әнинең нәкъ шушы кыланмышы икенче яклап та күзләремне ачты. Шул көннән башлап безнең гаиләдә әтием ягы туганнарының әнием ягы туганнарыннан нинди зур аерма белән кабул ителүенә игътибар итә башладым.

— Үз туганнарыма никадәр бирсәм, шуның кадәр үк күчтәнәч алам, — дип мактана торган гадәте бар әнинең әтиемнең күргән-белгәннәре каршында. Ләкин әни алдаша. Хәтта нык итеп алдаша иде. Әтиемнең әнисе килсә (нигездә, әтием ягыннан ул гына килә дә), икешәр ай ашарлык ит күтәреп китерә. Казы, үрдәге, күркәсе, тавык-чебеше янына сөтен, каймагын, эремчеген алып килә һәм күп

булса икене кунып, бабагыз берүзе, маллар күп бит, дип кайтып та китә. Әле шул кунган кичләрендә дә үзе җегерләп алып килгән җептән кайсыбызга оекбаш, кайсыбызга бияләй бәйләп калдыра. «Бик җылы

булыр, Алла боерса, бик мамыклы бәрән җоныннан бәйләдем», — дип сөйләнә. Ә без аның бу сөйләнүләренә артык әһәмият тә бирмибез. Әни дә, туйдырдың инде дигәндәй илтифатсыз гына:

— Ярар, ярар, рәхмәт, — дип куя. — Барыбыздан да ныграк малаең тишә оекбашларны, шуңа күбрәк бәйлә! — ди.

— Йөрүе күптер, — ди әбием. — Ул киемнәрен бик сак, бик чиста кия иде үзе, — дип өсти.

Ә чынлыкта әни әтиемә дип бәйләнгән оекбашларны апасының иренә, малайларына биреп җибәрә дә алардан әйләнеп килгән тишекләрне, малаең туздырды дип, авылга озата. Дөрес, әбием: «Кая, килен, балаларның нинди баш сабасы, ямыйсы әйберләре бар», — дип, үзе үк сорап ала аларны. Һәм, әтиләре бәрәңгегә кайткач алып китәр, дип, үзе үк күтәреп алып та китә. Әмма минем шулкадәр тырышып, безгә ихлас күңеленнән булышып йөргән әбиемне алдаганы, аннан астыртын гына көлгәне өчен әнигә ачуым килә. Кыскасы, әтиемне генә түгел, аның әти-әнисен, туганнарын да яратмый минем әни.

Бервакыт әтиемнең сеңлесе, Бакуга барган җиреннән мохер җеп алып кайтып, үз кулы белән әнигә косынка бәйләп биргән иде. Аның да бу изгелеге үзенә явызлык булып әйләнеп кайтты.

— Җебен кыйбатка саткан! — диде әни, әбием бер килгәндә, косынкасын диванга ыргытып.

Әбием башта аңышмый торды. Аннан:

— Булмас, килен. Арттырасы килсә, чит кешегә саткан булыр иде, — диде. — Үз туганына арттырып сата димени?

— Оятсызлар шулай эшли, — диде әни.

— Тавыш чыгарма, килен. Күпмегә арттырган, әйт, үзем түлим, — диде әбием, кулъяулыгына төйнәлгән акчасын кесәсеннән алып.

— Кирәкми, синнән алмыйм мин аны. Тезләндереп, гафу үтендереп, үзеннән түләттерәм, — диде әни, бөеренә таянып. Халатының ике генә төймәсе эләктерелгәнлектән, ул шәрә юан ботларын аерып, әбием алдында бик ямьсез итеп басып тора иде. Әбием хәтта, йөзен яулык чите белән каплап, башын читкә борды.

— Хаталанма, килен, балаларымның андый гадәтләре юк, — диде әбием, бирешәсе килмичә. — Өч бала үстергәнегезне беләләр, сездән алырга түгел, җай чыккан саен үзләре бирергә тырышалар, —

диде.

— Балаларыңны фәрештә дип уйлыйсыңмы әллә? Мин бала тапмагач, гел минем гайбәтне сөйләдегез. Менә исбатладым мин сезгә үземнең кысыр түгеллегемне. Алардан да уздырдым, өчне

таптым! — диде әни, әбием алдында тагын да кыяфәтсезрәк хәрәкәтләр ясап.

— Исән булсыннар, килен! Бик рәхмәт табуың өчен! Баланы табу гына түгел, тәрбия итәргә, үстерергә дә кирәк әле аны, Алла ярдәменнән ташламасын! — диде әбием, йомшак кына итеп. —

Шикләнмә, килен, балаларымның берсе дә синең белән булышмады, кайда нинди яхшы табиб барлыгын белешеп, дәваларга гына тырыштылар үзеңне. Кая, китим мин булмаса, килен. Болай

тарткалашып утырырга дип килмәдем, — диде ул, кузгалып.

— Ак юл! — диде әни русчалап һәм туалетка кереп китте. Әбием артыннан ишекне мин бикләп калдым.

Ә әнинең туганнары килсә, безнең өйдә хәмерле табын кору, җир җимертеп сөйләшү, шау-шу, ыгызыгы башлана. Андый «бәйрәмнәр» атна-ун көн буена дәвам итә.

Салмыш вакытта әтинең дә теле ачыла. Бервакыт шулай баҗасы табын янында, әнигә ярарга тырышып булса кирәк:

— Булдырды минем балдыз, бөтен өшкерүче-төкерүче әбиләрне әйләнеп чыкса чыкты, барыбер үзенекен итте, тапты бит бала. Җиде елдан соң булса да тапты, — диде. Аннан соң, әтигә карап: — Йә,

баҗай, моннан болай активрак инде, давай. Бушка узган елларны куып җитәргә кирәк, — дип өстәде.

Әнием шунда:

— Ул үшән үгезгә карап ятсаң гел баласыз калырга мөмкин иде, — димәсенме!

Әтием сикереп торды да:

— Нәрсә, Динара минеке түгелмени? — дип сорады.

Әни кызарды. Ялгыш җавап биргәнен аңлады булса кирәк. Ләкин сүз инде авызыннан ычкынган иде.

Әтием артыннан баҗасы торып басты.

— Утыр әле, әйдә, тынычлан әле, әйдә, берне тотып куйыйк...

Ул арада әнинең апасы чәчрәп чыгып иренә ташланды.

— Кирәк-кирәкмәгәнне кузгатып син утырасың, тәпәч. Авызыңа керсә, ни сөйләгәнеңне белмисең, тавык мие ашаган нәрсә, — дип тузынды.

«Тавык мие» — аның яраткан сүзе. Димәк, тавыкныкы кадәр дә башың юк, дип әйтәсе килә аның иренә.

Әтием, кабатлап:

— Әйт син, әйт, нигә ярты юлда калдырасың. Димәк, минеке түгел, әйеме? — дип, басым ясап сорады.

Әни бераз уш җыйган иде булса кирәк — үзе әтигә ташланды.

— Менә, ишеттегезме, Динараны минеке түгел, ди. Оятсыз. Җирбит! Син ажгырып торган ир булсаң, мин җиде ел балага узмый йөрми идем, — дип тезде. Һәм үкереп елап йокы бүлмәсенә кереп

китте. Күңелсез ыгы-зыгы башланды.

Әтием тагын эчте дә үзалдына сөйләнеп утыра башлады:

— Һе, ажгырып торган ир? Әнә коляскадагы ирдән дә табалар, маясы урынында булса, — диде. Баҗасы ватык магнитофон кебек: «Баҗай, зурга җибәрмә, баҗай, зурга җибәрмә!» — дип, һаман бер

сүзне кабатлады. Әнинең апасы, йокы бүлмәсеннән чыгып, әтиемнең әнидән гафу үтенүен таләп итәргә тотынды.

Әтием, башын өстәлгә иеп утырган хәлдә:

— Нәрсә, үшән үгездән көтеп ятсаң булмый иде, диме? Менә сиңа иске авыздан яңа сүз. Кырын-кырын йөргәнен сизештерә идем инде мин аның. Тик яратам, сине генә яратам, аерылмыйк, дип,

алдыма тезләнеп елагач кызгандым шул. Аерылышырга биргән гаризамны кире барып алдым. Иртәгә суд була дигән көнне. Ышандым шул. Ә ул менә башка күсәк белән орды... — дип, үзалдына сөйләнде

дә сөйләнде әтием.

Әниемнең апасы, әтиемнең җилкәсенә таянып, хәйләкәр тавыш белән:

— Ул алай дип әйтмәде. Син үзең: «Динара минеке түгел», — дидең, бар, кереп гафу үтен хәзер үк хатыныңнан! — дип өндәде.

Әтием, торып, әни янына кереп китте. Әни караватка капланып елаган булып ята иде. Әнинең апасы сару кайнаткыч кирәкмәгән сүзләр белән мәсьәләне һаман катлауландыра торды.

— Сеңлем, тор, ирең тезләнеп гафу үтенергә керде яныңа, — диде.

Әтием, аңа каерылып:

— Нишләп әле мин тезләнеп гафу үтенергә тиеш? Мин, кемнән мөгез куйдырттың, дип сорарга кердем, — диде.

Әни кинәт кенә торып утырды да, бөтен көченә кычкырып:

— Мин синең белән сөйләшергә дә теләмим. Бар, күземә күренмә, ычкын моннан! — диде һәм тагын да үкеребрәк елый башлады.

Әти:

— Рәхмәт! Рәхмәт, күрергә дә теләмәгәч, — дип, әкрен генә атлап йокы бүлмәсеннән чыкты, өстәлдән алып бер стакан су эчте дә диван почмагына барып утырды. Һәм бераз телевизор караганнан соң, башын кыңгыр салып йоклап та китте.

Шушы вакыйгадан соң мин аларның кабат бу темага әйләнеп кайтканнарын белмим. Әмма әлеге сөйләшү минем күңелемдә тирән шик уятты. Ни дисәң дә, энем белән мин әтиемә охшаганбыз, ә менә

апам — холкы белән дә, йөз чалымнары белән дә башкарак. Шуның өстенә ул әллә нинди үзенә бертөрле усал да, тиз кызып китүчән дә. Мин аның бу сыйфатын әтине чын мәгънәсендә яратмавыннан чыгып та әйтәм. Әтием нинди дә булса киңәш яки үгет кебек сүз әйтсә, апа, урам малайларына кычкырган кебек итеп:

— Саруымны кайнатма! — ди.

Әни исә, апаның җавабыннан бик канәгать булып, бер кырыйда көлеп басып тора. Әтием эндәшми, тәмәкесен ала да ишек артына чыгып китә.

Русчалап сөйләшү безнең өйдә гадәти хәл санала. Бу әтиемне тагын бер кат түбәнсетү өчен дә кирәк, күрәсең. Чөнки әтием авыл егете. Русчасы аралашырга җитсә дә, әни белән апаның явыз теленә

җавап кайтарырга җитми. Аннан соң, әйткәнемчә, соңгы вакытта, гомумән, сөйләшмәскә әйләнеп бара ул.

Шушы вакыйгадан соң әнинең туганнары әтием өйдә юк чагында килә башладылар. «Бәйрәмнәре» әти югында үтсә дә, бурычын ул кайткач түләргә туры килә иде. Йә акчалата, йә аракылата. Әни аны

әтиемә, баҗаң эчте, дип аңлата, чынлыкта исә баҗа белән бергә апасы да, апасына ияреп әни дә бертигез чөмерә. Үзләре ялыкканчы торганнан соң, әни аларны балконда яткан мүк, нарат җиләкләрен

күтәртеп, эрбет чикләвеге, авылдан әбием алып килгән итләрне, оекбашларны биреп озата.

— Ярый әле килдегез, унбиш көн буена нишләр идем берүзем, — ди әни, рәхмәт әйтеп. — Балалар бакчасындагы тәрбияче кебек шушыларны саклап, беркая бара алмыйча яшьлегем үтә.

— Соң, чыккалап йөр, — ди апасы, сеңлесенең хәленә керергә теләгәндәй. — Унбиш көн буена алар да тик кенә йөрмиләрдер әле. Хәзерге ирләргә ышансаң?! — дип өсти кырын күзе белән үз иренә

карап. — Әллә сине генә уйлап, сине генә сагынып ята дип уйлыйсыңмы? Алар җыенысы бер чыбыктан сөрелгән. Әйбәт дип йөргән җизнәң дә әнә бертуган абыебызның хатыны белән...

— Беркем дә себерелмәгән, — ди җизни тиешле кеше, аның сүзен бүлдереп. — Хатын-кыз белән елмаеп исәнләшергә дә ярамый алдыгызда. Үз туганыгыздан көнләшеп теңкәгә тиясез...

Әнинең апасы исә, иренең сүзенә һич илтифат итмичә, сеңлесенә карап җыр суза.

Сары сандугач ник булдың,

Сайрамагач ник кундың?

Янымдагы яр булмагач,

Җан көйдереп ник тудың?

Сандугачым, гүзәлем,

Тибрәтмә тал үзәген.

Ятларны «гүзәлем» диеп,

Үзәгеңне өзәрмен!.. —

дип, берничә такмак та җырлап бирә. Апасы бик күп җыр белә, кирәк кешесенә мәҗлесләрдә такмак белән генә төрттерә иде.

— Ул безне түгел, әнисен сагынып кайта. Кайтып бер атна тора да тизрәк авылларына йөгерә, — ди әни, җырга бөтенләй дә илтифат бирмичә.

Якын бабам белән якын әбием үстергән бозау итен күтәреп китеп баручы кунакларыбыз эндәшми. Соң, сеңлем, ул малларга печәне, саламы кирәктер бит. Бәрәңгесе дә карамыйча үсми. Бөтен ашаганыгыз авылдан лабаса, дип берсе дә әйтми. Хәер, берсе дә диюем урынсыз. Чөнки ул да иренең телен күптән тешләткән булса кирәк. Аның ире дә әти кебек эчеп алса гына азрак сүзгә катнаша. Һәр

ике гаиләдә алар үзләре баш, үзләре түш. Гадел булсалар, баш булсалар да ярар иде дә... Әнә бит апасы һаман кирегә сукалый:

— Монысы аларның үги баласы булды инде. Эшләргә дисәң ул, ә бөтен тапкан-табынганнарын төпчекләренә агызып торалар, — дип, утка керосин сибә.

— Акчасын да шуларга кайтара дип уйлыйм әле мин аның. Юкса бирерләр сиңа бушка шулкадәр ит! — ди әни, ниндидер уйчанлык белән.

— Билгеле шулай, — ди апасы.

Һәм, ниһаять, алар утырган автобус кузгалып китә.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: