10
– Син авырмыйсыңмы, җаным?
Мин хатынның бу соравын башта ишетмәдем. Дөресрәге, аның сүзләре колагыма керде дә, аңыма барып җиталмыйча, эреп юкка чыкты. Шуңа күрә игътибарсыз калдым.
Гомумән, соңгы мәлләрдә мин игътибарсыз, таркау һәм битараф бәндәгә әйләндем. Мин стена аша бер җөй калдырмыйча үткән кебек, тормыш та минем аша бер эз калдырмый үтә иде.
– Ник дәшмисең, җаным? – дип кабатлады хатын. – Чирлисеңме әллә?
Мин аның чиксез сөю һәм хәстәрлек белән балкыган йөзенә карадым да юатырлык, бөтен шик-шөбһәләрен оныттырырлык ягымлы сүзләр әйтәсем, аны куеныма алып иркәлисем килде. Тик урынымнан кузгалырлык, телемне әйләндерерлек көч тапмадым. Дәшми калдым.
Ул озак кына миңа карап торды. Чәчләремнән сыйпап алды. Башымны күкрәгенә кысып иркәләде. Бу мизгелдә чиксез рәхәт булырга тиеш иде, үземне шулкадәр яратучы, кайгыртучы газиз җан барлыгын тоюдан күңелем күкләрнең җиденче катына менеп кинәнергә тиеш иде. Тик мин бер тойгы да кичермәдем.
– Юк, чирләмим...
– Ни булды соң, җаным? Син бит элек болай түгел идең.
– Арыганмындыр...
Мин инде бик күптәннән бер эш тә эшләми идем. Арырлык сәбәп юк иде. Тик мин инде элекке мин түгел идем.
– Ял итәргә кирәк сиңа, бәгърем!
– Ял итәргә?
– Соңгы вакытта бигрәк ял белмәдең. Кем идек тә, кемгә әверелдек. Барысы да бит синең аркада.
Мин дәшмәдем. Бүлмәдәге затлы чүп-чарларга күз йөгертеп чыктым. Һәм кайчандыр бик бәхетле булып мәгарәдә яшәгән адәм баласының шундый юк-барларга исе киткәненә аптырадым. Һәм күңелдән генә кабатладым: «Кем идек тә, кемгә әйләндек без...»
– Бәлки, авылга кайтып килерсең?
Авыл турында уйлауга, мин дертләп киттем. Шушы маҗараларга юлыкканнан бирле, әти-әни турында бөтенләй дә уйламаганмын ич. Ә бит киткән чакта: «Берәр айдан кайтырмын», – дип киткән идем. Алар анда карт та кортка булып ялгызлары гына гомер итә. Картайганнар инде. Ярдәмгә дә мохтаҗлыклары зур. Киртә-кураларны төзәтәсе, мунчаны сипләп саласы бар иде. Ә мин онытканмын...
– Авылга?..
– Әйе. Шәһәр шау-шуларын онытып торырсың...
Фото: 2023-foto.ru