Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2023, 12:11

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (5)

Гүя мин үсмер кыз мәхәббәте кичерәм: үзем егеттән оялам, үзем аңа тартылам. Әмма аулак өй турында хыялланырга да куркыныч иде.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (5)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (5)

Без нәкъ вакытында аерылдык. Лагерь бинасының өйалдында гөлт итеп ут кабынды. Баскычка киерелә-киерелә күлмәктән генә Гаян чыгып басты.

— А-у, Диләрә-ә-ә! Син кайда?

— Тс-с, шүрәлеләрне өркетәсең? — Мин, үлән ерып, бинага табан чаптым.

— Фу, төн бигрәк салкын! Капыл гына йокым качты, синдә дару юк микән дип бүлмәңне шакысам, урын-җирең тузгыган, киемнәрең чәчелгән, җен урлады мәллә, дим.

— Кем дә урламады. Урман һавасы сулыйм.

— Һи, әкәмәт инде сез, шәһәр кешеләре. Ул һаваны кайсы тишекләргә тутырасыздыр. Әллә сез үлчәмсез инде, тәүбә-әстәгъфирулла. Керәсезме, Диләрә? Бүген сакчыбыз юк, аланда бик хозурланма, бүре абзый ботарламасын. Равилнең әнкәсе каты чирләгән, ди.

— Үлгән… — Мин әз генә тотылмадым. — …Үлгәндер, бәлки.

— Озак интекте, мескенкәем. Энекәй белән апакай тынышалмады. Туганнары өйләндермәкче, ә бусы… Карале, Диләрә. Синдә яучылык сәләте бардыр, иеме? И җайлы җир бу урман, кавыштыр безне Равил Сәйдәшевич белән, җә! Үләм мин шул егет дип саргаеп! Каным кайный, малай.

«Нишли бу җүләр кызый?! Ник ул йөрәгемә пычак белән чәнчә? Әле мин егетнең ут-кочагыннан чыгып суынып та өлгермәдем, әле мин аның сулышына кушылып сулыйм».

Чү, монда мин юләр идем. Кем белән ярышам, ә?! Гаян яшь, Гаян чибәр…

— Кавыштырасыңмы, Диләрә?

— Мин — начар яучы, сеңлем. Үзең егетнең йөрәгенә юл тап.

— Һе, тап, имеш. Әйдә өйрәт. Син ушлы хатын. Директор кызы өчен бик майлы калҗа бит ул Равил!

Һай, ирләр йөрәге мәсьәләсендә мин тәҗрибәсез идем, чөнки элек мәхәббәт учагын кабызыр өчен шырпы да сызып карамадым. Минем бу дөнья өчен бик җайсыз кеше икәнлегем шуннан да беленә иде.

— Чынлап та салкын икән, — дидем. Миңа бәйләнчек Гаяннан арынырга кирәк. Аннан, мин бит бербөтен түгел, кабыгым гына гәүдәмне тотып тора, ә җаным егет белән ияреп киткән иде.

Ул тагын шылтыратты. Мин, баягы хисләрне бастырырмын да Ходай биргән гомеремне элеккечә салкын, битараф дөнья чыраена текәлеп яшәп бетерермен дип, юрган астында бер өшеп, бер туңып ята идем. Телефонга да кагылмадым. Әй, үзеңне алдаудан ни мәгънә?! Әнә, күземне яшькә манчып, күңелемдә сагыну бөреләнә иде. «Сагынуымның яртысын сиңа күчеримме, Диләрә?» Күчте инде, егет, күчте…

Иртәгәсен телефон янә телгә килде. Алмадым… Курку тәнемне куыра иде. Егет, каһкаһә белән көлеп: «Шаярдым», — дисә?

Алан сукмагында ясанган-бизәнгән, бәләкәй сумкасын иңенә аскан Гаян белән маңгайга-маңгай бәрелешә яздык.

— Уф, иртүк һава сулый шәһәр кешеләре. Минем Кәкре Күлгә — Равилләргә йөгереш. Апасына шылтыраткан идем, әнкәй вафат, бүген җирлибез, ди. Менә кайчан егеткә мин кирәк ул! Юатырмын, иркәләрмен, кайгысын бүлешермен. Шәт, син әйткән туры юл йөрәккә шунда салыныр.

Көнләшү дигән әче әрем тәмен татымаган идем. Тамакны өтеп, йөрәкне тырный икән.  Юата, иркәли, димәк. Ә миңа егет шылтыратканда «әйе» дип эндәшергә дә горурлыгым кушмый. Һәм мин хәзер генә берничек тә үземне үзгәртә алмыйм.

«Тукта, барма! Минем җаным аның янәшәсендә! Тимә безгә, аерма безне, җилбәзәк кызый!» — Бу минутларда мин булып өзгәләнә-өзгәләнә урман кычкырды, алан кычкырды, кошлар кычкырды…

Ярты көн инә өстендә биедем. Күз алдымда Равил белән Гаян иде. Күр, кочаклашалар, күр. Кыз елан кебек беләкләре белән егетнең муенына урала. Хак, мин куркыныч яшьтә идем. Көнләшүем дә бүтәннәрнекенә охшамаган, үземне эчтән кимерә-кимерә газаплый идем.

Егетнең йөрәгенә юл ярам дип шапырынган чибәркәй борын салындырып кайтты.

— Дорфа, төпсә, тәрбиясез бит ул Сәйдәшләр оныгы. «Җанашым, кайгыңны уртаклашам», — дип кочакламакчы идем, «Синең җанашың — урамдагы багана», — диде. «Нишләп аяк астында буталасың? Диләрәгә булыш әнә», — диде.

— Шулаймыни?!

Урман «уф» дип җиңел сулады, алан кул чәбәкләде, кошлар чыркылдап көлде. Дөньяның караңгы чырае яктырып, җанымны сөенеч биләде. Аһ, бу мәкерле хатын-кыз. Мин шуның берсе идем ләбаса!

Равил икенче көнне кичкырын пәйда булды. Без Гаян белән, сөлгеләр тотып, күлгә төшеп бара идек.

— Әллә су коенасызмы, кызлар? Күкенең тамагы карлыккан бит инде, — диде ул, күңелсез генә. — Аннары, күл белән шаярырга ярамый, дигән идем. Берәүләргә…

«Берәүләр» мин идем, әлбәттә.

— Су пәрие табаныбызны кытыклар дисәң, әйдә, син ярда сакта тор!

Гаян егетнең җилкәсенә сөлге япты.

Мин җиргә әллә бастым, әллә юк. Гәүдәм сукмактан оча. Ул янәшәдә, ул янымда! Аның күңелсез кыяфәте бәгыремне телгәләсә дә һәм мин берничек тә аны юатмасам да, иңнәремдә бәхет канат җилпи. Дөньяны җебеткән яңгырдан соң кинәт кенә эсселәткән иде. Тәннең суда суынасы килә. Тик мин Равил алдында чишенергә оялдым. Ул күлгә карап утырды. Тиз-тиз генә киемнәрен салып ташлаган Гаян юри егет каршында сыргалана-боргалана башлады. Әйе, аның гәүдәсе сылу иде… Мин тагын көнләштем бугай, йөрәк чәнчеде. Егет күзе белән генә чибәркәйне ашый дисәм… Йа Ходай, ул башын тезләренә куйган да мине күзәтә иде. Әйтерсең мәктәп үрмәкүче икебезне тоташтырыр өчен арага җеп үрде. Беркайчан да ирләр карашыннан тетрәнгәнем юк иде. Аның күзләре мине ярату белән коендырды.

— Равил белән аулакта калдыр, яме. Кит, яме. — диде Гаян, колагыма пышылдап.

Кыз, балык сыман, күлгә сикерде.

— Нихәл син?..

Җаным тоташ ут иде.

— Әнкәйне җирләдек. Рөхсәт итсәң, иртәгә апага әйберләр ташыр идем. Коръән мәҗлесенә анысы-монысы кирәк, ди.

— Әй, син тагы! Әлбәттә, бар. Рөхсәт сорап килмәскә иде инде.

— Күрәсем килде, Диләрә. Сине…

Гаян судан башын калкыта да безгә кул болгый, ә аның ишарәсе миңа гына аңлашыла иде.

— Мин… мин теге камышлы тирәсендәрәк йөзәм, — дидем.

Равил дә кузгалды.

— Миңа да вакыт. Апа тиргидер. Төнлә уникедән соң алан очында көтәм, Диләрә.

«Һи, тәки Равил белән кавыштырмадың инде! Тереләй саргайтып үтерәсең инде!» — дип үпкәләгән Гаянга ничек серемне түгим ди?! Ялкыны чәчрәмәсен дия-дия, курка-курка мәхәббәт учагына якынлашканда кеше хәлен уйлыйсыңмыни ул!

…Төнлә яшь кызлар җитезлеге белән тәрәзәдән чыктым. «Алайдыр, болайдыр» дигән икеләнүләрдән узган идем. Алан түшәме бик тәбәнәк, йолдызлар чекерәя-чекерәя миңа карады. Үртәдеме, көлдеме? — Тик үзләренә мәгълүм иде.

…«Алан» миңа куенын ачты. Ул кайнар иде, дәртле иде, чөнки бәгыремнең кочагы иде.

— Сагындырдың, шәһәр кызы, — диде ул.

 

4

Казаннан юксынып дусларым кайтты. Без, гомер сукмагыннан атлаган дүрт җан, холык-фигыльләребез төрле-төрле булса да, бер башак бөртекләре идек. Кызлар башта минем «башбаштаклыгымны» хупламыйча аһ-ваһ итенделәр дә эшкә ябыштылар. Зәрия мунча якты, Гөлия бәлешкә ит-бәрәңге турады, ә Гөлсирә белән без ишегалдында кибеп саргайган үләннәрне йолкып яндырдык. Гөлсирә арабызда бердәнбер ирле хатын иде. Миңа аның белән җиңел дә, рәхәт тә, чөнки ул сөяркәләр белән мактанып саруымны кайнатмый.

— Сине башбаштак дип ачуланды. Кинәт кенә авылда укытырга калуың сәеррәк, Диләрә.

— Тугани апа йорт-җирен минем исемгә яздырган бит.

— Сат! Син — шәһәр кызы, камырын ничек кенә кабартсаң да, авылда ипиең уңмас. Әнә Мәслик, шәп кеше белән таныштырам, ди. Заманында Президент ипподромында чабышкы атлары тәрбияләгән, ди.

Мәслик Гөлсирәнең ире иде.

— Миңа сөяркә кирәкми, сердәш. Ат белән мавыгучылар бигрәк тә.

— Нинди сөяркә! Ялгыз, ди, ул. Хәзер ялда, ди. Караватың кырыена ат бәйләмәс.

Шунда капканың келәсе шылт итте, һәм бер кочак әйбер күтәргән Равил килеп тә керде. Ә мин аны дусларымнан яшермәкче идем… Ул минем иң тирән серем иде.

— Кунакчаңда кунаклар икән, Диләрә.

Егет тә уңайсызланды.

— Әйе шул.

— Болар сиңа. — Равил тартмаларны юылган баскычка куйды. — Дәфтәрләр, кәгазьләр, каләмнәр. Йә, хушыгыз, кызлар.

Капка ябылгач та сизгер Гөлсирә:

— Карасуга берегүең аңлашылды хәзер, — диде. — Бу яшь әфәнде сиңа гашыйк!

— Кит әле, сердәш. Хезмәттәш кенә ул. Мәктәптә кирәк-яраклар бүлгәннәр дә, минем өлешне китергән.

Гөлсирә учымдагы үлән валчыкларын кагып төшерде.

— Син үз савытыңа сыймыйсың, Диләрә. Күзләрең сәер яна. Сак бул, яме!

«Сак бул…» Ник?! Нигә?! Минем дә берәр тапкыр яратырга хакым бар лабаса! Тыелмадым түгел, тыелдым. Хисләремне төреп, кыса-кыса бәйләдем, ә төеннәр, әфсен укып өргәндәй, кинәт кенә чишелде-таралды. Лагерьдан соң мин, шәһәргә таясы кеше, директор: «Бездә укытучыларга кытлык, кал», — дигәч, әз генә дә ялындырмадым, киресенчә, күңелемдә шатлык-сөенеч тыпыр-тыпыр биеде.

«Ярар», — дип әллә ничә мәртәбә кабатладым бугай. Мин Равил белән араны өзә алмадым! Инде үземне «җүләр» дип әрләүләрдән дә арыдым һәм, тәкъдиремә буйсынып, тып-тын гына яраттым… Авыл көзләре эчпошыргыч күңелсез, яңгыр ява, юл пычрак, кичләре караңгы, диләр. Ә мин шушы елак-мыжык көннәрне, мөгаен, кояшлы җәйләргә дә алмаштырмас идем. Чөнки дөньямны балкыткан кешем гел янәшә иде. Янәшә иде… Ә моның ни дәрәҗәдә авыр сынау икәнен белсәгез икән! Чит-ятлар сизмәсен өчен күзләр генә очраша. Авылда яшерен эш юк, һәммәсе дә уч төбендә ялтырап ята. Ә безгә ничек тә яшерергә кирәк! Коридордан үткәндә, җыелышларда, бәйрәм табыннарында хыялда үрелгән җеп аша гына җаннар бер-берсе белән тоташа. Гүя мин үсмер кыз мәхәббәте кичерәм: үзем егеттән оялам, үзем аңа тартылам. Әмма аулак өй турында хыялланырга да куркыныч иде.

Сәрбиназ карчык:

— Ялгыз хатынга җен ияләшә, — дип, миндә төн куна, ә югары сыйныф кызлары утырмага җыела, Гаян исә минем кулым белән һаман егетне ауларга маташа иде.

— Теге карчыкны биздер, кичкә Равилне чакыр. Аннары үзең өч-дүрт сәгать урамда йөр, сез, шәһәр кешеләре, һава суламаса тончыга, — дип җелегемне киптерде кыз.

Ә мин аның теләген үтәсәм, яраткан кешемнең күңеленә төкерер идем. Әлбәттә, егет ачудан Гаянны тәрәзәдән атачак. Рәхмәт яугыры, Сәрбиназ карчык усал иде.

Ул, кызның мәкерле ниятен сизгәндәй, таягы белән идәнгә кадый-кадый:

— Мин күршем Мәүлидә ызбасында күз дә, колак та, ватый. Миңа кысанланмагыз, оланнар, — диде.

Беркөнне укытучылар бүлмәсендә ничектер Равил белән икәү генә калдык. Егет:

— Йөз сакчы бастырып кечкенә утрауга япканнар диярсең. Керфегең селкенсә дә сакчы күрә. Былтыр заманнан бирле кулыңны да сыйпаган юк. Син шундый мөнәсәбәтләргә ризамы, Диләрә? Фатир хуҗасы Тимерҗан бабай иртәгә район үзәгендәге кызында куна, ди. Караңгылаткач кил әле…

— Юк, ярамый!

— Нишләп ярамый? Без бер-беребезне яратабыз бит, Диләрә! Мәхәббәттә гөнаһ юк ул.

— Бар. Әгәр ул урланган булса, мәхәббәттә дә гөнаһ бар.

Егет урындыгына сыймады.

— Йә, әйт, без аны кемнән урладык соң? Син дә, мин дә ирекле түгелмени?

Йөрәгемә боз кисәге кадалды. Дөрес, Равил белән мин ирекле. Ләкин без барыбер карак! Без еллардан урлап яратабыз. Егет минем яшь чактагы елларыма кул суза, ә мин аның бүгенгесенә ымсынам. Бездә тиңлек-тигезлек юк!

— Болай гөнаһ дисәң, никах укытабыз!

Нәкъ шул вакытта ишектән Гаян атылып килеп керде.

— Уф, аяк асты лыш измә, итекне суыра. Нәрсә укытабыз дисең, Равил Сәйдәшевич?

— Гаян ише наданнар аркасында фәннәрне начар укытабыз, дим. Дәресеңә соңардың, йокы чүлмәге!

Егет бик дорфа, ләкин кызның да тиресе калын иде. Ул хихахайлап көлде дә:

— Киләчәктә, шәт, парлап йокларбыз әле, — диде. Ул яңа ауга әзерләнә иде бугай.

Кичкә табан кыз миңа:

— Бүген өең буш, Сәрбиназ кортканы аргы оч Фатыйма әби кунарга дәшә, —  диде. — Син, дускаем, фәлән сәгатькә Равилне үзеңә чакыр.

Мин һаман егетнең тәкъдименнән айнымаган идем. «Никах укытабыз», — дип шаярмады ул. Йа Ходаем, туры юлдамы без? Адашмадыкмы без?!

Бәйләнчек Гаян җиңемнән селкеде:

— Чукрак мәллә син, Диләрә?

— Әзрәк горур бул син, Гаян.

— Нинди горурлык турында сөйлисең, дускаем? Хәзерге егетләрне көчләп үзеңә ябыштырмасаң, алар сакалы агарганда да өйләнми! Син теге заманнар белән чагыштырма, ул чакта чын егетләр олау-олау иде. Бүген яртысын, ирләр чутыннан сызып, чүплеккә генә илтеп түгәрлек. Кайсы зәңгәр, кайсы эчкече, кайсы зәгыйфь! Шушы авылда күзгә кырып салырлык бер Равил бар!

— Ул сине яратмый!

Уйланган кыз бала өчен дәлилем көчле, әмма Гаянның башында җил уйный иде.

— Директор кызын да сөйми Равил. Моңа карап кына директор апабыз өметен өзмәде. Булачак киявем дип әнә, аңа хезмәт дәресләре өстәде.

— Равилне үз өеңдә кабул ит, — дидем.

— Ай-һай, бәгырьсез син, Диләрә. Туктале…

Мин туктамадым, пычрак ерып, Сәрбиназ әбиләргә чаптым.

— Ялгызым гына йокларга куркам, әбекәй, — дидем.

Кунакка җыенган карчык ак шәлләрен чиште.

— Җәсти Патыйма үпкәләмәс, шай, — диде. — Аңа, бакчи, ияләшәсе җен-пәри анук ияләшкәндер.

 

(Дәвамы бар).

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: