* * *
Комлыкта уйнап йөргән җирдән биш яшьлек Рөстәм җен ачуы белән көрәген атып бәрде:
– Җитте! Ялыктым!
– Рөстәм, алай ярамый бит инде, – дип йөгереп килеп җитте тәрбияче Гәүһәр апа. – Син хәзер зур егет ич, үз-үзеңне тиешенчә тотарга өйрән.
– Рөстәм шикле күзләрен тәрбиячегә төбәде, ә бераздан чиксез тәвәккәллек белән өстәп куйды. – Мин – зур егет!
Бер мәлгә аптырабрак алган Гәүһәр апаның йөзенә елмаю кунды:
– Әлбәттә, зур егет!
Ул арада уен мәйданчыгының теге очында чыр-чу килгән тавыш ишетелде һәм тәрбияче шунда ашыкты. Ә Рөстәм горур караш белән төркемдәшләрен барлап чыкты да якындагы атынгычта борынын казып утырган Айгөл янына килде:
– Син зур кыз, әйме?
Айгөл бер мәлгә сүзсез калды. Борынын тартып куйды.
– Ыһ-һы! – дип башын какты ул. Һәм бармагын күлмәк итәгенә сөртергә тотынды. Шул арада Рөстәм аның битеннән үбеп алды.
– Дулак! – дип елмайды кыз. – Зул кешеләл иленнән үбешә ул.
– Ярый, – Рөстәм сүзне икенчегә борырга ашыкты. – Синең белән сөйләшәсе бар, Айгөл. Җитди итеп.
– Юк, киләкми... Талашыл алдыннан гына җитди итеп сөйләшәләл... Ә мин синең белән дошманлашылга теләмим...
Рөстәм елмайды...
Алар атынгычка янәш утырып беркадәр сөйләштеләр дә Айгөл кызлар янына, ә Рөстәм егетләр арасына атлады. Беркадәр вакыттан төркем икегә бүленде. Малайлар да, кызлар да үзара җанланышып нәрсәдер пышылдаштылар. Ара-тирә тәрбияче Гәүһәр апа ягына да карап алгаладылар. Ә уен вакыты тәмамлануга, төркем яңадан бердәмләште.
Фото: freepik.com