Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2023, 09:49

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (15)

Иртән торып тышка чыксам, Кар яуган көрәгемә. Кар яумаган көрәгемә — Кан сауган йөрәгемә!

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (15)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (15)

(Дәвамы. Баштагы өлешләрен сайттан карагыз.)

 

Үз ягыма кайтам!..

Тиздән кайтып җитәсен уйлап, кыз алга бара. Башында бер генә уй: тизрәк бу каһәрле яклардан ераккарак китәргә...

Менә бераздан алда тоннель күренде. Эчкә кертмәячәкләрен тиз аңлады Нурия — кораллы сакчы арлы-бирле йөргәне төсмерләнә.

Туннельгә кергәндә, поезд әкренәя, эләгергә дә була бит! Сугыш елларының каты законнары сак булырга өйрәткәнгә, ул якка якышлашмавың хәерлерәк...

Юлында очраган бу каршылыкны да кыз үзенә хас тәвәккәллек белән хәл итте: таулар өстеннән атларга! Сакчының туннель эченә кереп китүен көтеп тора да кешеләр йөргән бер сукмак буйлап югарыга омтыла.

Чыршы, каен агачлары каплаган бу тау башында да урман кисүчеләр очрый. Алар кая баруын сорашырга, төпченергә тотыналар. Боларына Нурия тулырак җавап бирә:

—Абыем трудовой армиядә. Ашау илтеп бардым. Кайтканда, вокзалда төн кунганда, кошелёгым белән документларымны урладылар...

Тоннельле тауны үткәч, бер вокзалга килеп җитте. Көн җылы. Скамейкага утырып, күңеле бераз күтәрелгән кыз чабаталарын салды да сукно өсле туфлиләрен киеп куйды. Тузып барган чабаталарын аркага асар өчен җайлаштырылган төенчегенә кадерләп салып куйды.

Күзәтеп утыра башлады. Бераз аякларын ял иттергәч, вокзал эченә керергә булды. Килеп керсә — вокзал шыгрым тулы. Кеше өстендә кеше, дигәндәй, бер җирдә дә буш урыннар юк. Алҗыганлык үзенекен итә шул: тәннәре-аяклары ял сорый.

Кыз күзләре белән ятарга урын эзли башлады. Бер ишек төбендә генә бушлык күренә, һәм Нурия шунда барып ятып, башын котомкасына терәде...

Бу милиция бүлмәсе ишеге турысы булган икән. Бервакыт ботларына тибү тоеп, кыз уянып китте. Күзен ачып караса — милиция киемендәге кеше басып тора. Йөрәге жуу итеп китте! “Дай пройти!” — дип кычкырды берсе. Торып, керергә юл бирергә туры килде. Кире ятып, янә йокыга талды...

Тагын уяттылар: тегеләр чыгарга ишекне ачалмыйлар икән...

Вокзалга якын килгәнче, чабатасын салып, аягына чүәкләрен киеп куйган булганга, тәртип сакчыларының игътибарын җәлеп итмәде. Тимәделәр, тотып япмадылар...

Һәр тукталган поезд тавышына уянып, Нурия торып утыра, моны күреп торган бер хатын кая кайтуын сораша башлады:

—Мин дә Башкириягә кайтам. Безнең поезд иртән генә килә. Уятырмын, — диде.

Нурия тынычланып йокыга талды...

Поезд килеп туктады. Бөтен кеше тышка чыгып йөгерде. Нурия дә шул кешеләр агымына кушылды. НКВД сакчылары күрмәгәндә генә, поезд кузгала башлагач, “тормоз” диелгән баскычлы җиренә менеп төялделәр. Бер вагон баскычында — бишәр-алтышар кеше. Кулыңны ычкындырсалар — җиргә мәтәләсең!

Озакламый бер күпергә барып җиттеләр. Сакчылар күп. Поездның йөреше әкренәйде, һәм вагоннарның ике ягына баскан сакчылар кешеләрне тотынып барган баскычларыннан сыдырып төшерә башладылар. Берничә минутта поезд “тазартылды”.

Аптыраудан нишләргә белми торган Нурия янына бер яшь кыз килеп басты. Күз карашлары очрашып, бер-берсен баштан-аяк карап чыктылар. Үзенеке төсле кыска пальто кигән кыз күптәнге танышы кебек тоелды.

 Шул арада, күпергә таба атлаучыларны шарт-шорт мылтыктан атып куркыткач, “билетсызлар” урман эченә таралды. Ату тавышлары тынгач, батыраеп, берәм-сәрәм урманнан чыга башладылар.

Бергә кайтучы хатыннар, спекуляннар булса кирәк, үзләренә ияртмәскә тырышалар. Араларында бик кызу канлы кыз-хатын бар. Шул:

—Безгә иярмәгез! — дип акыра. — Пычагым булса, айкалап куяр идем мин сезне...

Нурия үзе янында утырган яшь кызга эндәште:

—Әйдә, кызыкай, кирегә китәбез, берәр станса очраганчы, — диде, берничә чакрым ераклыкта калган тукталышларын искә алып. Икәүләп урман эченнән чыктылар. Алга таба да качып ятуның мәгънәсе юк: беркем эзәрлекләми, һәм поезд да  монда туктамаячак...

Шул урынга килеп җиттеләр. Бу кечкенә вокзал булып чыкты. Вывескасы бар. Укыдылар: “Саранский завод” дип язылган. Вокзал бинасы югарыда, анда озын баскычлар алып менә. Саклык белән генә өскә күтәрелделәр. Беркем күренми. Сак кына басып, эчкә үттеләр. Тынлык. Бер почмакта су багы тора. Тимер кружка белән туйганчы су эчтеләр. Кире тышка чыгып, күтәрмәгә утырдылар. Боларның тәвәккәллекләрен күреп торган башка качкыннар да, берәм-берәм урманнан чыгып, ишегалдына җыелдылар...

Күп тә үтми, вокзал алдына бер товар поезды туктады. Озак уйлап тормыйча, ике татар кызы вагоннар астына кереп посты. Поездның көпчәкләрен тикшереп йөрүче (осмотрщик) турыларыннан узып киткәч, болар тәбәнәк платформадагы тимерләр арасына менеп яттылар. Поезд кузгалгач кына, яңадан сөйләшә башладылар. Дүртөйле кызы булып чыкты Нуриянең юлдашы. Арыганлык күп сөйләштертми — тиздән кайтып җитәселәренә ышанып, йокыга талдылар.

Бер станцага килеп җиткәч кенә, уянып киттеләр.

Вокзал утлары күренә. Таң сызылып килә.

—Кызыкай, бу Яңавыл түгелме икән? — ди Нурия, платформадан төшә башлап.

Нуриянең эчке тоемлавы дөрес булып чыга. Вокзал ягына бераз атлагач, Яңавыл икәненә тәмам ышангач, Чапаев урамына борылдылар.

Галимә җиңгәсенә сөенеп барып керделәр. Котомкаларында бераз калган ашамлыкларын чыгарып өстәлгә куйдылар да, хуҗабикәнең төрле сорауларына җавап бирә башладылар.

Ничәмә көнме, әллә айлармы тоткынлыкта булуларын сорады, ашау-яшәү шартлары белән кызыксынды. Ләкин жәлләү-кызгану сүзләрен ычкындырмады, үзе дә күпне күргән Галимә. Уен-шаяруга борып, барлы-юклы ашамлыкларын өстәленә куеп, чын кунак итте. Кайту газапларын искә алу да, барыбер, күңелле иде!

Үзләре коры утын йомычкаларын җыеп кереп, тимер-мичкә ягып, булган оннарыннан иң гади генә ризыкны пешереп туенгач, Дүртөйле кызы:

—Азыгым кайтып җитәрлек әле, ул-бу булмаса, Алла бирсә, иртәнгә өемә кайтып җитәм, — дип хушлашты.

Нурия шул кызны эзләп караса да, язмыш юлы аларны башка очраштырмады...

 

Тагын урман эше!

Беренче ерак сәфәрдән кайтканнан соң Нурия бераз качып ятты. Ләкин авылда андый хәбәрне озак яшереп булмый шул! Качып кайтканнар, барыбер, яңа “вербовщик” килгәч, тагын тотып җибәреләләр.

Озак ял иттермәделәр. Район җитәкчелеге тагын яңа эшче көчләре таләп итте. “Яшь Көч” колхозыннан партия күрсәтмәләренә ярашлы 15 кеше соралды. Бу юлы инде Нуриягә Соликамски якларына юлланырга туры килде.

Тагын Яңавыл вокзалы, тагын шул ук товар поезды. Сак кына белдерелгән ризасызлык авазлары.

Эрбеткә барганда ишеткән җыр кызның колагына тагын ишетелгәндәй булды:

Иртән торып тышка чыксам,

Кар яуган көрәгемә.

Кар яумаган көрәгемә —

Кан сауган йөрәгемә!

Чуен юл буенча сузылган баганалар бер-бер артлы артта кала. Тынчу вагон һавасы тамак ачуларын да оныттыра...

Бер кырыйда торып калган биек тоз таулары, сары-соры төскә кергән табигать кочагында пәйда булган ак кар өемнәре шикелле, гаҗәеп бер күренеш барлыкка китерәләр... Транспортирлар бертуктаусыз эшләп тора. Кар яугандай, тоз бураны оча...

Станциядәге кибеткә кереп, Нурия маргарин мае сатып алды да, сохарига сылап ашап куйды. Әзрәк кенә тамагы ялганды...

Тиздән атына атланып килеп җиткән урман хуҗасы кузгалырга боерды. Стансадан урман эченә җәяү атлап, бер сәгатьтән яңа эш урынына — “Красноусольский леспромхоз”ның бер делянкасына — килеп җиттеләр.

Төшке ашны ашагач та, пычкылар белән “коралланып”, хезмәт десанты агач кисү эшләрен башлап җибәрде.

Ике кеше колачы җитмәгән каеннарны ега башладылар. Нурия үзенең күршесе Мәшүдә белән бер пычкыны тарталар. Агачларны гел бер тарафка таба аударырга кирәк — якында эшләүче башка кисүчеләр өстенә ялгыш төшмәсен өчен! Агачны кискәндә этеп торыр өчен, озын колга саплы багорлар кулланыла. Эткән якка гына да аудара алмаган чаклар булгалый.

Мәшүдә үзенең сеңлесе Зөләйханың шулай ялгыш агач басып үлүен күз алдына китереп, бик игътибарлы булырга тырышты. Туганының: “Без сине кисәргә килдек, ризасыңмы?” — дип, килеп кочаклаган агачы басып үтергәнне уйлап, йөрәге “җуу” итеп алды...

Ауган агачлар шунда ук ботарлап ташлана. Ботаклар, өемнәргә өелеп, яндырылып барыла. Чистартылган агач кәүсәләрен махсус транспортёрлы тракторлар тарттырып алып китәләр.

Урман киселгән урында агач төпләре генә тырпаеп утырып кала...

Шушы эшләр белән берничә атна үтеп китте. Зур гына баракта яшиләр. Миче бар, электр лампалары белән яктыртыла. Ләкин моннан ничек тә кайтып китү уйлары күңелне талпындыра...

Шулай итеп, бу эш урыныннан тизрәк качарга сөйләшенде. Яңавыл якларыннан килгән бер төркем качкыннар юлга җыендылар. Нурия дә кушылды. Онытып чыккан бияләйләрен алырга кире кереп, чак кына адашмый калды. Пышылдап сөйләшү тавышларын сизгер колагы белән тоеп, шул якка таба йөгерде. Төнге урман адәм балаларын үзенең юмарт кочагына алды.

Станциягә килеп җиткәч тә, ике күрше — Нурия белән Мәшүдә — туктап торган күмер вагонына менеп яттылар. Юллары уңышлы булачагына ышанып, кузгалып киткән поездны, ат куган кебек, ашыктырган булдылар: “Ноо, малкай! Әйдә, довези домой!..”  Поезд, кызларга буйсынгандай, йөрешен тизләтте...

Җилдә күмер тузаны оча, битләре кап-кара булып калды, тешләре генә ялтырап күренә. Ләкин күңелләрендә, кайту шатлыгыннан, кояш нуры балкый.

Ярты көн кайткач, Куеда станциясында төшеп калдылар. Артларыннан кычкырып калган вагоннар тикшерүченең көлү-сүгенүен дә ишетмәделәр кебек... Андый вакытта, артыңа борылып карамыйча, ераккарак китү хәерле!

Тимер юлларның уннарча рәтен аркылы йөгереп үтеп, кунып чыгарга фатир сайлый башладылар. Яхшы йортларга якын бармадылар — каян кайтуларын сизсәләр, кире тотып җибәрүләре мөмкин бит — авыр эш белән дә, юл газаплары аркасында да хәлсезләнгән “куян йөрәкләре” курку тойгысын алга сөрде...

Шулай сайлана торгач, бер ярым-җимерек өй турысына килеп туктадылар. Ишек кагып, кунарга рөхсәт алгач, өй эченә уздылар.

Кергән фатирда олы ир-егет белән ике малай бар. Мич башында йоклап яталар. Кунаклар барын сизеп, уянып төштеләр дә юлаучыларга текәлделәр. Балаларның ярым-ач яшәүләрен Нурия тиз аңлап алды. Капчыгыннан алып, кулларына берәр кисәк каткан ипи тоттырды. Тегеләр сөенеп мич башына үрмәләделәр.

Юлчылар таң аткач та кузгалмадылар, кич җитүен көтәргә булдылар. Зур малай, станция ягына чыгып, берничә бәрәңге  һәм ипи кисәкләре юнәтеп кайтты. Урлашадыр инде, бүтәнчә булмас, дип уйлап куйды Нурия...

Моның шулай булуына бик тиз ышандылар: теге малай-шалай Бибинур исемле авылдашларының ике кат бияләен урлап калдылар.

Кичтән Нуриянең бияләйле (!) куллары бер поезд баскычына менеп ябышты. Шулай эләгеп китүенә сөенсә дә, тимер-юл буендагы берәр баганага бәрелеп төшеп калу ихтималы булуын да чамалады. Кая барасың — түзәсең! Бер кул белән ябешеп, әзрәк аягыңны терәп, шулай барасың. “Урын бир әле”, — дисәң, берәр усалы төртә дә төшерә...

Мәшүдә апасы кычкырып калды:

—Мин утырмагач, син дә утырма-а-а!.. — Ничек төшеп каласың, мондый “бәхет” өлешеңә төшкәч?!

Ниһаять, көн яктыруга, поезд тукталды. Нуриянең авылына 10 чакрым ераклыктагы Рабак станциясе иде бу. Тиз генә тамбурдан җиргә сикереп төшеп, таныш авылга таба йөгерде. Стансага якын урамдагы бер йортка ишек шакыды. Мари хатыны, артык сүз сорашмыйча, фатирга кертте.

Тагын көнне үткәрергә туры килә, чөнки таныш кеше-фәлән күрмәсен, каян кайтуын сорашмасын, дигән уйлар һәрчак кызның башында...

Икенче көнне кичләтеп кенә авылга кайтырга чыкты һәм, кешеләргә очрамас өчен, Усак авылына таба урман юлыннан китте.

“Курыкканга — куш, койрыгы белән — биш!” дигән кебек, әмәлгә калгандай, күрше авылга концерт куярга баручылар очрады. Кыз бер чыршы төбенә басып качып калды.

Җырлап узып киткән артистларның күңелле көлешү тавышлары ерагая барды, тик бу тавышлар әрнегән күңелен тагын да ныграк сызландырды...

Тиздән авыл күренде. Алда таныш йортлар төсмерләнде. Саран таң яктысында, бер капка алдыннан икенчесенә күчә-күчә, үзләренең җил-капкаларына килеп сөялде. Бераз тын торды.

Авыл йоклый иде. Йөгерә-атлый, кача-поса Кифая капка алдына килеп баскан кызны беркем дә күрмәде. Нурия, өстендәге бетле киемнәрен салып ташлап, кадерле өй ишеген ачты...

Әнисенең аптырау катыш сөенечле йөзен күргәч:

—Инәй, минем кайтуны көттеңме? — диде.

—Көттем, кызым...

Ана алҗыган баласын җылы кочагына алды...

(Дәвамы бар.)

 

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (15)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (15)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: