Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар 2023, 13:42

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (Башы)

Соңгы елларда аның бер генә чын мәхәббәте булды – эш.

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (Башы)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (Башы)

1.

...Нинди төн соң бу? Иркенләп тын да алып булмый!

Зәки кулындагы журналын усаллык белән идәнгә томырды, өстәл лампасын сүндерде дә баштанаяк төренеп ятты. Юрган астында һава бөтенләй юк. Башын чыгарды күзләрен ачты. Бүлмә ай яктысында иркәләнә. Балкон тәрәзәсе киереп ачылган булса да, тончыгып үлмәслек кенә һава үткәрә...

Гашыйклар өчен генә яратылган айлы төн...

Зәки караңгылыкка карап елмайды. Мәхәббәт... Соңгы елларда аның бер генә чын мәхәббәте булды – эш.        

Моңарчы Зәкинең бөтен тормышы әллә кайчан салынган эз буенча үткән кебек иде. Урта мәктәп... университет... гаилә кору... эш... аерылышу... Көннәрдән бер көнне язмыш мондый гадәти көнкүрешне төрләндерергә булды – ниндидер сәрхуш аның умыртка баганасын җәрәхәтләде. Тик егет үзен кызганып, мескенләнеп ятмады. Нәкъ шул чорда хәл белергә дип Мәскәүдән кайткан бертуган апасы матур кроссовкалар бүләк иткән иде. Менә шуннан башланды да инде. Хастаханәдән чыкканның икенче көнендә үк дусты, хезмәттәше Сәлим белән Мәскәүгә юл алдылар. Шулай итеп, атна саен диярлек Мәскәүдән аяк киемнәре алып кайтып сата башладылар. Тора-бара эшчәнлекләрен тагы да киңәйттеләр: әле Зәки хастаханәгә эләккәнче вак-төяк сатудан тупланган акчаларны да кушып, Чаллыда, Казанда кибет ачып җибәрделәр. Университетта алган юридик белемнең дә файдасы тиде: хастаханәдән чыгуына ярты ел дигәндә, Сәлим белән уртак милек – «Тизлек» дип аталучы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырдылар. Зәки, Казанда ике бүлмәле фатир юнәтеп, шунда күченде...

Әйе, гаилә корып яши башлаганда акчасызлыкның «тәмен» тулысынча татыган Зәки өчен һәрвакыт беренче урында эш булды.

Юк, хатын-кызларны да читләтеп үтмәде үзе... Казанда укыган чагында танышып гаилә корган һәм, ахыр чиктә, уртак уллары Рәшитне алып каядыр китеп барган Вәсимәне исәпләмәгәндә дә, Алабугадан Альбина, Чистайдан Чулпан, Мамадыштан Мәрьям... Кызык! Кызлары да, шәһәр исемнәре дә бер хәрефтән башлана икән. Очраклылыкмы, гайре табигый тәңгәллекме?

Зәки авыр сулап куйды. Каян килсен ди инде ул гайре табигыйлек?! Ул аларның берсе белән генә дә атна-ун көннән артык аралашмады бит. Зәки өчен беренче урында эш, ә икенче урын... Аңа омтылып торуның мәгънәсе юклыгын аңлау өчен кызларга шул атна-ун көн дә җитә иде...

Ә Вәсимә?..

...Аның белән очрашып, танышып китүләре әллә ничек кенә булды.

Университетта укыганда, Зәкиләр курсын сентябрь башында ерак бер районга бәрәңге алырга җибәрделәр. Су юлы белән көне буе «Метеор»да барырга туры килде. Тынчу каютада курсташлары белән мәзәк сөйләшеп, җырлап-биеп алганнан соң, Зәки палубага чыкты. Көз башы булуга карамастан, һава торышы үзгәрергә уйламый да – кояш, җәйге челләдәге кебек, аяусыз кыздыра. Зәки, агымга каршы басып, йотлыга-йотлыга дымлы елга һавасын исни башлады. «Метеор» зур тизлек белән баргангамы, үпкәсе салкынча саф һавадан бизеп өлгергән Зәки йөткереп куйды.

– Ну, Зәки, нишләвең инде бу? Кеше куркытып йөрисең...

Борт кырыендагы ниндидер әрҗә артыннан Ваняның башы күренде. Зәки белән бер бүлмәдә яшәүче курсташының ниндидер чибәркәй белән серләшеп утыруы икән.

Егетләрнеке кебек кыска итеп киселгән чәчле ул кызны Зәкинең моңа кадәр дә күргәләгәне бар иде. Бер мәртәбә, хәтта, Ваняга ияреп, алар яшәгән бүлмәгә дә керде.

«Исеме ничек соң әле? Ваня күкләргә чөеп «Симочка» дип кенә сөйли торган чәчби шушы бугай. Ә, әйе, Вәсимә бит әле чын исеме...»

Зәки, Ваняның кочагында оеп утыручы Вәсимәгә карады да, башындагы кепкасын күтәрә төшеп, маңгаен кашыды. Кызның йөзе алсу төс алды, карашы палуба идәненә төбәлде.

– Карале, брат, Симочканы оялтасың бит инде, – диде Ваня, кызның уңайсызланып калуын аңлап, һәм, аңа сиздермичә генә, Зәкигә күз кысты. «Комачаулап йөрмә инде!» дип ым кагуы иде егетнең.

Зәки, күзләрен йомып, җиләс һаваны тирән итеп сулап куйды да кабат каютага, башка курсташлары янына кереп китте...

 

* * *

...Тулай торакта яңа ел дискотекасы. Параллель группада укучы сылу гәүдәле кыз Зәки янына үзе килде.

– Син минем турыда начар уйлыйсыңмы? – дип сүз башлады ул.

Зәки Вәсимәнең күзләренә сәерсенеп карап куйды.

– Ни хөрмәттән мин синең хакта нәрсә дә булса уйларга тиеш ди әле? – диде ул, җилкәләрен сикертеп. Шул ук вакытта кызның буй-сынын «энә күзеннән» үткәрде. «Әйе, мондый идеаль фигуралы, күзләрне камаштырырлык чибәр йөзле сылукайга игътибар итмичә мөмкин түгел шул. Мондый Чибәркәйләр белән бөтен дөньяңны онытып беразга гына ялгызлыкта калганда да ярыйдыр...»

– Юк, болай гына әйтүем... Ваня белән без абитурада ук танышкан идек инде... Күптәнге дуслар...

Вәсимә Зәки янәшәсенә үк килеп басты. Егетнең терсәге кызның кайнар гәүдәсенә тиеп китте.

«Белә Ваня кемнәр белән типтерергә икәнен...»

Карашлары очрашты.

– Сезнең арада нәрсә барлыгы мине аз гына да тибрәндерми, чибәркәй. – Зәки, дулкынлана башлавын кызга сиздермәс өчен, читкә борылды...

Шул сөйләшүдән соң Вәсимә күзгә күренмәс булды. Җәй җитеп, өлкән курсларда диплом яклау чоры башлангач кына кабат очраштылар...

Әле тулай торакта икенче ел гына яшәсәләр дә, Зәки белән Ваняның студентлар арасында дәрәҗәсе шактый югары. Ваня – оста җырчы, ә Зәки гармунны «су урынына эчә». Көн саен диярлек тулай торак коридорына чыгып «концерт» куялар. Бернинди микрофон да, тавыш көчәйткечең дә кирәкми – озын, киң коридорда хәтта пышылдап сөйләшкән тавышлар да яңгырап тора.

Бүген генә диплом яклаган Ришат аларны кичен үз бүлмәсенә, «диплом юу» мәҗлесенә чакырды.

Егетләр кергәндә мәҗлес гөрләп бара иде инде. Өстәл янында урын тәкъдим иттеләр. Сый-хөрмәт белән шыплап тулган өстәлнең аргы ягында, Зәки каршысында ук... Вәсимә утыра иде. Егетнең күкрәк турын кайнар дулкын пешереп үтте. Үзенең бит алмалары чөгендердәй кызарганын тойды. Кыен хәлгә калмас өчен, Зәки башын аска иде дә гармунын кулына алды...

Популяр татар көйләрен бер-бер артлы сыздырды гына егет. Берөзлексез эчелгән шәраб тәмам башларына китте булса кирәк, кунаклар аның уйнавына игътибар да итми башлады. Бүлмә тәртипсез кычкырышу, шаркылдап көлү тавышларына күмелде.

– Дуслар, егетләр алҗыгандыр инде, ял итеп алсыннар. – Мәҗлес хуҗасы, ым кагып кына, Зәкигә гармунын читкә алып куярга кушты һәм урыныннан сикереп диярлек торып басты. – Без бераз биеп алыйк. Белый танец... Ә сез, егетләр, бер-ике рюмканы шудырыгыз...

Магнитофоннан салмак кына көй агылды. Вәсимә мизгел эчендә Зәки янәшәсенә килеп басты.

– Сине биергә чакырырга мөмкинме?

Әлбәттә, тамак ачты дип, кызлар биергә чакыргач каршы килү кичермәслек хата булыр иде. Бигрәк тә Вәсимә кебекләр чакырганда. Зәки, бүлмәнең икенче почмагында аларны кабып йотардай булып төбәлеп карап торучы Ваняга карап куйды да, Вәсимәне иңнәреннән кочып, вальс әйләнә башлады...

Диплом яклар вакыт җиткәндә, Зәки Вәсимәгә тәкъдим ясады...

 

Фото: fishki.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: