Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2023, 13:26

Әхәт МУШИНСКИЙ. Тузганак. Хикәя (Ахыры)

Балалык чоры, яшь чаклар бер дә үтмәс кебек тоела.

Әхәт МУШИНСКИЙ. Тузганак. Хикәя (Ахыры)
Әхәт МУШИНСКИЙ. Тузганак. Хикәя (Ахыры)

Хәтерлим, тышта өзлексез яңгыр ява, өйдә беркем дә юк. Шунда кемдер тәрәзәне каккан сыман булды. Тәрәзәгә килсәм, тирләгән пыяла аша, Али-апа карап тора. Кулын бутый, миңа нәрсәдер әйтмәкче була, ләкин яңгыр шыбырдавыннан башка берни ишетелми. Аңлыйсызмы, икебез дә телсез басып торабыз, бер-беребезгә карап елашабыз. Төнлә тагын саташып яттым. Бервакыт уттай кайнар маңгаемда кемнеңдер салкынча кулын тоеп алдым, ул миңа: «Одуванчик, нихәл, җанкисәгем?»— дип йомшак кына эндәште. «Одуванчик», ягъни «Тузганак» дип миңа Алина Ивановна гына дәшә иде. Шулчак авызым ерылып китте, кинәт кәефем яхшырган кебек булды. Ә ул миңа: «Борчылма, Одуванчик, борчылма, очанагым, менә тиздән торырсың да җилдәй йөгереп йөрерсең», — ди.

Алина Ивановнаны әтием чакырып керткән икән. Али-апа ул көнне кич буе минем янымда утырды...

Мин юлдашымны моңарчы бер дә бүлми килдем, хәзер исә аңардан:

— Ә ни өчен ул сезне Тузганак дип атады икән? — дип сорап куйдым.

— Беләсезме, без бөтен нәселебез белән диярлек карасу чырайлы, кара чәчле булганбыз, тик менә бик ерак бер бабабыз җитен кебек ак чәчле, җитен чәчәге кебек күк күзле булган дип сөйлиләр, менә шул аклыкны, күз зәңгәрлеген ерак бабам миңа да бүләк итеп калдырган. Болгар бабаларыбызны бик онытып бетермәсеннәр дигәндер инде. Минем бик вак бөдрәле чәчем чынлап та тузганакныкы кебек мамыкланып тора иде.

Ханым янә баягы кебек елмаеп куйды, кулы белән сыпырып чәчен төзәткәләде.

— Мин мәктәпкә йөри башладым. Бу вакыт инде энем дә бар иде. Кая ул әниемә минем дәресләрне карашырга! Әйе, мин сезгә яңа квартирага күчүебезне әйтмәгәнмен икән әле. Йорт таштан, биек итеп салынган, тәрәзәләре безнең сипушканыкыннан ун мәртәбә зуррак булыр. Ул ишегалды тулы бала-чага! Уйна, чап шулар белән! Тик миңа күңелсез. Мин Алина Ивановнаны юксынам. Башта мине аның янына җибәрмәсәләр дә, соңга таба без бик еш очраша башладык. Элек дәресләрне җенем сөйми иде. Хәзер исә өй эшләрен Али-апа белән бергә хәзерлибез һәм миңа дәресләр көннән-көн кызыграк була бара. Ләкин мин пөхтә яза белмим, дәфтәрем, хәтта борыныма кадәр карага буялып бетә. Али-апа борынымны чүпрәк белән ышкый-ышкый сөрткәндә күземнән яшь атылып чыга иде. Тамаша иде инде менә!..

Али-апаның ачуын китергән чакларым да була иде. Ул рәнҗеп миңа дәшми йөри, йоклаганда миңа аркасын куеп ята. Бераздан мин шыңшый башлыйм, аннан үкереп үк җибәрәм. Али-апа түзми, мине кочагына ала. Күп тә үтми, икебез дә эреп йокыга китәбез.

Балалык чоры, яшь чаклар бер дә үтмәс кебек тоела. Мин әүвәле Алина Ивановна янына энемне ияртеп килгәләдем. Аннары, беләсезме, булачак... әйе, булачак ирем Роберт белән килеп йөрдем. Алина Ивановна безне гел ачык йөз белән каршы ала иде.

Без Роберт белән өйләнештек. Ышанмассыз да менә, Алина Ивановна безгә никах балдаклары бүләк итте. Инде без семья корып яши башлагач, тормыш вак-төякләренә күмелептерме ,— бу вакытта улыбыз да туган иде инде, — Алина Ивановна янына сирәк йөри башладык.

Минем шундый сүзне ишеткәнем бар: өлкәннәр балаларын үзләре ата-ана булганчы гына ярата икән, оныклары туганнан соң, мәхәббәтләре аларга күчә, имеш. Тик Али-апаның мәхәббәте минем малаема күчә алмады. Мин кечкенә чагымда да, олыгая төшкәч тә аның сөйкемле сөяге булып калдым. Ул фәкать минем белән, фәкать минем өчен яшәде.

Бервакыт мин малаемны җитәкләдем дә, өй эшләрен иремә ташлап, Али-апаларга киттем. Көне буе телевизор карадым, ял иттем. Бер заман минем малай кулына бик матур кабырчыклар белән бизәлгән шкатулка тотып кергән дә шатлыгыннан авызы колагына җиткән. Гәрчә инде аны моңарчы күп мәртәбәләр күргәнем булса да, хәзер никтер үзем дә елмаеп куйдым. Улым шкатулканы ача-карый, ача-карый.

Без өйгә җыенганда да малай шкатулканы кулыннан ычкындырмады, исәбе алып ук китәргә иде ахрысы. Мин дә, өметләнеп, Алина Ивановнага күтәрелеп карадым. Ул караңгырак чырай белән шкатулканы чак кына этеп куйды да:

— Беркая да качмас, барысы да сезгә калыр, мин... үлгәч,— диде, һәм моның кайчандыр балалар йортында бирелгәнен, аның өчен бик кадерле бүләк икәнен аңлатты.

Өйгә кайтып бераз тынычланганнан соң, кинәт Алина Ивановнаның төксе чырае исемә килеп төште дә дерт итеп киттем: ничек инде «үлгәч»? Ңичек инде Алина Ивановна  үләргә тиеш? Миңа бик гаҗәп тоела иде бу. Чынында йсә Алина Ивановна күптәннән авырып йөри икән.

Соңга таба ул бик нык биреште. Куллары калтырый башлады — кашыгын авызына китерә алмады. Бер барышымда: «Мин картлар йортына керергә телим. Ни әйтсәң дә артымнан караучы булыр», — ди бу.. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. «Беркая да җибәрмим, уйлама да!» — дидем. Үзен ничек тә тынычландырырга тырыштым.

Минем хәзер бер аягым үзебездә булса, икенчесе Алина Ивановнада. Ләкин болай ярамый, ни генә димә, үземнең дә семьям бар бит. Шуннан уйларга керештем: «Кая гына урнаштырыйм икән? Роберт кабинетынамы? (Хәзер инде ирем зур гына фән эшлеклесе, кабинеты бик иркен иде. Уртадан ширма белән бүлеп куярга да була.) Әллә малай бүлмәсенә генә урнаштырырга микән? Бәлки, йокы бүлмәсенә кирәктер? Яки залга?..»

Шул көннәрдә генә безгә Мәскәүдән дусларыбыз килеп төште. Аларны сыйлап, көйләрен көйлән бер атналап вакыт узды. Инде үзләрен озатып, Алина Ивановна янына барсам, аны больницага ук салганнар.

Иң үкенечлесе дә шул, янына больницага баргач, тыныч кына ята бу. Мин аның үзен юатасы урынга, нәкъ бәләкәй чагымда авырып я¬кан вакытымдагы кебек: «Борчылма, Одуванчик. Мин тиздән тереләм, менә кашык та тота алам», — дип, чынлап та кашык тотып авызына китереп карады. Кулы бер дә калтырамаган кебек иде.

Мин больницадан тынычланып кайтып киттем.

Шул көннәрдә миңа бик еракка командировкага барырга туры килде. Гади командировка гына түгел иде бу. Миңа чит илләрдә рус телен укытучылар коллоквиумына барып үземнең тәҗрибәм белән уртаклашу бурычы йөкләнгән иде. Әнә шул коллоквиумга чакыру кәгазен тотып Алина Ивановна янына йөгердем. Ул мине янә шатланып каршы алды:

— Үз бәхетеңә каршы килмә! Барып кайт, барып кайт, ак юл сиңа — диде. — Минем өчен борчылма...

Алина Ивановна сөйләшеп арды булса кирәк, аның күз кабаклары йомылды. Кулымны маңгаена куйгач, ул аны салкынча иреннәренә якынайтып үпкәндәй итте. Мин киттем, ә аның белән әни калды.

Илдән чыкканчы мин бер атна чамасы Одессада булырга тиеш идем. Алда килеп, бер-ике көн эчендә эшләремне башкарып бетердем дә, исәбем калган көннәрне диңгез буенда — пляжда үткәрергә иде. Ләкин көннәр шундый бозылып китте, миңа беркая да чыкмыйча, гел гостиницада гына утырырга туры килде. Кәеф күктән дә сүрән иде. Менә шулай журнал караштырып яткан бер көнне телеграмма китереп бирделәр. Әни, иртәгә Алина Ивановнаны җирлиләр, дип хәбәр иткән иде. Мин тар гына соры тасмага тукылган бу кыска гына җөмләгә озак карап тордым, ләкин нишләргә дә белмәдем. Еларга кирәк иде, тик елап булмады — таушалган бланкага сыйган әлеге авыр хәбәрне акылым да, йөрәгем дә кабул итмәде. Өйгә шалтыраттым. Трубканы әни алды һәм, бутала-бутала, кичә иртән, аның дежуры вакытында ни булганын сөйләп бирде. Ул озак сөйләде, мин начар аңладым, тик, ахыргы: «Синең Али-апаң әйберләрен сиңа түгел, ә үзенең балалар йортына васыять итеп калдырды», —дигән сүзләрен генә хәтерлим. Бу сүзләрдән соң кинәт рәнҗү биләп алды, хәтта кечкенәләр шикелле иреннәремне турсайттым. Ләкин кәефемне варислыкның юк-бар әйберләре бозмады. Балалар йортына икән — балалар йортына. Мине бу васыять, варислыкка документ булудан бигрәк, Алина Ивановнаның мине үзе сөйләгәнчә үк яратмавын күрсәтүче факт буларак рәнҗетте. Димәк, мин аның белән гомер буе алданганмын? Ә, бәлки, үземнең шушы рәнҗүем белән чит ил командировкасын коткарып калмакчы булганмындыр? Ул чакта үзем белән ни булганын әле хәзер дә аңлый алмыйм.

Мин аэродромга шалтыратырга тотындым. Кемдер, бик итагатьле ир-ат тавышы белән — шундый нәрсәнең хәтердә калуын кара син! — һава начар булганлыктан, хәзергә самолетларның очмавы турында әйтте, төштән соң тагын шалтыратырга кушты. Башка шалтыратмадым. Икенче көн иртән Румыниягә юл тоттым.

Наилә тәрәзәгә борылып дәшми торды. Аның керфек очларында сәйлән бөртегедәй яшь тамчылары җемелди иде. Ул, ниһаять, исенә килгәндәй, кулъяулыгын күзләренә тидереп алды.

Проводница чәй китерде. Без шикәрнең күбекләр чыгарып эрегәңен күзәтеп, стакандагы чәйләребезне бал кашыгы белән сүзсез генә болгатырга керештек.

— Ә барысын да әти бутаган, — дип тынлыкны бозды Наилә, — нәрсәгәдер кәефе киткәнме, контузияле башы чуалганмы — ничек барып кергән диген шул конторага?! Банникова Алина Ивановнаның бөтен нәрсәсен миңа васыять итеп калдыруы турындагы ул кәгазьне миңа нотариус соңыннан үзе күрсәтте.

...Мин кайтып төшкәндә, Алина Ивановна юк иде инде.

Кайту шатлыгы да, чит ил бүләкләрен бүлешү дә булмады. Без әни белән туры зиратка киттек. Юлда: «кеше үлде, ә тормыш һаман үзгәрешсез дәвам итә, һәркем каядыр ашыга, дөнья куа. Оятыма каршы, миндә дә үзгәреш юк бит. Нишләп шулай ваемсыз булдым, Алина Ивановнаның сүзләренә ышанып нигә уяулыгымны югалттым, аны соңгы сәгатьләрендә ташлап киттем?» дип уйланып бардым.

Әни кабергә беренче булып килде. Портреттагы пыяланы сөртте, елап алды һәм ике аллея аркылы гына күмелгән бабай янына китте. Ә мин калдым... Бастым да карап торам... Фотографиядәге Али-апа әле яшь. Ул мине шушы килеш, муеныма галстук тагып линейкадан аңа очынып килгәндә, мәктәптән каршы алган иде. Бөрчек-бөрчек шушы күлмәгеннән иде. Бастым да карап торам... Ә ул — миңа... Үзенең гадәти мөлаем карашы белән... Менә- менә: «Килгәнсең, Одуванчик», — дип әйтер сыман, ләкин әйтми, нидер көтә, һаман карый, карый... Ә портреттагы пыяла яңгыр тамчылары белән каплана. Алина Ивановнаның юеш пыяла астындагы йөзе нурдай кинәт сынып, ялтырап киткәндәй булды. Авырган чагымда аның сак кына тәрәзә кагуы һәм шундый ук тирләгән пыяла аша миңа карап торуы күз алдыма килде.

Менә без хәзер дә бер-беребез алдында. Тик ул чакта Алина Ивановна минем янга килгән иде, ә хәзер мин — аңа. Яңгыр ява да ява, аның яңакларын юешли. Түзмәдем, әле кайчан гына тормышта булып та менә хәзер югалткан изге һәм якын кешемә сыендым. Елап җибәрдем. Шашынып еладым. Юк, Али-апам миңа рәнҗергә тиеш түгел иде. Мин чит илгә командировкага киткәндә ул тернәкләнеп калган иде бит. Ә үзен күмәргә кайтмавымны ул белми ич.

Наилә чәй йотып куйды.

— Кешене без нигә шулай үлгәннән соң гына сагынабыз икән? Үзе исән чакта нигә кадерен белмибез икән без аның?

— Белмим шул, — дип җавап кайтардым мин.

Без ярты көн тагын бергә бардык, ләкин башка сөйләшмәдек.. Мин кулыма китап алдым, ә Наилә, гел тәрәзәгә карап барды. Ул миннән алданрак төште. Перронда кулымнан чемоданын алды да: «Сау булыгыз», — дип, гаепле кеше сыман, көлемсерәп китеп барды.

Мин аның артыннан карап калдым. Күңелле май кояшы аның кабарынкы ак башын ялтыратып җибәрде. Ул чыннан да тузганакка охшый иде.

 

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: