Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2022, 12:35

“Ике аккош” елдан-ел югарырак оча!

Әлеге проект музыкага, иҗатка гашыйклар арасында буыннар чылбыры булдыра.

“Ике аккош” елдан-ел югарырак оча!
“Ике аккош” елдан-ел югарырак оча!


“Ике аккош” конкурсы Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева һәм музыкант, композитор, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланган.

“Ике аккош” бәйгесе тугыз ел дәвамында Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән республиканың Мәдәният министрлыгы, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре ярдәме белән оештырылып килә. Оештыру эшләрендә Башкортстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты һәрдаим ярдәм күрсәтә. Быел бәйге Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән дә үткәрелде.
Конкурста ел саен үзешчән башкаручылар, вокаль ансамбльләре, шулай ук укучылар һәм студентлар катнаша. Оештыручылар әйтүенчә, конкурс елдан-ел танылу ала, географиясе дә киңәя. Быел 90нан артык гариза Русиянең төрле почмакларыннан һәм Үзбәкстаннан килгән. Алар арасында республиканың район һәм шәһәрләреннән, Русия төбәкләреннән 12 инструменталь һәм вокал коллектив, 2 дуэт һәм 64 шәхси чыгышка гариза бирелгән.
Чишмә районында җыр башкаручылар бәйгесе үтсә, Авыргазы районында музыкантлар көч сынаша. Конкурсның жюри рәисе – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, урынбасары – Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының башкаручы директоры Альбина Хәлиуллина әгъзалары: Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Фәридә Тимербаева, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор, музыкант Роберт Тимербаев, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа сәнгать училищесының “Вокал сәнгате” белгечлеге предмет-цикл комиссиясе рәисе Римма Садыйкова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Галимҗанов, танылган музыкантлар, автор-башкаручылар Айдар белән Алмаз Юнысовлар.
Традиция буенча, җиңүчеләрнең исемен игълан итү һәм Гала-концерт Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында узды. Филармониянең фойесында күргәзмә дә оештырылган иде. Анда Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның иҗади юлын чагылдыручы шәхси әйберләр фотолар, китаплар, язмалар, шулай ук уен коралы һәм композиторның сәхнә костюмнары тәкъдим ителде. Шулай ук Гафури районыннан Фәнүр Ситдыйковның гармуннар коллекциясе күпләрне кызыксындырды. Фойедагы фотозона янында кеше өзелмәсә, гармуннардан агылган татар халык көйләре бер оркестрны хәтерләтте.
Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева һәм башкалар катнашты.
Сәламләү сүзе белән Ирек Сәгыйтов чыгыш ясады, ул бәйгенең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһимлеген билгеләп үтте. Наталья Лапшина оештыручыларга республиканың мәдәни мирасын саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Римма Үтәшева исә бәйгенең тарихы турында сөйләде, конкурсантларга иҗади уңышлар теләде.
Котлау сүзләре белән Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасының даими вәкиле Йосыф Якубов, Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Альфред Дәүләтшин чыгыш ясадылар.
Конкурсның төп шартларының берсенә ярашлы, катнашучы вокалистлар – Фәридә Кудашева репертуарыннан, ә уен коралларында уйнаучылар виртуоз музыкант Бәхти Гайсин әсәрләрен башкара. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде һәм быелгы төп бүләк – Гран-при җырчы Айдар Шәфигуллинга һәм “Ак табын” халык уен кораллары ансамбленә бирелде. 1нче дәрәҗә лауреатлар – Казан шәһәреннән Казан федераль университетының татар халык хоры, Төмән шәһәреннән мультиинструменталист Әбүзәр Миңнебаев, Дүртөйле шәһәреннән Эльза Әхмәдиева.
“Ике аккош”ның тагын бер үзенчәлеге – ул конкурста җиңүчеләрнең сәхнә йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы. Бу юлы да Айдар Галимов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Лилия Ишемьярова, Айдар Габдинов, Тимур Рамазанов, Илмир Газизуллин, Алмаз һәм Айдар Юнысовларның чагу чыгышлары концертка ямь өстенә ямь бирде. Ә инде конкурсантлар арасында яшьләрнең дә булуы аеруча куанычлы. Авыргазы районыннан сигез яшьлек Самира Сәетгалиеваның Фәридә Кудашева репертуарыннан “Почтальон” җыры, Яңавылдан Нил Салиховның аккордеонда уйнавы көчле алкышларга күмелде.
Бу көнне оештыручыларга рәхмәт сүзләре, җиңүчеләргә бүләкләр дә күп булды. Финалга чыгучыларга акчалата сертификат, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Дүртөйле һәм Ярмәкәй районнарының “Илһам”, “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар ансамбльләре, Мәчетле районы “Зөбәрҗәт” татар халык ансамбленә – берешәр, ә Авыргазы районының “Тасма” баянчылар һәм тальянчылар ансамбленә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән ике тальян гармун алу өчен сертификатлар бүләк ителде.
Шулай ук Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясенең актив әгъзаларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
“Ике аккош” проекты – музыкага, иҗатка гашыйклар арасында буыннар чылбыры булдыручы. Бу конкурсның чагу һәм уңышлы киләчәге бар. Тагын да күбрәк катнашучыларны, милли мәдәниятне һәм сәнгатьне кадерләүчеләрне көтәбез”, – дип билгеләп үтте Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов.
Әйе, шулай булсын! Тарихын белгән халыкның гына киләчәге бар, дип юкка әйтмиләр. Бу мәдәни мираска да кагыла. Ә инде Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин иҗаты – халкыбызның алтын хәрефләр белән язылган мирасы!

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: