

Ул елларда ни сәбәптәндер концертлар колхоз идарәсе каршында сәхнә корып урамда үтә иде. Колхоз җитәкчесенең кабинеты артистлар бүлмәсен үти иде. Артистлар тәрәзәдән килеп чыга торганнар иде дә кычкыртып музыка уйнатып җырлап җибәрәләр иде...
Шулай матур гына концерт барганда идарә эчендә тавыш-гауга купты, халык аптырап калды. Баксаң, артистларыбыз артыграк кунак булып, үзара сугышып киткәннәр, һәм концертыбыз шул урында тәмам булды.
Ни дисәң дә авыл тормышы, авылча инде ул. Кызык мәзәкләре, үкендерерлек сагышлары белән, тыкрыкта үскән метр буе кычытканнары, әремнәре, бәрәңге бакчалары, төрле мәшәкатьләре белән, елга өстендә йөзеп йөргән каз-үрдәкләре белән, көзләр җиткәч каз өмәләре, боз өстендә бәке уеп каз чайкаулары, уңышлымы, уңышсызмы язмышлы кешеләре белән, урман-кырлары, иген басулары, болын тулы хуш исле чәчкәләре белән, балачак хатирәләре, беренче мәхәббәтләре белән еракта бик еракта торып калды шул күптән...
Хәзер җаның ни тели шул бар, тик кызыгы юк бу тормышның. Халык азды, һаман нәрсәдер җитми халыкка.
Гомер шулай агым судай ага да ага, ә үткәннәр яшәгән саен искә төшеп үзәкне өтә. Дөрес яшәлдеме бу тормышта, дигән сорау туа.
Авылыбызның ике ягында ике чишмә челтерәп агып ята иде. Берсе – безнең очта Кыям бабай чишмәсе, авылның икенче ягында Әхмәт бабай чишмәсе. Безнең балачак шул чишмә юлын таптап узды, шушы изге чишмәләрнең бер генә йотым суын эчсәң дә, җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә торган иде. Көненә бер булса да көянтә чиләкләр асып чишмәгә суга барып кайта идек. Хәзер генә су өйдә, чыгарып түгәсе юк, рәхәткә чыкты халык. Әй Ходаем, безнең әнкәйләргә генә мондый бәхетне күрергә насыйп булмады, кызганыч.
Авыл уртасына ике катлы клуб төзетеп куйдылар, читтән кешеләр яллап. Авыл кешесенә эш юк, ә килгән кесә калынайтучыларга биш куллап. Шул читләр аркасында күпме гаилә таркала язды. Эчеп кайтып, тавыш куптарырга бер сәбәп булды авыл мужикларына...
Авыл тормышы бер яклап бик кызык инде ул. Иртә таңнан ыгы-зыгы белән башланып китә, көн озынына ниләр генә кылынмый. Читтән карап торсаң, көләрлек тә, еларлык та инде.
Уңыш җыю вакытында иген ташучы командировщиклар килә торган иде. Шулай бер вакыт, шундый матур август ае, көннәр эссе вакыт. Дус кызым Нәфисә белән күрше Тегермән авылына барып кайтырга булдык. Ара ерак түгел, машина очрагач утырып бардык. Ул Фәрит исемле абый иде командировкага килгән. Без төшеп калдык авылга кергәч, Фәрит абый исә, Бирдәш авылына иген алып китте. Йомышыбызны йомышлап кайтып җитеп килгәндә, без бик шомлы кайгылы хәбәр ишеттек. Теге без утырып барган Фәрит абыебыз машинасы белән капланып мәрхүм булып калган. Бу хәбәрне ишеткәч икәүләп еларга керештек, бик яхшы кеше иде бит. Аллаһның рәхмәтендә булсын!
Кичләрен клубка вечерга чыга торган идек, элек “дискотека” дигән сүз юк иде. Матур үтә торган иде, төрле уеннар уйный идек, мәсәлән, биш пар, йөзек салу һ. б.
Концертлар оештырып җәй көннәре күрше авылларга йөри идек, бик күңелле була торган иде. Күрше авыл егетләре тарафыннан тукмалып та кайта язган чаклар булды,.
Безнең авылда җыр-моңга гашыйк булмаган кеше бик аздыр, бәлки, юктыр да. Авылыбыздан әллә нинди атаклы артистлар чыкмаса да, вакытында тырышкан булсак, һәрберебез моңа лаек булыр иде. Артистлар чыкмаса да, башка төрле һөнәр ияләре, горурланырлык ихтирамга лаек кешеләребез бихисап.
Әйтеп үткәндәй, авылыбызда сандугачтай моңлы тавышлы җырчыларыбыз, матур тел осталары әле булса, авылны гөрләтеп яшиләр.
Менә мин үзем мәктәптә укыганда татар теле, әдәбиятын бик яратып укыдым, моның өчен үземнең беренче яраткан укытучым Рәхилә апабызга бик рәхмәтлемен, аннан инде Нурҗинан апа татар теле әдәбиятенең серләрен ачты, минем өчен бик мөһим бу. Бик зур рәхмәт аларга! Нурҗинан апа каты авырудан бик иртә безнең арабыздан китте, Рәхилә апабыз да юк инде, тыныч ятсыннар! Без аларны һәрчак сагынып искә алабыз, урыннары җәннәттә булсын!
Бөтен гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган Әнисә апабыз Рифхәт кызы да – авылыбызның горурлыгы. Атказанган медицина хезмәткәре, бик күп югары наградалар белән бүләкләнгән, олы йөрәкле кеше, һәрвакыт ярдәмгә килүче ул. Алтмыш еллап үз һөнәренә тугры калган, һәркайсыбызга үрнәк булып торучы, зур хөрмәткә лаек апабыз...
Тагын бик күп данлыклы шәхесләргә бай безнең авылыбыз, мәсәлән, министр урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән Нәҗип абый Нәбиуллин, күренекле архитектор Әлтаф абый Нәбиуллин рәсем төшерү остасы Рәис абый Фәизов, Башкорт дәүләт университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты, авылыбызның бердәнбер галиме Азат Таймасов. Шундый данлыклы кешеләре белән дан тота авылыбыз.
Бәләкәйдән язучы булырга, шигырьләр язарга, хикәя-бикәя, балалар өчен әкиятләр язарга хыяллана торган идем. Бик күп җырлар авторы мин хәзер, эшләрем мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнде, берничә тапкыр лауреат исеменә лаек булдым. Аллаһыга шөкер, бу хыялым тормышка ашты, дип уйлыйм!