Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2022, 09:55

Тәмугка эләккән кеше котыла аламы?

Анда мәңгегә калу – иң зур бәхетсезлек...

Тәмугка эләккән кеше котыла аламы?
Тәмугка эләккән кеше котыла аламы?

Тәмугка эләккән кеше котыла аламы?

Коръәндә әйтелүенчә, Тәмугның төрле дәрәҗәләре бар (6:132) һәм  Раббыбызның теләге белән генә мөэмин булган кешеләр анда мәңге калмас (11:107). Анда мәңгегә калу иң зур бәхетсезлек диелә (9:63).

Тәмугта агачлар үсәме?

Үсә икән. Исеме дә бар – зәккум. Бу хакта “Саффат (Сафта торучылар)” сүрәсендә бик яхшы аңлатыла: “63. Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга газап өстенә газап булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар. 64. Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер. 65. Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр. 66. Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар. 67. Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер”.

Тәмугта ашау-эчү бармы?

Тәмуг ризыгы тәмуг әһелләре тәненнән аккан сары су буларак сурәтләнә.

“Нәба” (“Хәбәр”) сүрәсе бу хакта да мәгълүмат бирә: “24. Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар. 25. Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр.

“Ибраһим” сүрәсендә болай диелә:   “16. Ул залимнәрнең артында җәһәннәм газабы да бар, вә алар җәһәннәм кешеләренең тәненнән аккан сары су белән сугарылырлар. 17. Ул суны йотарга бик тырышыр, ләкин бугазыннан үткәрергә кадир булмас, һәм аңа һәр әгъзасын үтерерлек каты сызлаулар килер, ләкин һаман да үлмәс, бу газаплардан соң янә каты газап булыр”.

Тәмугка эләкмәү өчен нишләргә?

“Мүддәссир” (“Бөркәнүче”) сүрәсенең 28-34нче аятьләрендә шулай диелә: “27. Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән: “28.  “Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?” 29. Сакардагы кешеләр әйтерләр: “Без намаз укучылардан түгел идек. 30. Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык. 31. Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек. 32. Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек. 33. Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче”, – дип. 34. Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс”. 

Ягъни Тәмугтан котылу өчен гөнаһлардан сакланырга, Аллаһ Тәгаләгә итагать итәргә, намаз укырга, сәдакалар бирергә, бозык эшләрдән сакланырга, кыямәт көне киләчәгенә инанырга кирәк. 

Иманлы кешенең сыйфатлары билгеле: ул Аллаһы Тәгаләгә ышана, Аның фәрештәләре барлыгын, китапларын, пәйгамбәрләрен таный, Кыямәт көне җитәчәген белә, тәкъдирнең Аллаһтан икәненә инана. Тулы иманга ирешү өчен ул бар көче белән ислам җебенә тотына:  Аллаһның барлыгы һәм берлегенә шәһадәт бирә, биш вакыт намазын укый, ураза тота, зәкать бирә, хаҗ кыла.

 “Ниса” (“Хатыннар”) сүрәсенең 36нчы аятендә исә иманлы кешенең шундый сыйфатлары санап үтелә: “Аллаһуның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми!”

(Коръән аятьләре Ногмани тәфсиреннән алынды.)

Аллаһы Тәгалә безне тәмуг әһелләре булудан сакласын!

Фото: loon.site.

Тәмугка эләккән кеше котыла аламы?
Тәмугка эләккән кеше котыла аламы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: