Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2022, 21:16

Венер ИСХАКОВ. Исерек чучка

Авыл җирендә нәрсә генә эшлим дисәң дә, хәлләр әлеге дә баягы, “ачы су”га кайтып кала.

Венер ИСХАКОВ. Исерек чучка
Венер ИСХАКОВ. Исерек чучка

Авыл җирендә нәрсә генә эшлим дисәң дә, хәлләр әлеге дә баягы, “ачы су”га кайтып кала. Тиздән яңа мунча буратырга җыенгач, Гөләйшә апа да бодайдан бал ачытты. Әйбәт карагач дуңгызлары да симереп килә. Аны суеп саткан акчага профнастил алырга исәпләре.

Район үзәгендәге базарга барырга җыенгач, Гөләйшә бал куйган яшел кәстрүлен бакчадагы сирень куаклыгы арасына яшерде. “Дөнья хәлен белеп буламы! Бала-чаганың ишек бикләргә оныта торган гадәте бар. “Уф, үләм, төзәтергә берәр нәрсәң юкмы шунда?” дип төмсенеп йөрүче сәрхүшләр белән дә авыл тулган. Өеңнән кәстрүле белән күтәреп алып китәрләр. Ире Гәрәйгә дә ышаныч юк. Берәр нәрсә барлыгын белеп калса, төбен күрсәтми туктамый”, – дип сөйләнде үзалдына.

Юлы уңып, барлык кирәк-ярагын алып, күңеле булып кайтып килгән хатынның, бакча капкасының шар ачык торуын күрүгә, йөрәге жу итеп китте.

– Уф,  Аллакае-е-м! – Эче пычрап беткән кәстрүлнең җирдә капланып ятканын күреп, Гөләйшә башын тотты. – Күпме писүгем әрәм булды. Бу мокыттан күргән җәфаларым...

Инде ярсуы чамадан ашкан хатын зәһәрләнеп шул чакта эштән кайтып килгән иренә ташланды.

– Состың бит, болай булгач. Кит, бирән, күземә күренмә, гомер буе шул туймас тамагың булды.

– Бәй-бәй, нәрсә состым? – Гәрәй хатынының тиктомалдан дөнья ярып кычкыруына аптырап калды.

– Кара, җир бит, тагы белмәмеш тә, күрмәмеш. Нишләп шуның янында үзең чәчрәп китмәдең икән?! Ичмасам, бер елар да, котылыр идем. Синең кебек себеркенең булганыннан булмаганы артык.

– Бәй-бәй, нинди усал чебен тешләде?

– Кит, кит, ләгънәт. Бу кадәр  дә икейөзле бәндә булырсың икән. Хәзер шушы кәстрүлне башыңа каплыйм, күзең чыккан нәрсә.

Шулчак су буеннан кайтып килгән уллары Сәлимнең тавышы ишетелде:

– Әти, әни, безнең чучкага әллә нәрсә булган. Атлап бара да тәгәри, атлап бара да тәгәри.

Көтмәгәндә кабынган ызгыш кинәт кенә өзелеп калды.

– Кайда, нәрсә булган? – диде Гәрәй һаман аңламыйча.

– Ай Аллакаем, күз төбәп кенә торган хайван харап була икән.

Гәрәй тавыш килгән якка чапты. Аның артыннан Гөләйшә титаклады.

Чынлап та, иртән син дә мин йөргән чучка юньләп аягына да баса алмый җәфалана иде.

Болай булгач, эшләр хөрт, соң булганчы чалып калырга кирәк! – Гәрәйнең тавышы катгый яңгырады. – Бар, тизрәк булыгыз, пычак, савыт-сабалар алып килегез!

Чучканың эчке әгъзаларын тазарта башлауга Гәрәй белән Гөләйшәнең танавына сасыган бал исе килеп бәрелде, ашказаныннан бодай килеп чыкты...

 

Фото: novate.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: