Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2022, 09:00

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (13)

Туганымның күз карашы чәчбинең аякларына төшкәч йөрәге жу итеп китә – тегенең итәге астыннан тояклар тырпаеп тора ди. Абыем  да югалып калмый – тизрәк газга баса. Хатын машинаны куарга керешә

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (13)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (13)

* * *

 

Бездә, гадәттә, нарядка берьюлы төрле призыв солдатларын куялар.

Моның аркасында без яшь чакта күпме лаеш шулпасы эчтек. Чөнки, бу очракта өлкән призывлар өчен дә, үзең өчен дә эшләргә туры килә нарядта.

Исең китәр, әллә офицерлар өлкәннәрнең яшьләрне эшләтүләрен белмиләр, әллә, махсус, кәҗә белән бүреләрне бергә куялар, монысын тәки аңлый алмадым, малай. Ә бүген, аптырарсың, тәү тапкыр безне ашханә буенча нарядка дүртебезне дә бер призывтан куйдылар – Андрей Карпов, Мөкыйм Дадабаев, Абдулла Әхмәтов һәм мин. Бөтенебез бертигез, бер-беребезне һич кенә дә җигәрлек түгел.

Уйладык, уйладык та, кем иң кызыклы вакыйга сөйли, шуны нарядтан бушатырга дигән карарга килдек. Иң башта Мәскәүле Андрей Карпов сүз алды:

– Минем абый армиядә Мурманский өлкәсендә шофер булып хезмәт иткән иде. Берчак шулай кичкырын тайга эченнән машинада кайтып барганда юл читендә чиләк күтәреп басып торучы бер хатынны очраталар болар. Абыйның янәшәсендә утырып кайтучы прапорщик та туктарга рөхсәт итә аңа. Тик, шулай да, тайга эче бит, абый бераз шикләнә, тәрәзәне төшереп кенә сөйләшә.

«Ни кирәк?» – дип соравына хатын: «Бензин бетте», – дип җавап кайтара. (Ә тирә-якта машина-мазары күренми).

Туганымның күз карашы чәчбинең аякларына төшкәч йөрәге жу итеп китә – тегенең итәге астыннан тояклар тырпаеп тора ди. Абыем  да югалып калмый – тизрәк газга баса. Хатын машинаны куарга керешә. Аның док-док баскан тояк тавышлары тирә-як тайганы яңгырата ди, әйтерсең, артларыннан дистәләрчә ат чаба.

Абыйлар яра әле җен затыннан качып котыла. Тотылсалар исән калмаслар иде. Ә хатын ачуыннан чиләген болгый-болгый очыра. Анысы шул дәрәҗәдә көчле була ки, хәтта машина әрҗәсенә үк килеп төшә. Менә шундый хәлгә тарыган туганым армиядә.

Ә хәзер сәгать теле әйләнәшенә чират миңа җитә. Ни сөйләргә соң боларга исләре китәрлек. Әһә, уйлап таптым, бугай. Исемә кылт итеп бер вакыйга төшә. (Моны университетта укыганда Әхәт абый Нигмәтуллин сөйләгән иде). Менә шул мине нарядтан азат иттерәчәк.

– Бу вакыйга моннан бик күп еллар элек була. (Бәлки, сугыш елларындадыр, ә, бәлки, аннан да иртәрәктер). Бер юлчы ике авыл арасындагы кышкы сукмакта туңып үлгән кеше мәетенә тап була. Кузгатып карый, кая ул, селкенеп тә карамый. Шулай булгач, терелүенә дә өмет итәсе юк.

Юлчының аяклары өшегән буламы, әллә мәетнең итекләре артык шәпме, ул аларны салдырып алырга чамалый. Әмма, файдасыз. Алар шыгырдап туңган булалар. Юлчы да бик үҗәт икән, капчыгыннан балтасын тартып чыгара да, мәетнең итекләрен тегенең аяклары белән бергә кисә дә, култык астына тыгып юлын дәвам итә.

Төнгелеккә бу бер авылда йокларга туктый. Фатир хуҗасы аңа бер почмакка урын җәеп бирә. Ут сүнгәч юлчы аяклы итекләрне дә куеныннан алып үз янәшәсенә чыгарып сала.

Ә төн уртасында хуҗаның сыеры бозаулый һәм ул аны да өйгә кертеп сала. Малкай бик озак азаплана торгач аякларына баса һәм өй буйлап йөрергә керешә.

Ә юлчы сәеррәк вә акылга зәгыйфьрәк зат була. Җитмәсә, шуңа өстәп, сөтне дә бу бик нык ярата. Хатыны сыерны савып керүе була, балаларын ач калдырып чиләге белән күтәреп тә бәрә бу. Бичәсе бер түзә, ике түзә, ә өченчесендә куркытырга теләп: «Күп сөт эчсәң бозаулыйсың», – ди.

Төнлә юлчы уянып китә дә, янәшәсендә мыш-мыш йоклап ятучы малкайны күргәч: «Каһәрең, бозаулаганмын», – дип уйлый һәм коты очып чыгып чаба.

Иртән хуҗалар йокыларыннан торалар һәм юлчының онытып калдырган, эченнән кеше аяклары күренеп торган итекләрен табалар. Алары да куркып: «Бозавыбыз юлчыны ашаган», – дип уйлап өйдән чыгып чаба.

Иптәшләремә карыйм. Андрейдан башкаларына бу әллә ни тәэсир ясамаган. Уйлый торгач, тагын бер вакыйга сөйләргә керешәм:

– Безнең авылның бер агае борын-борын заманнарда ат җигеп Бәләбәй базарына ашлык сатарга китә. Үр менгәндә моңа капчык аскан бер хатын очрый. «Абый, – ди ул, – биштәремне генә булса да бераз гына салып бара алмассыңмы?». Йөге күп түгел, аты таза – әлбәттә, ризалаша. Хатын янәшәдән бара, бераздан чак кына артка кала һәм кинәт күздән югала. Агай: «Кысталгандыр, озакламый куып җитәр», – дип җай гына баруын белә. Бераздан борылып-борылып карый – бичәдән җилләр искән. «Ярә, базарда эзләп табар әле, әйбере миндә бит», – дип үз-үзен юата бу.

Кич җитә, агай әйберләрен сатып бетә, ә хатын юк та юк ди. Кызыксынуыннан капчыкны ачып карарга була бу. Бавын чишеп җибәрсә... анда үле бала ята ди. Коты оча. Җитмәсә, янәшәдә генә милиционерлар йөри. Эләктереп алсалар моның өчен төрмәдән котылырмын димә. Шулчак аның күзе янәшәдә нәрсә чәлдерергә белми йөргән үксез балаларга төшә. Абзый үз янына шуларның иң зурысын чакырып китерә дә: «Улым, чәйханәгә кереп бераз капкалап чыгарга иде, капчыгымны саклап торчы», – дип ялынган була. Малайга, шул гына кирәк, әлбәттә, кушкуллап ризалаша. Абзый чәйханәгә керә дә, үзләренә сиздермичә генә тәрәзәдән күзәтергә керешә.

Малайлар, як-якларына каранып алалар да, капчыкны күтәреп куанышып торып чабалар. Абзыйга шул гына кирәк, чыга да, атын куалый-куалый икенче якка таба җилдерә. Ә малайлар ышыграк урынга китеп капчыкны ачсалар – котлары чалбар балаклары буйлап аккандыр.

Сөйләвемнең нәтиҗәсен белергә теләп иптәшләремнең йөзенә багам. Абдулла белән Мөкыйм битараф, бары Андрей гына елмаеп утыра. Менә сиңа мә! Ә мин тырышып сөйләгән булам.

Сәгать теле буенча чират Мөкыймга җитә. Әмма ул: «Мин пас», – дип ярышка кушылмый.

Иң соңгы булып таҗик Абдулла сөйләргә керешә;

– Мин армиядән күптән – җиде ел элек үк кайттым. Байтак калым түләп хатын алдым, ике улыбыз туды. Көннәрнең берсендә әтием тау башында салынган кышлагыбыздан аска – район үзәгенә тоз һәм башка кирәк-яраклар артыннан төшереп җибәрде. Барам шулай урам буйлап зур капчык асып. Кинәт ике ягымнан ике кеше эләктереп алды да, алып киттеләр болар мине. Шәһәр читенә үтерергә дип уйласам, килеп җиттек хәрби комиссариатка. Чәч-мыекларымны кырдылар да болар, бикләп куйдылар тәрәзәсез бер бүлмәгә. Азактан монда кырыкка якын «такырбаш» җыелдык. Ә икенче көнне машиналарга төяделәр дә, алып киттеләр армияга. Хәрби хезмәттә булуым турында сөйләүләрем дә нәтиҗә бирмәде, өемдә торып калган балаларымны да кызганмадылар болар. Азактан гына белдем, Ленинабад өлкәсе армияга җибәрү буенча планын үти алмаган да, мондый юлга барырга уйлаганнар. Армиядә булу-булмавың – алар өчен барыбер. Түрәләр үз улларын җибәрмиләр ич.

Исән-имин хәрби хезмәттән кайтсам – бүтән поселокка төшмим. Я өченчегә армиягә алып җибәрерләр. Ә ышанмасагыз, – диде дә ул җиңен сызганып беләген күрсәтте. Анда татуировка ярдәмендә: «Северный флот», – дип язылган, ә янәшәсенә якорь рәсеме төшәрелгән иде. Менә сиңа мә! Ничек моңа кадәр игътибар итмәгәнмен.

Ә хәзер без сөйләгән вакыйгаларны бәяләү вакыты җитте. Мөкыйм якташы вә милләттәше Абдулла өчен, ә Карпов миңа тавыш бирде. Димәк, икегә ике. Беребез дә җиңүче түгел.

Болай килеп чыкмады инде, жирәбә ярдәмендә һәрберебезгә эш фронтлары бүләбез. Миңа ашый торган зур зал, Абдуллага барча савыт-саба, Мөкыйга идәннәр, ә Андрейга кочегарка эләгә. «Помазок» башым белән эшләп йөрмәм бит инде, кайтып китәм казармага. Күзем эшләп йөргән сигез «өрәккә» төшә. Аларны ияртеп яңадан китәм ашханәгә. Һәм ярдәмчеләрем күз иярмәс тизлектә тотыналар залда тәртип урнаштырырга. Тик, каһәрең, бетерделәр дигәндә генә безнең янга прапорщик Городецкая килеп керә һәм эшнең асылына төшенә. Ай-ваема да карамыйча «өрәкләремне» куып чыгара һәм минем өстән канцеляриябезгә чылтырата. Хәзер инде мине рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары өлкән лейтенант Минченко чакырта. Әңгәмәбез кычкырышу белән тәмамлана. Тик, шуңа да карамастан, Токарев фамилияле «өрәкне» ияртәм дә, китәм яңадан ашханәгә. Солдат ә дигәнче тәртип урнаштырып бетә, ә мин йокларга эскәмиягә сузылып ятам.

 

* * *

 

Рота командирыбыз капитан Калашниковның тезелергә дигән ачулы тавышы бар казармабызны яңгырата. (Моның юньлегә түгел икәнлеген аңлап хәтта йоклап яткан «кабаннар» да урыннарыннан торалар). Бактың исә, тагын зур «ЧП» икән – унике «өрәк» югалган. Элек берәмләп, я икеләп кенә качалар иде, ә хәзер көтүләре белән, инәләрен корт чаккырылар. Җитмәсә, азактан күсәкнең юан башы: «Нигә саклап тормадыгыз», – диеп барыбер безгә, «помазокларга» төшәчәк.

Бераздан бар полкны штаб каршындагы мәйданчыкка тезәләр. «Ни чыкса да «Элемтә үзәгеннән» чыга», – дип чәрелдәп җибәрә часть командиры подполковник Алексеев. Аның каушавы әллә каян сизелеп тора. Чөнки, югарыдагылар сизсәләр командирның башыннан сыйпамаячаклар бит. «Сиңа шул кирәк, мөртәт, – дип уйлап куям күңелемнән генә. Чөнки, полкта тәртип юк. «Бабайчылык» чәчәк аткан. Офицерлар үз вазыйфаларына төкереп карыйлар. Безнең яшь чакларда җәфа чигүгә дә иң күбе Алексеев гаепле. Ул солдатлар язмышына төкереп карамаса бүгенге «ЧП» да булмас иде. Эх, шушыларны йөзенә бәреп әйтәсе иде дә бит, батырлык җитми». Ул роталарга югалган солдатларны кайлардан эзләргә икәнен бүлеп бирә дә, таралырга боера. Үз чиратыбызда безне «Калаха» парларга бүлә һәм тайганы тикшерергә кертеп җибәрә.

Менә Сивков белән сопкага менеп барам. (Хәзер УТПның элекке сержанты да безнең ротада хезмәт итә. Ул «Элемтә үзәгенә» күчерелгәч Артамонов белән мин карантиндагы «яхшылыкларын» исәпкә алып Сивковтан «чмо» ясарга кирәк дип ротаны котыртып караган идек тә, безне коллектив хуплап чыкмады. Ә боларны ул үзе беләме – моны әйтүе авыр).

Тау башына менеп җитәбез һәм аска күз салам. Тирә-якта нинди матурлык! Табигать кышкы йокысыннан уянып килә. Агачлар йөкле хатыннармыни – яфрак тудырырга әзерләнә. Ботакларга кунган ниндидер ят кошлар: «Бу нинди җәнлекләр тагы», – дип безне күзли.

Шәһәр егете Сивковның гына боларда исе юк. Менә ул ярты сәгать инде үзен ташлаган Оксана турында сөйли. Ә мин аны тыңлаган булып табигать белән хозурланам. Шулчак күзем икенче сопка башында яткан сәер әйбергә төшә. Юк, бу бер дә ташларга охшамаган. Нәрсә булыр бу?

Сивковка да янәшәдәге тауга ишәрәлим. Аннан икәүләп тирләп-пешеп менеп китәбез шул сопка башына. Ә сәер нәрсә янына барып чыксак, бу ике матрац өстендә йоклап ятучы тугыз «өрәк» булып чыга. Тамак төбем белән: «Подъем», – дип кычкырып җибәрәм. «Өрәкләрем» башта кайда ятканнарын аңламый торалар, аннан аска таба йөгереп төшеп китәләр. Мин зәңгәрле-яшелле тавыш белән кычкырып аларны туктатам һәм матрацларын да алырга кушам. Әмерем ә дигәнчә үтәлә – берсенә бишәве, икенчесенә дүртәве ябешә. «Ә хәзер бегом марш», – дип кычкырып җибәрәм. Солдатлар матрацларын күтәргән килеш йөгерергә керешәләр, тик әледән-әле аны төпкә эләктерәләр, я агач аша чыга алмый җәфа чигәләр. (Хуҗа Насретдинне дә уздырып ташлыйлар кайчак. Әйтерсең, бер матрац агачның ике ягыннан да чыга). Карап торуы бик кызык, әмма үзләренә моны сиздермим. «Өрәкләр» кызурак чапсын өчен дезертир калдыкларын бастыра-бастыра типкәлим. Алар уттан качучы җен балаларымыни. Һәм әллә кайчан күздән югалырлар иде, ярый әле матрацлары агачка эләгеп бик нык тоткарлый.

Менә сопкадан килеп төшәбез һәм солдатлар туктап-нитеп тормыйча йөгерү тизлегендә казармага кереп кача. (Шул арада берсенең күтенә часть командиры тибеп калырга да өлгәшә).

Хәзер инде аларны кулына эләккән беренче күн итек белән капитан Калашников ярырга керешә. (Качкын солдатлар сарык бәрәннәре кебек бер почмакка өелә). Рота командирыннан соң аларны «кабаннар» белән «помазоклар» тәпәләргә тотына.

Юк, бу тамаша минем өчен түгел, мескенкәйләрне күзем күрмәсен өчен башымны алып телефон станциясенә китәм. Эш урыныма керүем була, телефонистка Надежда Митрофановна коммутатор артында үзен алыштыруымны сорый. Мин, әлбәттә, кушкуллап риза булам. Монда, ичмасам, «исәрләр йортыннан» бераз онытылып торасың.

Менә фельдшер Володя Прошка санчасть телефонын күтәреп ПДРЦ белән тоташтыруымны сорый. Миңа жәлмени – сөйләшсен рәхәтләнеп. Эш юк, бәйрәм көн булгач чылтыратучылар бик әз. Шул сәбәпле, бу «җимеш» ни сөйләшә микән дип хохол егетен тыңларга булам.

Прошка телефон аша ПДРЦдагы Вольф Игорьга медицина хезмәте начальнигын сүкте-сүкте дә, «Ой, Игорь, гафу ит, сине бәйрәм белән котларга онытканмын ласа», – дип чәркелдәп җибәрде. Моны ишеткәч тегесе: «Син нәрсә, әллә көләсеңме?! « – дип акырды.

– Көлмим, ә чын күңелдән котлыйм, – диде Володя үҗәтләнеп.

– Юк, көләсең! Мин – немец. Ә 9 май безнең урыслар тарафыннан тар-мар ителгән көнебез. Бу минем өчен берничек тә бәйрәм була алмый. Бу көн – минем өчен траур!

Прошка ык-мык килде дә, телефонын куйды. Чын ариец сүзләрен ишеткәч хисчән Володя агарып каткандыр инде.

Мин, шул ук вакытта, Вольфны да тәнкыйть итмим. Чөнки, ул нинди генә шартларда да немец булып кала белә. Һәм моны ул һич кенә дә яшерми. Бер уйласаң, ул – молодец!

Мин, шул ук вакытта, 9 майны да татар бәйрәме димәс идем. Без урыс тарафыннан җиңелгән халык. Ә кол өчен үзенең колбиләүчесенең икенче колбиләүчене тар-мар итүе һич кенә дә шатлыклы вакыйга була алмый. Кем белә, бәлки, урыслар немецлар тарафыннан җиңелсә татарлар өчен яхшырак та булыр иде әле.

Ә Игорь да, Володя да үзләрен коммутатор артында утырган кешенең тыңлап тору мөмкинлеген башларына китереп карый алмадылар. Шулай итеп мин ирексезездән алар арасында булган диалогның шаһиты булдым.

 

* * *

 

Телефон станциясеннән чыгып казармага кайтырга гына юнәлгән идем, каршыма Шәүкәт Зәбиров дигән яшь солдат йөгереп килеп тә басты. (Шушы татар безнең ротада яңарак кына хезмәт итә башлады, тик, шуңа да карамастан, без шактый гына дуслашып алдык).

– Сөенче, Габдулла, – диде ул, – мин отпускага кайтам.

– Молодец, – дидем, милләттәшем өчен куанып. – Бездә юкка гына ял бирмиләр. Ә син нинди батырлык кылдың?

– Батырлык дип, ул бер нинди дә батырлык түгел, – дип уңайсызланды Шәүкәт.

– Юк, брат, син миннән нәрсәдер яшерәсең. Мин, барыбер, синнән сөйләттермичә туктамыйм.

– Бәй, Габдулла, син ишетмәгән идеңмени?

– Юк.

– Алайса сөйлим. Кичә, шулай, төнге дүрт белән биш арасында өченче постта сакта торам. Тирә-якта күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгы төн. Берчак тайга эченнән миңа таба кыштыр-кыштыр кемнеңдер килгәнлеге ишетелде. Мин: «Тукта, юкса атам», – дип кычкырып җибәрдем. Тик теге элеп тә бирми – килүен белә. Менә берзаман икебезнең арадагы чәнечкеле тимерчыбык өстенә менергә кереште бу. Һәм ә дигәнче минем якка килеп тә төште. Автомат түтәсе белән шәүләгә китереп берне тарттым. Ә ул борылды да, чәнечкеле тимерчыбык аша яңадан чыгып китте. Һәм теге яктан миңа ташлар җибәрергә кереште. Мин караулкага чылтыратып нарядны чакырттым. Бары икенче көнне генә ачыкладык – «төн кунагы» психушкадан качкан бер чирле булган. Минем тавышны ишеткәч яныма керергә булган. Тик автомат прикладым гына ошамаган – шуңа чыгып качкан. Ә миңа шушы вакыйга өчен отпуск бирделәр.

– Мәслихәт, бик мәслихәт. Ә мин төнлә үземә таба тайга эченнән килгәннәрен ишетсәм тукта дип кычкырып тормыйча атарга керешер идем. Һәм бер мин генә дә түгел. Бар да шулай эшләр иде. Ә син чыннан да бик кыю икән.

Шәүкәт оялып башын түбән иде. Һәм бераздан кулын болгап китеп тә барды.

 

* * *

 

Казарма почмагына өелешкән «помазоклар» белән «фазаннар» игътибарымны җәлеп итә. Монда бер-бер хәл бардыр дип яннарына китәм. «Барыбыз да җыелып беттеме?» – дип сорап куя шулчак ротабызның иң карт солдаты – 26 яшьлек Андрей Шишак.

– Казармадагылар монда, ә КПдагыларны төшереп тормадык инде, – дип барчабыз исеменнән җавап кайтара Кискин.

– Алайса башлыйк, – ди озын буйлы саллы йодрыклы Князев. – Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә. Барыгызга да мәгълүмдер – иртәгә «дембельләребезнең» соңгы һәм иң зур партиясе өйләренә кайтып китә.

Моны ишеткәч без, «помазоклар», куанышып вә шаулашып алабыз. Уен эшмени – иртәгәдән «фазаннарга» әйләнәбез ич!

Тынлык урнашкач Князев сүзен дәвам итә:

– Шулар арасында һәммәбез дә күралмаган кабахәт вә җәллад Хайруллаев та бар. Менә шушы мәсьәлә буенча җыелдык без монда.

Төркем: «Этне исән-имин кайтарып җибәрергә ярамый, ул безнең каныбызны күп эчте», – дип гөжләргә керешә. Ара-тирә: «Үтерергә кирәк, көчләргә, күзләрен чокып чыгарырга, кулларын сугып сындырырга, пөчтиен кисеп авызына каптырырга кирәк», -дигән тәкъдимнәр дә яңгырый.

Әйе, таулар баласы кыргый Хайрулла кебек кабих рота тарихында бүтән юктыр. Ул үзенең җәзалаулары белән хәтта гестапо палачларын да уздырды. Һәм моның өчен ул җавабын алачак та.

Шулчак Алексеев фамилияле Мәскәү егете: «Ә кем иң беренче булып аңа ябешәчәк?»– дип сорап куя. Казармада үле тынлык урнаша. Бары бераздан гына Шишак: «Саллы гына күсәк табып бирсәгез мин риза. Тик барыгыз да миңа ярдәмгә ташланырга янәшәмдә булыгыз», – ди.

– Ә бүтән «дембельләр?» – дип сорап куя кемдер.

– Әйе, ничек аларын исәпкә алмаганбыз. Ни дисәң дә егермедән артык кеше!

– «Дембельләр» Хайрулланы яклашыр дип уйламыйм, – диде үзенең тыйнаклыгы белән аерылып торучы метр да туксан сантиметрлы Уссурийский егете Сергей Смирнов. – Беренчедән, алар үзләре дә юньсездән үлеп гарык. Икенчедән, яклашкан очракта да без күпкә күмәк һәм аларны ә дигәнче изеп ташлаячакбыз. Җитмәсә, резервта егермедән артык «өрәгебез» дә бар. Һәм, минем уйлавымча, «дембельләрнең» берсенең дә умырык парадка вә күз төбендәге фингал белән өйләренә кайтасы килми, шуңа да Хайруллага ярдәмгә килерләр дип уйламыйм мин.

– Ә мин Хайруллаевка тиюгә бөтенләй каршы, – дип кычкырып җибәрде шулчак Миша Дударев. (Моны ишеткәч без аны чак-чак ботарлап атмадык).

– Ә хәзер тыңлагыз мине, – диде Находка егете төркем тынычлангач. – Сезнең барыгызның да өйләрегезгә исән-имин кайтасыгыз киләме соң?

– Син әллә яныйсыңмы, Мишка? – дип сорады Князев дәү йодрыкларын йомарлап.

– Янамыйм, ә кисәтәм. Ә хәзер үзләрегезнең кибәк башларыгыз белән уйлап карагыз. Таулар баласы кыргый Хайрулланың фикерләве, томышка карашы һәм үз-үзен тотуы бернинди мантыйкка сыймый. Сез моның белән килешәсезме?

– Әйе, шулай, – дип төркем өчен җавап кайтарды якташым Рамил Шәймәрданов, – юкса ул армиягә кадәр үзенең ишәкләр, казлар һәм тавыклар булдыруы белән мактанмас иде.

Без дәррәү көлешеп алабыз. Чөнки, һәммәбез дә дагыстанлының хәрби хезмәткә кадәрле җенси тормышын бик яхшы беләбез. Ничекме? Монысы бик гади. Хайрулла карантинда солдатларга ишәк белән җенси мөнәсәбәткә керүе һәм әллә күпме тавык-казларны булдырып үтерүе белән мактанган булган.

– Егет халкы кызлар «булдыра», ә ул – ишәк, – дип кычкырып җибәрә кемдер һәм без янә көлешеп алабыз.

– Хайруллаев кеше түгел, ә – мал, – дип сүзен дәвам итте Мишка Дударев. – Менә шуңа да аңа тияргә ярамый. Бүтән «дембельләрне» кыйнасак – алар берни дә эшләмәячәкләр. Ә Хайрулла кайтып китмәячәк. Тайгада яраларын ялаштырып ятачак та, төнлә кереп дневальныйны үтереп пычагын алачак һәм бар казарманы суеп чыгачак. Монысына иманым камил.

– Алайса аны кыйнап кына калмыйк, ә үтерик, – диде Шквыра.

– Үтерсәң дә вампирлар кебек кабереннән торып чыгачак әле, – дип өстәде Витя Штабрат.

– Бу очрактан да чыгу юлы бар, – диде сүзгә килә кечкенә буйлы Игорь Тлегенов. – Хайрулланы үтергәч бик тирән чокырга салырга, йөрәгенә усак казык кагарга һәм өстән бер машина бетон агызырга кирәк.

Без барыбыз да Дударев белән килешәбез. Әйе, Хайруллаевның фикерләве белән үз-үзен тотышы бернинди дә мантыйкка сыймый.

Безнең җыелыш тавышка кую белән тәмамлана. Кырык җиде солдатның егермесе (шул исәптән мин дә) Хайрулланы үтерергә кирәк дигән тәкъдимне күтәреп чыга, ә калганнар баш тарта.

Димәк, Хайруллаев барча этлекләреннән вә кылган явызлыкларыннан соң да исән-имин өенә кайтып китәчәк. Менә монысы башыма берничек тә сыймый. «Эх, сезне, «калай әтәчләрне» Хайрулланың ныграк җәзаласы калган», – дим дә, җимерек кәеф белән телефон станциясенә китеп барам.

 

Алтынчы бүлек

«Фазаннар»

 

1988 елның яз «дембельләре» өйләренә кайтып беткәч минем призыв «фазаннарга», ярты елга өлкәнрәкләр – «бабайларга», ә «өрәкләребез»– үз чиратында, «помазокларга» әйләнде.

Хәзер безнең призывка тулы хөррият. Туйганчы йоклыйбыз, тәмле ашыйбыз, рәхәтләнеп телевизор карыйбыз, ял итәбез, төрлечә күңел ачабыз. Бездән бер призывка зурраклар барлыкка бар да ул, тик анысы артык нык күңелне кырмый. Чөнки, уртача «фазан» ни җитте «бабайга» бирешеп тормый.

Мин үзем дә йокыдан бушаган арада, көн саен алты-җиде (кайчакта тугыз-ун) хат «сырлыйм», үз башымнан үткән вакыйгаларны кертеп бит-бит көндәлек язам. Ә маҗаралар булгалап тора.

Менә бүген дә алтмышлы башым кечкенә генә «тарихка» юлыкты. Ә анысы болай булды. Чәй эчәсем килгәч якут Володя Похомовны чишмәгә суга җибәргән идем, ә ул яртылап минуттан чәйнексез-нисез әйләнеп тә керде.

– Су кая? – дип җикердем, ачуым килеп.

– Мин бер «өрәкне» чишмәгә җибәрдем, – диде ул, күзләрен мелт-мелт китереп.

Вәт үзгәрде заманалар. Мин Володяның «помазок» булып алганын онытканмын, ләса.

Өч минут үтте, биш, ун, унбиш, егерме, ярты сәгать, әмма чәйнеге генә түгел, хәтта «өрәге» дә юк. Ачуым кабарырга кереште. Якут та эчемдә давыллар уйнавын аңлый һәм шуңа да тавыш-тынсыз гына бер почмакта утыра. Әйе, «бабайчылык» законнары буенча минем каршыда бу очракта «өрәккә» караганда «помазок» гаеплерәк. Чөнки, ул боерыгын җиренә җиткерттереп үтәтә алмый, ләса. Һәм бу аның «помазок» исеменә тап төшерә.

Кырык биш минут үтеп көтә-көтә көтек була башлагач телефон станциябезгә ишек шакып-нитеп тормаенча чәйнек күтәргән яшь үзбәк солдаты килеп керде. Якут суын өстәлгә алып куйды да, кизәнеп тартмасынмы моңа! «Өрәк» шул ук секундта һушсыз идәнгә сузылып та ятты. Селкенү түгел, тын да алмый, мәлгунь. Бәладән баш-аяк дип, якутка «өрәкне» алып чыгып китәргә кушам. Әмерем ә дигәнчә үтәлә – Похомов исемсез солдатны эләктереп ала да, коридорга таба өстерәргә керешә һәм бераздан алар күздән үк югала.

Әмма иртә куанганмын икән – Володяның «өрәкне» идәнгә ташлаганы ишетелә һәм шул ук секундта КГБ майоры Туркинның ачулы тавышы тирә-якны сискәтә. Ничек исемнән чыгарып ташлаганмын – безнең күршедә генә аның кабинеты ич! Һәм менә якут «капты». Әгәр майор телефон станциябезгә килеп керсә, минем дә эшләр харап.

Менә бераздан Туркин кабинетындагы телефонын күтәреп часть командиры белән тоташтыруымны сорый. Анысы җавап бирмәгәч, штаб начальнигына чылтыратырга куша. Әһә, соңгысы урында икән – шул ук секундта телефонын ала. Туркин кыскача гына хәлне аңлатып бирә, подполковник Аладко икесенә дә штабка килергә куша.

Әһә, бу юлы да судан коры чыктым, бугай. Туркин тавышымнан танымады. Ә Похомов минем турыда ләм-мим әйтмәячәк.

Биш-ун минуттан коридорга чыгам. Тирә-як тып-тын. Чебен очкан тавыш та ишетелми. Мескен Похомовтан штабта сорау алалардыр инде.

Шулчак уйларымнан сискәндереп санчасть ишегеннән фельдшер Прошка килеп чыкты. Исәнләшкәч аңардан үземнең артта торган КГБ майоры кабинетына ишәрәләп:»Бу пидр кая?» – дип сорыйм. Моны ишеткәч украин егетенең күзләре шар була. Гаҗәпләнеп артыма борылып карасам – Туркин үзе басып тора. Беттем! Хәзер бу юньсез тырнак белән чиртмәсәм дә «өрәкне» кыйнауда мине гаепләячәк. Һәм пидр сүзе өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Әмма, иң гаҗәбе, майор тыныч кына: «Мондый кара эштә синең дә катнашкан булуыңны күңелем белән сиздем», – диде дә, үзе белән штабка алып китте. Ни кыласың инде, суярга алып барылучы сыер сыман язмышыма күнеп башымны түбән иеп аңа иярәм.

Ә штаб начальнигы подполковник Аладко үз чиратында бар полкны җыйды. Менә өч рота плацта тезелеп басып торабыз. Хәзер минем язмышым да Володяныкы белән бергә хәл ителәчәк.

Штаб начальнигы саф алдына Похомов белән яшь үзбәкне чыгарып бастыра. (Иң гаҗәбе, мине ни сәбәпледер оныта). Һәм аның көр тавышы тирә-якны яңгырата: «Полкта чираттагы ЧП. Бер суккин сын икенче суккин сыннан су китертә. Моның өчен рәхмәт әйтәсе урынга ул аны тотып кыйный да».

Володяга күз төшерәм – ул саф алдында мескен кыяфәттә басып тора. Әйе, күренеп тора, яшь үзбәк аны саткан.

Шулчак подполковник: «Әмма монда өченчеләре дә – атаманнары да булган. Вафин, сафтан чык», – дип акырып җибәрә. Әмерен ә дигәнчә үтим. Хәзер инде барча солдатлар белән «кадетлар» миңа текәлә.

«Чурка», – дип акыра Аладко якутка, «хезмәттәшеңнән гафу үтен». Мескен Похомов нишләсен инде, әлбәттә, гафу үтенә. «Ә хәзер син», – дип акыра подполковник миңа. «Менә монысын көтмә инде», – дип уйлыйм, күңелемнән генә. Чөнки, беренчедән, «помазокка» килешкән әйбер «фазанга» ярамый – бу минем хезмәттәшләрем алдында дәрәҗәмне төшерәчәк. Икенчедән, минем үзбәк каршында тамчы да гаебем юк.

Подполковник янә уйларымны бүлеп: «Гафу үтен», – дип җикерә. Мин: «Юк», – дип баш тартам. Солдатлар аптырап безгә багалар.

– Инәңне корт чаккыры, әллә колакка катысыңмы, гафу үтен, дип әйтәләр бит сиңа!

– Иптәш подполковник, беренчедән, әниемә тел тидерергә хакыгыз юк, икенчедән, мин бу солдаттан гафу үтенергә һич кенә дә җыенмыйм, чөнки аның алдында тамчы да гаебем юк.

Шулчак рота командирым капитан Калашников та: «Иптәш подполковник, Вафинның бу вакыйгага кысылышы юк», – дип мине яклап чыга. (Монысы өчен зур рәхмәт аңа).

– Гаебе бармыдыр, юкмыдыр, әмма боларның икесенә дә кичкә кадәр КП ишек төбендә торган алты буш мичкәне су белән тутырырга боерам, – дип бакыра Аладко.

Алты мичкә. Һәрберсе ике йөз литрлы. Җәмгысе йөз егерме чиләк чыга. Ә су бик еракта, сопка астында. Күтәреп тауга бер чакрым тирәсе менәргә кирәк. Бер юллаганчы кәҗә майларың чыгачак. Ә монда һәрберебезгә алтмышар тапкыр. Бу йөз егерме километр булып чыга. Аның да яртысын сулы чиләк белән үтәргә кирәк. Бер генә мичкә булса аны якуттан гына тутырттырыр идем. Тик бу очракта аны җәфалап торасы да юк.

 Әмма, икенче яктан караганда, без җиңел җәза алдык. Аладко дисбатка җибәрәм дигән булса?

– Нишлибез? – дип Володя күзләремә бага.

Башымны кашып куям. Адәм баласын тотып ашасалар да аннан чыгуның ике юлы бар диләр. Ә без теп-тереләр. Җитмәсә, мин университетның ике курсын да беткән кеше.

Телефон станциясенә кереп ишегенә «КРОСС» дип язылган тимер ящикта чокчынырга керешәм һәм бик озак азаплана торгач андагы бер тимерчыбыкны ычкындырып куям.

– Хәзер котылдык, – дим, хезмәттәшемә карап.

– Котылдык?! – якутның күзләре маңгаена менә.

– Әйе котылдык. Чөнки шушы секундтан часть командирының телефоны эшләми. Икесе дә подполковник булса да Алексеевның дәрәҗәсе Аладконыкыннан зуррак. Һәм без, инструкция буенча, командир белән элемтә урнаштырырга тиешбез. Кич белән: «Нигә су ташымадыгыз?» – дип сорасалар, без Алексеевның телефонын төзәттек дип кенә җибәрәчәкбез. Ә хәзер безгә, кеше күзенә күренмәс өчен, поселокка чыгып таярга кирәк.

– Габдулла, – ди якут, – миңа посылка килгән иде, тик шуны ничек барып алырга гына белмим.

– Күптән аны миңа әйтергә кирәк иде, – дим, хезмәттәшемне җиңелчә генә орышып.

Җилкәмә «таишка» телефонын асам, каешыма келәшчә кыстырам, Володяга тимерчыбык төргәге тоттырам һәм чыгып китәбез икәүләп поселокка. Хәзер кем безне элемтәчеләр линиягә бара дип әйтмәс?!

Менә, каһәр суккыры, каршыга хәрби диңгез флоты патруле очрый. Сәлам биреп кенә үтеп китим дигән идем дә, туктаталар болар мине. «Анавы солдат синең беләнме?» – дип сорый җирән мичман. «Юк», – дип борылып карасам – бер читтәрәк Похомов басып тора. «Ә, – дим каушап, – бу солдат минем белән». Болар безгә сәер генә карап куялар да, үз юллары белән китеп баралар.

Володя куркудан һушына килгәч: «Нигә алай дидең?» – дип сорый. Миңа кызык. Көлеп җибәрәм. «Эх, Вафин, Вафин, чак патрульгә биреп җибәрмәдең». Моны күз алдыма китерәм дә, янә елмаеп куям.

Посылканы алгач кайтырга чыгабыз. Тыкрыкка кергәч, үч иткәндәй, каршыбызга бар хәрбиләрнең котын алып торучы поселок комменданты килеп чыга. Володя Похомов беренче ранг капитанын күргәч аптырап миңа карый. Качарга соң инде, ни булса да булыр. «Кадет», безнең турыга җиткәч: «Откуда дровишки?»– дип сорый. «Из лесу вестимо», – дим дә, берни булмагандай үтеп китәм. «Кадет» күздән югалгач якут миннән: «Танышыңмы?» – дип сорап куя.

– Юк.

– Алайса нигә сүз катты?

– Син мәктәптә Некрасовны укыдыңмы?

– Ни пычагыма монда Некрасов? Юк, Габдулла, бу синең танышың булды.

–Мин ошбу «кадетны» үз гомеремдә икенче тапкыр гына күрәм. Аның да беренчесендә читтән генә Артур Фурман: «Әнә поселок комменданты», – дип күрсәткән иде.

– Алдашасың, Габдулла. Юкса, ул сиңардан утын турында сорамас иде.

Ачуымны китерә башлады бу. Сугып очырыр идем дә, кулында посылкасы бар. (Юкса, үпкәләп сыйламавы мөмкин).

«Володя, син лутчы ниндирәк чумда яшәвеңне һәм ничә боланың булуы турында сөйлә». (Похомовны ротабызга килүенең тәүге көненнән үк шушы сорауларны биреп җәфалыйм).

– Мин чумда яшәмим, ә совхозның кирпеч йортында, – дип гадәти җавабын кайтара якут.

– Ә болан көтүең зурмы?

– Вафин, ышанмасаң ышанма, минем хәтта тере боланны да күргәнем юк.

– Алдашасың, син бит якут.

– Булса соң.

– Ә бит якутлар чумда яши һәм болан җигеп йөри.

Володя сүземне ишеткәч тиле кеше сыман көләргә керешә. Аңа мин дә кушылам. Бераздан тынычлангач; «Вафин, армиядән соң сине үзебезгә кунакка чакырам, шунда безнең нинди шартларда яшәвебезне күрерсең», – ди.

– Ә болан җигеп йөрербезме?

Похомов Ходайга ялварган кыяфәт чыгарып күккә текәлә. Шулчак урамнан килүче халык төркеменә игътибар итәм. Әйбәтләп карасам, табутлары да бар. Димәк, кемдер үлгән, күмәргә зиратка китеп баруларыдыр. Без борылабыз да кире якка сыпыртабыз.

– Ә сездә үлгәч кешене нишләтәләр, – дип сорап куям хезмәттәшемнән.

– Без, аучылар, итнең кадерен беләбез. Ошбу сәбәпле, кеше үлгәч, бүтән сантыйлар шикелле җиргә күммибез, ә бүләбез. Кемгә башы эләгә, кемгә куллары, кемгә бавыры белән йөрәге, кемгә гәүдәсе.

Аптырап вә сискәнеп иптәшемә карыйм. «Әйе, – диде бу, – җитмәсә бездә җир дә туң, кабер чокырлык түгел».

– Алдыйсың, ашамыйсыз.

– Вафин, беләсеңме, кеше ите нинди тәмле? – һәм якут авызын чәпелдәтеп куя.

Бераз тын торганнан соң: «Барыбер ышанмыйм», – дим. «Ышанмасаң менә», – ди дә, Похомов чукынырга керешә.

 Менә сиңа мә! Мин аны иптәш итеп йөргән булам. Җитмәсә, телефон станциясендә бер савыттан чәй дә эчәбез әле. Бу каннибал линиягә чыккач тотып ашарга да күп сорамас. Һәм мин аптырап иптәшемә багам.

– Әйе, ашыйбыз да соң, – диде «помазок», уйларымны сизгәндәй. – Чөнки, без бит кыргый халык – чумнарда яшибез, болан җигеп йөрибез.

 Моны ишеткәч җилкәмнән әйтерсең авыр таш төшә һәм мин көлеп җибәрәм. Иптәшемне дә бүтән чумнары вә боланнары турында сорап җәфаламаска булам. Һич югы бүгенгә.

Телефон станциясенә кайткач тирән креслома чумып китап укырга керешәм, ә Володя Похомов кайсыдыр «өрәкне» чәйнек тоттырып су артыннан йөгертә. Ә үзе, шул арада, посылкасын ачып җибәрә, тәм-томнарын өстәлгә тезә. Һәм без, бераздан, берни булмагандай әбиләр шикелле тирләребезне сөртә-сөртә чәй эчәргә керешәбез. «Ярый әле якутлар каннибал түгел, юкса әле каклаган кеше ите белән сыйланырга туры килер иде», – дип уйлап куям һәм шаркылдап көлеп җибәрәм. Эшнең нәрсәдә икәнен аңламаса да, миңа иптәшем дә кушыла.

– Ха – ха – ха...

– Хи – хи – хи...

 

Фото: politika-v-rashke.ru

 

(Дәвамы бар)

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: