Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2022, 13:11

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (1)

...Капка җиңел генә ачылып китүгә батыраеп эчкә атлавым булды, мине Садыйк байның улы күреп калды. Күреп тә калды, йөгереп барып, бозау зурлыгы этен ычкындырып та җибәрде. Эт шуны гына көтеп торгандай, ырылдап өстемә ташланды. Күз ачып йомганчы, авыр гәүдәсе белән мине җиргә егып, өс-башымны өзгәли башлады...

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (1)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (1)

Кесәмдә бер тиен дә акчам юк. Икмәгем барын бар да – бик аз. Ул да, тартып-сузганда, бер көнлек.  Атна инде шәһәр байларының тупсаларын таптыйм, баш иеп, эш сорап йөрим. Бик тә тәкәббер кыяфәт белән, синең йөзеңә әйләнеп тә карамый, дорфа кыланып: “Эш сораучылар синнән башка да җитәрлек – эт тубыгыннан, баш каңгыртып йөрмә, бар, бар!” – дип чыгарып җибәрәләр.

Садыйк байда, бәлки, эш ырамасмы дип, өенә юнәлдем. Бик ныклы итеп таштан коеп эшләнгән, читләре матур итеп бизәлгән тимер белән ябылган мәһабәт капка. Аның кеше йөри торган ягының җиз тоткасын үземә тарттым. Капка җиңел генә ачылып китүгә батыраеп эчкә атлавым булды, мине Садыйк байның улы күреп калды. Күреп тә калды, йөгереп барып, бозау зурлыгы этен ычкындырып та җибәрде. Эт шуны гына көтеп торгандай, ырылдап өстемә ташланды. Күз ачып йомганчы, авыр гәүдәсе белән мине җиргә егып, өс-башымны өзгәли башлады. Мин, ычкынырга тырышып, җан ачуым белән тарткалашам. Колагыма ара-тирә Сабирҗанның көлгәне ишетелә. Их! Песигә көлке, тычканга үлем... Җаен туры китереп, аякка бастым, аягымдагы кәвешемне салып, каты үкчәсе белән тегенең маңгаен төяргә тотындым. Үзем әкрен генә капкага чигенәм. Этнең башына суккан саен ачуы ныграк кабара, күзләрен кан баса. Капканың теге ягына чыгып җиткәндә, күлмәгемнең арткы чабуы явыз гыйфрит авызында калган иде. Гарьлегемнән һәм көчсезлегемнән ачыргаланып, капкаларына суктым да, әйләнеп килеп, аяк белән типтем:

– Ярар, Сабрый, син дә минем кулга бер эләгерсең әле, – дип кычкырдым.

Эт тешләре салган яраларны юар, кеше карарлыгы калмаган өс-башымны рәтләр өчен буш мәдрәсәгә кайттым. Хәзер эшне башка җирдән, шәһәр читеннән эзләргә, монда каңгырып йөрүне туктатырга кирәк. Тик кайсы якка китәргә, кемгә күз төбәргә?...

Бу мәлдә хәлем ифрат мөшкел иде: кияр киемем, кабар ризыгым, тотыныр акчам юк. Кая барып егылырга?

Кесә көзгесеннән миңа бөдрә чәчләре тырышып таралган, кызларныкы кебек бөгелеп торган озын керфекле, сөйләшкәндә бит уртасында күренеп-күренеп калган чокырлы, ачлыктан суырылып, агарып киткән, бик тә моңсу зур зәңгәр күзле егет карый иде.

Мин саклап кына кигән бердәнбер күлмәгемне, барлык осталыгымны салып, тегештереп-ямаштырып карасам да, уңышка ирешә алмадым. Аптырагач, күлмәкне йомарлап баш астына ыргыттым да, эре сөякле озын, авыр гәүдәм белән сәкегә аудым. Астымдагы такталар, сыгыла төшеп, ыңгырашып куйды. Тәнемдәге яралар сулык-сулык сызлый...

...Их, яшьлегемнең кара көннәре. Кайчан бу авыр тормышның котсыз болытлары башым очыннан таралыр да бәхет кояшы балкыр көннәр килер икән? Нигә мин, Сабирҗан кебек, таудай өйдә яшәгән, мул ризыклы, сандык-сандык киемле бай малае түгелмен икән!

Мәдрәсәдә укулар беткәч, капка алдына җигүле пар атлар килә башлады. Бай малайларын алырга килде алар. Авызлары колагына җиткән бай шәкертләр, күчерләре аларның сандык-фәләннәрен ташып, карандаска тыңкычлап урнаштырганчы ук үз урыннарына кукраеп менеп утырып, тегеләрне кабаландыралар. Болай да дерелдәп торган кешеләрне ялкаулыкта гаеплиләр, мыскыллыйлар. Бу тамашаны гарык булганчы күзәтә торгач, миндә, күчер урынында булсам, моны берәр җирдә аударып алыр идем дигән үчле уй туа иде.

Болар хәзер туйганчы сыйланып, иркәләнеп, сыланып-сыйпалып, җәй буе гамьез ял итәчәкләр. Ә көзгә тагын көймә атларда ризык, кием төяп, әллә кем булып һаваланып киләчәкләр. Әй мактанышачаклар, берсен-берсе уздырырга тырышачаклар. Алар җылы итеп ягылган, хәлфәләр яши торган кебек бүлмәләрдә тагы дәрес укып ятачаклар. Барлык зиһеннәре тик белем алырга гына юнәлтеләчәк. Ә мин? Мин дә шәкерт, ләкин башка шартлар тозагындагы. Мин шәкерт тә, алар кебек сабакташларыма кайчак ялчы да. Урын-җирем дә шуңа ишек төбендә. Гәүдәм зур булганга, аякларым чыгып ята. Төннәрен йомышка чыккан чакта караңгыда аякларыма абыналар да, гаепсезгә сүгәләр, йокыны бүләләр. Акчам да бик аз. Җиткерер өчен кыш буе эшләргә мәҗбүрмен. Кайда кар көрим, кайда йөк бушатам, иптәшләремә дәрес әзерләшәм. Җәдүәлне, имләне төшендерәм. Алар, табельдәге билгеләрен төзәтергә кирәк булганда, миңа мөрәҗәгать итәләр.

Мин торганда таң сарысы да беленмәгән була. Тиз генә мичне ягам һәм самавыр кайнатырга су китерәм. Самавырлары да самавыр кебекме соң: ике бүлекле, ифрат зур корсаклы, авыр. Бер ягында чәй кайнаса, икенче ягында ит пешерелә. Иртән, гадәттә, чәй кайнатам. Шушы хезмәтем өчен сабакташларым миңа чәйнек төбендә чәй чүбе калдыралар. Бу инде ак су түгел, әмма шәп чәй дә түгел, мәгәр саклап тоткан каты-котыларым белән эчеп куярга ярап тора. Кичен кайвакыт: “Аш пешереп куй әле!” – дип, ит кисәге соналар. “Бәлки калган ашлары тәтер”, – дип, баш иеп, йомышларын кире какмыйм. Үзләре билле казакилары эченнән ак якаларын чыгарып, сәгатьләренең чылбырын түш кесәләреннән күрсәтеп куеп, каптырмалы чалбарларын каккалап, низамнамәдә (эчке тәртип кагыйдәләре) язылганны бозып, кичләрен бакчага, гармун тавышлары ишетелеп торган җиргә, таялар.

Ашны салгач, аулакта туйганчы мандолинада уйнап, йөрәгемне баса идем. Өйдәгеләрне сагынып искә төшерәм һәм әткәемнең эшләгәндә һәрчак җырлап-мөгрәп йөри торган яраткан җырын сузам:

 

Уелып кына аккан Уел суы

Уйландыра уйчан да ирләрне,

Уйландырып калмый, моңландыра,

Сагындыра туган да җирләрне.

Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк,

Сәхрәләргә чыксам, җир җиләк.

Эчемдә генә минем утлар яна,

Ник моңлана икән бу йөрәк?

 

Шулчак мин әнкәемнең үзе чыгарган көйгә җырлый торган җырын да искә төшерәм:

 

Каравыл да тауның битләвендә

Уралып та үскән кәрешкә*.

Сабыр – солтан, сабырсызлык – дошман,

Сабырлыккайларга шул ни җитә...

 

(*кәрешкә – вика – торна борчагы.)

 

Тегеләр дөбердәшеп кайтып кергәндә, ит пешеп чыккан, аш инде әзер була. Мәгәр, миңа караганда да ачыгып кайтканлыктан, ашны ашыйлар да бетерәләр. Аш пешерү – минем өчен ышанычлы кәсеп түгел.

Аның каравы, “тавык мие эчкәннәре дә” җитәрлек. Аларга дәрес аңлатам. Һәр фәннән дә матур язу таләп ителә. Бай малайлары, зур текстларны үзләре язарга иренеп, минем язып бирүне үтенәләр. Берәр бит, хәтта тулы дәфтәр дә язып биргәлим. Аның хакын миңа икмәкләтә түлиләр.

Бу кәсебемнең башы болай булды. Әхмүш исемле шәкерт берчак, караватына җәелеп утырган килеш, болай дип сүз башлады:

– Кара әле, курсант, туямы корсак, туяр иде корсак “эк” итеп бер кикерсәк, бүген ипи ашадыңмы? (Мин мондый мыскыллы эндәшүләргә, җәберләргә тешемне кысып түзәм, башымны иям. Чөнки миңа моннан мотлак гыйлем алып чыгарга, кеше булырга, гаиләбезне ярлылыктан тартып чыгарырга кирәк – “сабыр – солтан...” Бу тук малайларга булган нәфрәтемне күрсәтмәс өчен күзләремне идән ярыкларына төбим. Көтәм, тагын ни дияр).

Һе, эндәшмисең. Димәк, нан бүген жок. Ә корсак соры-ы-ый. Телисеңме, мин сине бүген ашатам. Туйганчы. Но... – Аның озын бармагы түшәмгә төбәлә, – бер шарт белән: син минем өйгә бирелгән эшне мату-у-ур итеп язып бирәсең. Шуның өчен мин сиңа бер телем икмәк кисеп бирәм. Килештекме?

Бераз көттергәч:

– Ярар, – дип ризалашам.

– Так-то, ярлы тәкәббер, син кая барасың... Тик сиңа икмәкне куш учка җитәрлек итепме, әллә сыңар учка гына сыярлык итеп бирергәме?

Әлбәттә, башында әз-мәз акылы булган кеше күрәләтә бер учка ризалашып тормас. Кулга-кул бирешеп безнең килешкәнне, астыртын елмаеп, башкалар да күзәтте. Миңа өстәл артында башка вакытта урын булмый, өй эшләремне теземә куеп әзерли торган идем. Шулай эшләсәм дә, мине хәлфәләр дә, мулла да мактый. Үрнәк алырга өндиләр. Бүген килеп, менә түр башына кунаклаттылар.

Үтә дә тырышып, бөтен рәвешен китереп, йөкләмәмне үтәп чыктым. Аш өенә җыйнаулашып киттек. Әхмүш, ачкыч чыгарып, күңелле генә тавыш белән зыңгырдаган сандыгын ачып, күпереп пешкән түгәрәк ипи чыгарды. Өстәлгә салды. Безгә аркасын куеп, гәүдәсе белән икмәкне ышыклап, озак итеп (миңа шулай тоелды) шул бер телемне кисте. Кырт кына әйләнде дә:

– Ике учыңны әзерлә! – дип әйтүгә үтә күренеп торган, юп-юка теленгән, ике учка салмасаң, өзелеп төшәргә торган телемне кулыма салды.

Бу “кызыкка” шәкертләрнең хахылдап көлүеннән тәрәзә пыялалары зыңлап китте. Ә минем күкрәгем тәңгәленнән алга сузылган учларымдагы икмәккә ачыдан-ачы күз яшьләрем тәгәрәп төште.

Әйе, бай һәм мулла малайлары кеше көченнән шулай файдаланалар иде. Кайда алар шикелле гамьсез яшәү, җылы бүлмәдә генә утырып уку! Өстә бер кат күлмәк һәм ыштан, өлтерәгән иске җилән. Аш өенә чыккан арада да өшеп-катып керәсең. Рәхәт тормыш ярлы шәкертләрнең өненә түгел, төшенә дә кереп чыкмый.

Әмма шул хәлдән соң мин түләү шартын үзгәрттем. Җылырак көннәрдә шәһәр байларына яки мещаннарына утын ярып, акча эшләп алам. Байлар баеган саен саранлана дигәннәре дөрес икән, синең белән исәпләшкәндә бер тиенгә кадәр сатулашырга да оялмый. Ә мещаннар исә: “Мә, шәкерт тә икәнсең, берәрсенең газиз баласысыңдыр әле”, дип өстәп тә түлиләр. Кар көрәгән, йөк бушатканнар да иш янына куш булып куя. Минем авыз да шулпага тиенә. Күп вакыт “бүреләр улаганны” су эчеп басарга да туры килә.

Бай малайларына өйгә бирелгән эшләрен язу, китап күчереп бирүләр мине матур язарга өйрәтте. Каз һәм күркә каурыйларын алдан күп итеп әзерләп куяр булдым...

– Тор, Атаулла, кул-аякларың сау, үзең таза – көчең җитәрлек, ятма болай кайгырып, китәргә булгач, китәргә! – дип үз-үземә каты әмер бирдем дә, уйларымны калдырып, яткан урынымнан күтәрелдем.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Нигъмәт Зөлкарнәй моннан 130 ел элек, 1892 елның апрель аенда, Башкортостанның Учалы районы Ахун авылында туган. Әти-әнисе аны, күкрәк сабыен, кулларына алып, җәяүләп, үзләре белән Троицк шәһәренә яшәргә, яңа җирдә бәхет сынарга алып китәләр. Нигьмәтулла башта Зәйнулла Рәсулев мәдрәсәсендә дин тәгълиматларын өйрәнә. Аннары мәгрифәтле Яушевлар тәрбиясендәге данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә күчә, чөнки ул дәвердә шәһәрдә дөньяви фәннәр укытылган бердәнбер  дини уку йорты була ул. 1912 ел, җәй башы бугай, шәһәрнең абруйлы кешесе Габдрахман хәзрәт өендә Тукайны күрә.  

Шул ел кулына буталлы “Шәһадәтнамә” (диплом) алып, үзенең туган авылына, иң беренче шунда күзен ачкан, аның татлы һавасын сулаган иленә, хәлфә булып эшкә кайта. Аның, бер ел эшләгәч, Казанга университетка укырга керергә, дигән хыялы армияга алынуы белән җимерелә. Беренче Бөтендөнья сугышы: окоп, траншея, блиндажлар, яралану (шул чорда солдаттан унтер-офицер дәрәҗәсенә күтәрелә), Октябрь революциясы, гражданнар сугышы, укыту-агарту, ликбез эшләре, колхозлашу чоры, Бөек Ватан сугышының Курск дугасы мәхшәре... Ә гөмеренең төп өлешен – 40 елны – мәгарифкә, балалар укытуга бирә. Хезмәте Ленин ордены белән зурланган. 36 ел авыл хәбәрчесе (1932-1968.).

Ул иҗат эше белән дә шөгыльлләнгән. Хәтта әсәрләре үз вакытында Язучылар союзында иҗади секцияда тикшерелеп, нәшриятка да тәкдим ителгән булган. Ләкин 1935-1937 елларның каты җиле бәрелеп, (мирза оныгы, офицер) алар нәшрияттан алына, югала... 1992 елда “Агыйдел” журналы өй архивында сакланган повестларның берсе булган “Айназа”га  (әсәр 1958 елда язып тәмамланган)кереш сүзне болай дип язды: “...редакция моны чын художестволы әсәр дип билгели. Повесть 35 ел элек язылган, ә барыбер канәгатьләнеп укыла. Хәер, нәтиҗә ясауны укучының узенә калдырыйк”. Әсәр, әлбәттә, заманына хас булганча идеологик кысаларда язылган, шуңа карамастан, элекке чорлардагы көнкүреш, үзара мөнәсәбәтләр турында байтак кызыклы тарихи мәгълүматлар бирә.

Әлеге көндә әтием Нигъмәт Зөлкарнәйнең “Айназада”дан тыш тагы бер повесты һәм бер романы бар.

Шәүлия ЗӨЛКАРНӘЕВА.

 

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (1)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (1)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: