Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2022, 08:47

Резеда ШАКИРОВА. Гади Гали. Хикәя-бикәя

Гашыйк Гали гөрелдәде: "Гомерлеккә гаиләләник, Гөлсиринем! Гарантиялим, гаиләбезне гөлдер-гөлдер гөрләтербез! Гомергәчә гел генә гөрләшербез!.."

Резеда ШАКИРОВА. Гади Гали. Хикәя-бикәя
Резеда ШАКИРОВА. Гади Гали. Хикәя-бикәя

Гумуслы, грушовкалы, грейпфрутлы, гүзәл гөлбакчадай "Гөлбостан"да Галиләр галәмәт. Галиләр гәпләшкәндә, гердәй корсаклы, генератордай гырылдаган Галине – Гөпкорсак Гали, гипнозга гаҗәпләнгән Галине – Гипноз Гали, гадәтсез гайбәтче Галине – Гайбәтче Галигә гомумиләштерәләр гөлбостанлылар.

Гәзитче Галине гәпләмәкчемен, гәүдәләндермәкчемен. Гали Германиядә гаскәридә гизә. Германиядә гаскәридә гизгәч, Гали гыйлемханәдә гыйлемләнә. Гади генә Гали "Гөлбостан"ында гәзитнең горурлыгы! Гыйнварда гыйрфанлы гыйльмандай Галиебез Гөлсирингә гыйшыйклана. Гөлбостанлыларга Галинең гашыйклануын   Гөпкорсак Гали гәпләгән. Гамакта горчицалап галушкины, гуляшны гопылдатканда, графиннан газировканы голдыр-голдыр голкылдатканда "Гүзәллек" госелханәсендә гади гәзитче Гали, гектарлап-гектарлап гримланган Гөлсирин гәүдәләнгәннәр.

Гөбәдиядәй гәүдәле Гөлсирингә гашыйкланырлык. Гаҗәеп гөлзар җимешедәй Гөлсирин. Гали галифедән, галоштан, гофреланган галстуктан Гөлсириненә галәкали:

–  Гәпләшик, гөлдердәшик, гонҗә гөлем – Гөлсиринем! Гөллегем! Гөлләмәм! Гөлсиринем, Гади Галидә генә гөлләнәчәксең,  гөләндәм гөләбем, гөлҗимешем!

Гүзәлләнгән Гөлсирин:

– Галием, гармонияләшик, гәүһәрем!

Гашыйкланган Гали:

– Гомер-гомергәчә, гомерлеккә гаиләләник,  Гөлсиринем! Гарантиялим, гаиләбезне гөлдер-гөлдер гөрләтербез! Гомергәчә гел генә гөрләшербез!

Гали галантланып гәрәбәдәй гипюрлы Гөлсирингә гладиолус гөлләрен галиҗәнаплап:

– Гөлкәем, гөлзәмин Гөлсиринем, геркулес гөлләрем Гөлсиринемә!

Гөлсирин гөбәдиядәй гәүдәсен гыйззәтләндереп, гөрепдәпме-гөрелдәде генә:

– Галикәем! Гладиолус гөлләрен геркулес гөлләренә гомумиләштердең. Гөлсиринең Гади Галидән Геркулес Галиенә гомумиләштерәчәк. Гомергәчә!

Резеда ШАКИРОВА. Гади Гали. Хикәя-бикәя
Резеда ШАКИРОВА. Гади Гали. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: