Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2021, 09:22

Ләйсән КАТИЕВА. Серле дөнья

...Балачагың, бәхетле истәлек булып, шомырт чәчәк аткан, күктә мамыктай болытлар йөзеп йөргән тылсымлы дөньяда кала – һәм еллардан елларга хәтер күпере аша бүгенгеңә күчә.

Ләйсән КАТИЕВА. Серле дөнья
Ләйсән КАТИЕВА. Серле дөнья

Язгы иртә. Тәрәз пәрдәләрен ачуга, күзне камаштырып, кояш елмая. Табигать әле йокыдан уянмаган кебек. Хәтта кошлар да тантаналы тынлыкны бозмый. Бар дөнья нидер көтә сыман.

Син кояш нурларының язгы тылсымлы җылысында назланырга да өлгермисең, биек йортлардан да биегрәк Алып болытлар пәйда була. Аларны күрүгә, җанга сагыш чорнала. Алар сине кайдадыр чакыралар, әйдиләр.

...Болытларга буйсынып, балачагыңа кайтасың. Сина биш яшь. Уку, көндәлек эшләрдән азат, һәр көнне, һәр сәгатьне, һәр минутны нинди дә булса маҗараларга багышлаган чак. Авыл. Май ае. Ишегалдында күбәләкләрнең очынып очуына сокланасың, алар белән уйнарга омтыласың... Күккә карасаң да, гаҗәеп сихри дөньяга тап буласың. Әнә, бакчадагы татлы хуш исе белән башны әйләндергән ап-ак шомырт чәчәкләре күктә дә үз урыннарын тапканнар. Бер якка карасаң, ана куянның үз "бригада"сын ияртеп барганын күрәсең; алар артыннан, куып җитәргә теләгәндәй, җилкәнен киергән зур кораб йөзеп бара, имеш. Көнбатышка әйләнеп карасаң, башка күренеш: мамыктай йомшак болытлар чәчәк бәйләме тоткан кешегә әверелә, ул сиңа таба атлый, менә-менә килеп җитәчәк...

Шулчак күз алдындагы барлык гаҗәеп күренеш юкка чыга: төньяк җиле хыялый дөньяны челпәрәмә китерә. Серле-сихри сурәтләр ашыга-ашыга мондагы салкынлыктан ераккарак омтылалар. Шомырт яфраклары да бу салкын җилгә шат түгел, ахры: пышылдашалар, шыбырдашалар. Алар әле бик яшь – болытлар кебек очып китә дә алмыйлар...

Тагы яз... Язгы җил... Үткәннәрне бүгенгә күчерүче, хәтер ятьмәсе үрүче җил... Балачагың, бәхетле истәлек булып, шомырт чәчәк аткан, күктә мамыктай болытлар йөзеп йөргән тылсымлы дөньяда кала – һәм еллардан елларга хәтер күпере аша бүгенгеңә күчә.

 Яз башы... Бар тереклек яшәрә, яңадан туа. Син дә яңарышка өметләнәсең...

БДУның татар-рус бүлегенең 4нче курс студенты.

М.Акмулла исемендәге стипендиягә ия булды.

 

Ләйсән КАТИЕВА. Серле дөнья
Ләйсән КАТИЕВА. Серле дөнья
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: