Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2021, 09:25

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (3)

Кирпечтән уратылган коймага беркетелгән тимер капка аша сакчы чыгып каршы алды. Мондагы байлыкны күреп хәйран булды Әниф. Яши бит кешеләр! Йортның эче хас та хан сарае!

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (3)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (3)

(Дәвамы.)

– Кәримә! Кәримә? Ни кылануың бу, ә?  –  Берни аңламаган Зәнфирәнең Кәримә белән кочаклашуын да, үзалдына сөйләнгәнен дә ишетеп эшне аңларга өлгергән  „Сакал” тынычлыгын саклады. Ә Зәнфирәне күздән ычкындырмады. Кайчан килүе, кем булуы, кайсы номерга урнашуы турында мәгълүмат жыйды.

Зәнфирә номерына кайтып керү белән төрлесен уйлады. „Кәримә тоткында!” Хәзер генә кесә телефоны аша хәбәр салыр иде, чит-ят җирдә әллә кемнәр үзен күзәтеп торырга мөмкин. Кесә телефонын чит җирдә андый максатта фадалану куркыныч.

Кәримә кемнәндер курыкты. Димәк, монда криминал эш итә! Уйларга, уйлап эш итәргә кирәк, дигән карарга килде һәм сумкасыннан тынычландыра торган тамчылар тамызып эчте. Ул арада берәү хатын яшәгән номерның ишеген какты.

– Кем?  –  диде Зәнфирә.

– Үзебезнекеләр, ачыгыз...

Бүлмә ишеге ачылды. Аннан таза бәдәнле „Сакал” килеп керде. Шундук түргә үтте.

– Әллә бер-бер күңелсез хәл бармы, матурым?  –  Ул саф татар телендә эндәште.

Үз телендә сөйләшүче кеше хатынның күңелен эретеп җибәрде, куркудан агарган чыраена алсулык йөгерде. Яхшы эшләгәне өчен бүләк сыйфатында бирелгән путевка буенча гомере буе хыялланган курортка килгән Зәнфирәгә „җир чите” булып тоелган урында мондый кешене очрату караңгы төндә юл күрсәткән якты нур кебек тәэсир итте.

– Беләсезме нәрсә?.. – Диванда аркасына шәл бөркәнеп утырган, үзе калтыранган хатын, бүленеп калды,  кулындагы телефонын тумбочка өстенә салды. Торып басып, әйтергәме-юкмы, дигәндәй, як-ягына каранды.

– Тыңлыйм, матурым. Сез бик куркынганга охшыйсыз. Әллә берәрсе кәефегезне кырдымы?  – „Сакал” хатынга якынайды, терсәкләрен учларына алып, күзләренә тутырып карады.

– Әйе.., әй... юк...  – Хатынның зиһене чуалды.  – Каршысында басып торган  ят ирнең карашыннан югалып калды. „Сакал” исе китмәгән кыяфәт сакларга тырышты:

– Тынычлан, матурым, тынычлангач, кирәк тапсаң, сөйләрсең...

Зәнфирәнең теле ачылып китте:

– Мин монда күп еллар элек югалган ахирәтемне очраттым! Тоткында икән ул!

– Сез ни сөйлисез?  –  „Сакал”, күзләрен майландырып Зәнфирәнең гәүдәсен үзенә тартты.

– Ни ишетсәгез, шуны сөйлим! Исеме  –  Кәримә... – Зәнфирә, йөзен читкә борды һәм „Сакал”га студент чакларында кайтыр юлда юллары аерылган вакыйганы энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде.

– Менә ничек!?  –  „Сакал”, кулларын Зәнфирәдән алып, йөзенә ясалма нәфрәт төсе чыгарды, тешен кысып, учларын йодрыкларга төйнәп бүлмә буйлап йөренде.  –  Берәрсенә бу хакта хәбәр салдыңмы әле?

Зәнфирә, баш какты. „Сакал”ның йөзе яктырып китте.

– Дөрес эшләгәнсең! Беләсеңме, нәрсә, акыллым? Син бу хакта әлегә берәүгә бер сүз чыгарма! Мин монда хәвефсезлек хезмәтендә эшлим. Кушаматым буенча „Сакал” дип йөртәләр. Күпләрне акылга утыртырга туры килде миңа. Монда банда хәрәкәт итә. Димәк, шулар эше! Кара аны, сак бул! Мин үзем барысын да җайлармын!

– Мин сезгә ышанам... Миңа куркыныч...  –  Зәнфирә елый башлады.

– Курыкма, җаным, үз кешебезне коткарабыз аны, менә күрерсең. Әлегә ял ит, тынычлан...  – „Сакал”, Зәнфирәне иңбашыннан кочып, чәчләреннән үбеп алды.

Зәнфирәнең баш кагуыннан „Сакал” хатынның ризалыгын аңлады.

Зәнфирәнең тәненә җылылык йөгерде. Күңелендә юаныч чаткылары кабынды. Бу кеше аларга ярдәм итәчәк! Ул Кәримәне коткарачак! „Сакал”ның сүзләре хатынның күңелен үстереп җибәрде. „Сакал” чыгып киткәч кенә тумбочка өстендә яткан телефонының юклыгын күрде.

***

Зәнфирә белән күрешү Кәримәгә авыр тәэсир итте. Бүлмәсенә кереп бикләнгәч тә, чәчләрен йолкып елады. „Сакал”дан курыкканына үзен әрләде. Кинәт, бик кадерле әйбере исенә төшкәндәй, сискәнеп куйды. Зәнфирә белән озаклап сөйләшкәнен күрсә, „Сакал” аны минутында юк итәчәк!.. Ә болай, авылдашы, ахирәте, курсташы хәзер аның кайда икәнен белә. Кайту белән барысын да җиткерер. Кәримәне эзләп табарлар...

Кәримә, шашынып көләргә тотынды. Аның колагына бер моң ишетелде һәм ул, диван башында эленеп торган сөлгесен иңбашына салып, бүлмә уртасында чайкалып бии башлады. Ул шул тикле онытылды, бүлмәгә „Сакал”ның кергәнен дә сизмәде. Ә күргәч, елмаеп-көлеп каршы алды.

– Нинди бәйрәм, матурым? Әллә берәр шатлыгың бармы?

Кәримә уң кулының имән бармагын ирененә тидереп, сак кына эндәште:

– Шаулама! Мин шигырь тыңлыйм...

„Сакал” йомшак кына тавыш белән сорап куйды:

– Нинди шигырь, Йолдызым? Аңлат әле, зинһар...

Кәримә, күзләрен йомды, башын чайкый-чайкый, йөзендә матур елмаюын саклап тыңлавын дәвам итте.

– Кем сөйли? Нинди шигырь?  –  „Сакал” да пышылдауга күчте.

– Зәнфирә! „Шаганэ ты моя, Шаганэ...”

Студент чакларында анатомиядән кергән профессор 90 минутлык дәрестә программада каралган материалны аңлатырга да, читкәрәк тайпылып, яшьләрне тормышка әзерләргә дә өлгерә иде. „Бер медицинага гына капланып калмагыз. Укыгыз! Чит ил әдәбиятын да, үзебезнең классиканы да, совет әдәбиятын да өйрәнегез. Күпкырлы кешеләр булыгыз. Тормышта һәммәсенең кирәге чыга аның”,  –  дигән сүзләре еллар үткәч, килеп җитте „Сакал”  –  Әнифкә.

Зәнфирә исеме „Сакал”ны тетрәндерсә дә, шундук уйларын тәртипкә китерде һәм тыныч кына шигырьне яттан укып алып китте: „Шаганэ ты моя, Шаганэ...”

Кәримәне кочып, акрын гына диванга утырдылар. Шигырь тәмамлангач та, берничә минут онытылып тордылар. Аннары, Кәримә, берни булмагандай, ванна бүлмәсенә кереп китте... Медицинада инде җитәрлек тәҗрибәле „Сакал” хатынга карап нәтиҗә ясады; „амнезия”дән интегә бу бичара. „Сакал” үзенең дә гаебен таныды, үзәге көеп, күңелен үкенү хисе биләп алды...

***

Төнге сәгатьтә янә Зәнфирәнең ишеген кактылар. Ышанычына кергән „Сакал”ны бер икеләнүсез номерына үткәрде. Ышанды хатын аңа.

– Иртәгәдән эш итә башлыйбыз, матурым. Мин план төзедем...  – дип башлады сүзен „хәвесезлек хезмәте”ндә „эшләүче” „Сакал” һәм өстәлгә затлы коньяк белән кабымлыклар куйды. Үзенекенә охшаган булганга, ялгышып алганга сылтанып, хатынның кесә телефонын тумбочка өстенә салды. Хатын бәдрәфкә кергән мәлдән файдаланып, ул эчәсе сыекчага порошокка төелгән йокы даруын тамызырга да онытмады. Коньякны койгач, тост тәкъдим итте:

– Танышлык өчен!

Зәнфирә уйлап та тормый, коелган сыекчаны йотып куйды.

Озак кына утырдылар сөйләшеп. Зәнфирә еш авызын ачып исни башлагач кына ир бүлмәдә һава юклыгына сылтанып, бассейнда су коенырга тәкъдим итте. Зәнфирә ванна бүлмәсенә кереп, йөзү костюмын киеп кулына сөлгесен тотып чыгып басты. „Сакал” аны биленнән алып подвалдагы бассейнга юлландылар... 

Бассейнда кеше юк иде. Дүртенче дистәне ваклый башлаган хатынны читтән күзәтте „Сакал”: бар җире дә „урынында”гы ханым оста йөзә. „Бу яшьтә хатын-кызның җиләк булып пешкән чагы шул...” Дәрте кузгалуын тойган ир, шундук „жиргә төште”. Бассейнны кат-кат буйга йөзеп килгән хатынның һаман көндезге вакыйганы сөйләве тиз „айнытты” аны:

– Мин хәзер монда бер көн кунарга да куркам... Кәримәне эзләп табасы иде, сорашасы иде үзеннән...

Монысын көтмәгән иде „Сакал”. Тәне буйлап электр тогы үткәндәй тартышып куйды. Хәйләсе шундук башына килде. Йөзеп хатынның каршысына чыкты да:

– Син нәрсә, акыллым,  –  үзе куркынган кыяфәткә кереп як-ягына каранып алды,  –  икебезне дә шушында юкка чыгаруларын телисеңме? Мондагы банданың кешеләрен дә белмибез дә...

Зәнфирәнең реакциясе акрынайган иде, йөзгән җиреннән исни башлады:

– Ой, юк!.. Арыдым мин... йокым килә...

  – Шулай булгач...  –  „Сакал”, куллары белән чәбәләнеп су төбенә киткән хатынны судан чыгып, бассейнның читеннән күзәтте.

Куркынган күзләре белән тирә-якка тутырып карады да, ярдәм итүче булмагач, су өстендә куыклар гына калдырып төпкә китте хатын... Чираттагы корбаны үз милләтеннән булуы йөрәген чәнчеп алса да, „Сакал”ның үз киләчәге кадерлерәк иде. „Чиста” башкарылган эшеннән канәгать кыяфәттә тыныч күңел белән халатын киеп үзенең „куышы”на ашыкты.

***

Төш алдыннан ял итүчеләр белән кабат инструктаж үткәрделәр. Мәетне яру, эчке органнарын алу, эчкән булуын ачыклау „Сакал” куллары белән башкарылды.

– Су  –  шаяруны гафу итми. Эчкән хәлдә суга якын килергә ярамый, исегездә тотыгыз,  –  дип кат-кат искәртте ял итүчеләрне йөзү буенча инструктор һәм махсус журналга һәркайсының култамгасын куйдырды.

***

Армия хезмәтеннән соң укуын дәвам итеп, Трансплантология һәм ясалма органнар институтында ординатура үтеп, гомуми хирург сертификаты алган Әнифне өлкә дәваханәсенә хирург итеп юлладылар. „Киләчәгең зур синең”,  –  диде диплом җитәкчесе, егеткә зур өметләрен белдереп. Ике ел эшләгәннән соң танышты ул „Козгын” белән. Туган ягына командировкага кайткач, разборка мәлендә утлы корал белән һөҗүм иткәндә авыр җәрәхәтләр алган, күп кан югалткан „Козгын”ның гомере өчен озак көрәште Әниф. Яраланып аугач та, типкәләү, сугудан „Козгын”ның бер бөере изелгән иде. Ашыгыч рәвештә донор органы китерделәр.

– Кара аны, егет, бар өмет синдә. Ул яшәргә тиеш!  –  диде ярты башы пеләшләнгән генерал-майор Әнифкә, операция алдыннан.

Әниф мөмкин булганның барын да эшләде. Трансплантология буенча үзаллы башкарган беренче эше уңышлы үтте. Моңа „Козгын”нан, аның кешеләреннән дә бигрәк ул үзе ныграк сөенде.

 Болай булырын алдан белгән булса?! Хәер, кеше гомерен саклап калу кебек изге эшкә алынган, ант биргән ак халатлы башка төрле эшли алмас та иде...

***

Отставкадагы хәрби иде „Козгын”. Аңына килгәч, Әнифнең кулын кысты. Төкләр баскан чыраен сытып, күз яшьләре чигәләре буйлап тәгәрәде.

– Мин сиңа гомерем белән бурычлы, энем!

– Минем бурычым шул.

–  Изгелек җирдә ятып кала торган эш түгел, энем...

***

Бу вакыйга онытылган иде инде. Октябрь кичендә төнге дежурга килгәч, үзе килеп керде „Козгын”. Яше иллене узган, төз гәүдәле, чигә чәчләре чаларган, калын кашлы, ап-ак битле, алтын тешле, кыска чәчле, җыйнак, пөхтә кеше. Килеп керде дә, Әнифнең учына өр-яңа машина ачкычы салды. Шатлыктан, Әнифнең куллары калтыранып китте.

Күпне кичергән, кешене ашадан-аша күргән „Козгын”, бик сирәкләрне үзенә якын җибәрүе, ә  Әнифне бер күрүдән якын итүе турында сөйләде. Тыныч холыклы, сабыр, кирәк-кирәкмәгән сүзгә катышмавы, күп сөйләшеп бармавы да ошаган иргә.  Фәлән көнгә егетне үзенә кунакка чакырды. Төнге дежурларда эшләп, отгуллар җыеп, бер атнага ял алып юлга чыкты Әниф.

Кирпечтән уратылган коймага беркетелгән тимер капка аша сакчы чыгып каршы алды. Мондагы байлыкны күреп хәйран булды Әниф. Яши бит кешеләр! Йортның эче хас та хан сарае! Җәен  –  фермада көтүче, кышларын терлекче әтисе белән мәктәптә җыешытручы булган әнисе бердәнбер уллары үсеп җитүгә 7гә 8 метр зурлыктагы өй бетерә алдылар. Картайган көннәрендә зур акчалар эшләп табып, аларны да җитеш тормышта яшәтү теләге зур иде Әнифнең.

– Син дә шуннан ким яшәмәссең, энем. Синеке дә булыр, булы-ы-ыр, һе-һе...  –  „Козгын”, күпләрнең төшенә дә кермәгән тормышы белән танышкан кунагының иңбашына яратып кына сугып алды.

Икәүдән-икәү озак сөйләштеләр. „Козгын” кунак итте танышын. Подвалга төшеп бильярд уйнадылар, саунада парланып утырдылар, коньяк эчтеләр, кабан итеннән әзерләнгән сый-нигъмәттән сыйландылар.

***

Ул йортта очрашулар ешайды. Юл хакын да „Козгын” күтәрде. „Козгын”ның әле теге, әле бу йомышы табылып кына торды ак халатлыга.

– Бүгеннән бер командада эшли башлаячакбыз. Мин ничек кушсам, шулай булачак, аңладыңмы, дустым? – диде Әнифкә савыгып аякка баскан „Козгын”, очрашуларның берсендә. Егетнең күңелендә бер суалчан кыймылдап куйды, һәм ул, ризалык биреп баш какты.

– Яратам үзең кебек егетләрне... Кушаматың „Сакал” булыр. Мин шулай карар иттем...

(Дәвамы бар.)

Автор стиле сакланды.

Фото: Pixabay.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (3)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: