Барлык яңалыклар
Новости
27 август 2021, 13:36

Яшьләр эшләнмәләре – стратегик тармак өчен

Белемнәрен һәм әзерлек дәрәҗәсен күрсәтү, җитештерү бурычларын хәл итүгә өлеш кертү, һөнәри күзаллауларны киңәйтү һәм бер үк вакытта эшли торган компаниягә файда китерү: «Транснефть» акционер җәмгыятенең фәнни-техник конференциясендә катнашу нәтиҗәсендә мондый мөмкинлекләр барлыкка килә.

“Транснефть-Урал” акционер җәмгыятендә фәнни-техник конференция тәмамланды. Анда тоташ Русиядә, ягъни Балтикадан Тын океанына кадәр  «Транснефть» системасы оешмаларыннан 27 яшь белгеч катнашты. Ике көн эчендә 4нче санлы тематик секция тарафыннан тәкъдим ителгән һәм сәнәгать, янгынга каршы, экологик, хезмәт саклау һәм юл йөрү хәвефсезлеге  мәсьәләләренә багышланган 25 доклад тыңланды.

Катнашучыларның географиясе һәм аларның эш темалары компания эшенең гомумфедераль масштабын һәм яшь белгечләрнең «Транснефть» җитештерү эшчәнлегендә барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итәргә әзер булуларын тагын бер кат раслый.

Конференция коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле чикләүләр сәбәпле онлайн-форматта узды. Докладчылар һәм жюри әгъзалары әлеге чарада үз эш урыннарыннан катнаштылар. Мондый формат беренче тапкыр кулланылса да, билгеле бер чикләүләр куйса да (мәсәлән, коллегалар белән шәхси аралашу мөмкинлегенә), ул үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Яшь белгечләр хезмәткәрләрне әзерләүнең яңа алымнарына, җиһазларны модернизацияләүгә, саклау җайланмаларын эшләүгә, персоналның эшләү өчен хәвефсез шартлар тәэмин итүгә һәм башка бик күп перспектив темаларны күтәрделәр. «Транснефть»нең хезмәтне саклау, сәнәгать, янгын һәм экология хәвефсезлеге департаменты директоры Андрей Зайцев җитәкләгән комиссия әгъзалары фикеренчә (ә үз бәяләрендә алар бердәм диярлек булган), тәкъдим ителгән докладларның күбесе җитди игътибарга лаек.

– Фәнни-техник конференция – ул яшьләр өчен үсешкә этәргеч. Докладларның саны – югары активлык, ә аларның сыйфаты яшь белгечләрнең зур потенциалы турында сөйли. Димәк, конференция аның катнашучылары өчен дә, гомумән компания өчен дә мөһим булуын раслый. Күп кенә авторлар, чыннан да, җитди, мөһим темалар таба алганнар. Ә иң мөһиме – аларны ача алдылар, тормышка ашыруга якынлаштылар, – дип билгеләп үтте комиссия рәисе урынбасары, «Транснефть – Урал» акционер җәмгыятенең баш инженеры Данир Әхмәров. – Әгәр эшләнмәләрнең бер өлеше «Транснефть» системасында үсеш алса һәм куллану тапса, бу барысына да файдага булачак. Чөнки сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге, хезмәтне саклау, юл хәрәкәте иминлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре һәрвакыт актуаль.

Конференциядә Төмән, Новороссийск, Брянск, Томск шәһәрләреннән «Транснефть» системасы предприятиеләре вәкилләре җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Алда беренче һәм икенче урыннарга ия булучыларның (шулай ук аларның башка секцияләрдә үз докладларын тәкъдим иткән коллегаларының) 2021 елның ноябрендә узачак конференция финалында катнашу көтә.

Читайте нас: