Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2021, 11:42

Нефтьчеләр табигатькә ярдәм итте

“Транснефть-Урал” акционер җәмгыятенең Туймазы филиалы нефть үткәргеч идарәсенең яшь белгечләре Кандракүл күлендә экологик акция үткәрделәр. Алар километр ярым озынлыктагы яр буен тазарттылар, ял итүчеләрдән калган бик күп чүп җыйдылар.

Җыелган чүп предприятие тарафыннан бирелгән йөк автомобилендә чыгарылды.

–Филиал хезмәткәрләре Кандракүлдә мондый чистарту өмәләрен беренче генә үткәрми, – ди  “Транснефть-Урал” акционер җәмгыятенең  генераль директоры урынбасары Аскар Әминов. – Күл ярына алар узган елда да, быел да чыкканнар иде инде. Шундый ук акцияләрне Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә дә, Пермь краенда да уздырдылар.

Экологик чараларда катнашучылар табигатьне чүп-чардан тазартып кына калмыйлар, әйләнә-тирәдәгеләргә тирә-як мохиткә сакчыл караш үрнәген дә күрсәтәләр.

2021 ел Русиядә Фән һәм технологияләр елы буларак игълан ителде. Август тематикасында климат һәм экология мәсьәләсе күтәрелде, гомумдәүләт дәрәҗәсендә “Транснефть” компаниясе куратор булды.

Әйткәндәй, җәмгыятьнең Туймазы филиалы хезмәткәрләре Башкортстанда да, күрше төбәкләрдә дә үзләре хезмәтләндергән торбаүткәргечләр узган урыннарда экологик акцияләрне даими оештыра.  Мәсәлән, узган елда «Всемирный день чистоты #Сделаем2020» акциясе барышында волонтерлар Туймазы шәһәрендә, юл буйларында, урманнарда, Агыйдел елгасы ярында, Субханкулово, Мраково станцияләре урнашкан торак пунктларда җыештыру эшләрен башкардылар. Агымдагы елның апрелендә шәһәрдә яшәгән кешеләр белән берлектә филиал хезмәткәрләре Туймазы сусаклагычы ярында агач утырттылар, анда 6 меңгә якын агач утырттылды. Туймазы нефть үткәргеченең 70 еллыгы уңаеннан да филиалның административ бинасы тирзли утыртылган агачлар шәһәрне бизәп тора.

Читайте нас: