Барлык яңалыклар
Новости
20 август 2021, 11:55

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сафлыгыңны саклыйм дисәң

Яшь чакта, үз гомеремдә беренче тапкыр анда барып кайтуым белән күңелем суынды минем рестораннан.

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сафлыгыңны саклыйм дисәң
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сафлыгыңны саклыйм дисәң

Ирем берәр гаилә бәйрәмен билгеләп үтәргә теләп ресторанга чакырса, күңел ача торган андый җирләрне җаным бик өнәп бетмәгәнгә, Рәдифемне бер үзен җибәрмәс өчен генә ризалашам. Шунысы әйбәт — акча суыра торган андый җирләргә еш йөрмибез. Миңа калса, «злачный» урыннарны хатын-кыз урап үтәргә тиеш. Ә ирем Рәдифнең, сирәк-мирәк булса да кеше арасына чыгып, җилләнеп кайтырга ярата торган гадәте бар.

Булдыра алганча мин аны бу гадәтеннән биздерергә тырышам. Яисә, матурым-акыллым, бу арада акча бетте бит әле, әллә өйдә генә уздырабызмы бәйрәмне, дип иремне майлап-җайлап үз ягыма тарта башлыйм. Ресторан азыгыннан да татлырак итеп тәмле телләнүем үзенекен эшли — ирем бәйрәмне өйдә генә, үзебез әзерләгән табын янында билгеләргә ризалаша. Үзем дә ашарга бик яхшы әзерлим — ирем моны әйбәт белә.

Аннары, берәр кая бара башласак, буйга җиткән кызыбызны да өйдә калдырмаска тырышабыз. Кая барсак да, аның өчен дә түләргә кирәк. Шуларны исәплисең дә, ресторан-кафе кебек җиргә аяк бик тартмый. Сирәк-мирәк барсак, ахирәтем Румия эшләгән ресторанга барабыз. Шеф-повар үзе чыгып, ни телисез, дусларым, дип өзелеп торсын әле! Акчаны да каерып алмый. Төп сәбәбе акчада да түгел ресторанны яратмавымның.

Яшь чакта, үз гомеремдә беренче тапкыр анда барып кайтуым белән күңелем суынды минем рестораннан. Уфада пешекчегә укып йөргән бер төркем кызны җәй башында производство практикасына Сочига җибәрделәр. Алар арасында мин һәм ахирәтем Румия дә бар. Безне тулай торакка урнаштырдылар. Румия белән бер бүлмәгә эләгүебез яхшы булды. Практикага икебез ике ашханәгә эләгүебез генә кәефне кыргандай итте. Шулай да күңелләр көр — кеше акча түләп әллә кайлардан килгән җылы якта бушка яшибез-ашыйбыз, ял көннәрендә шәһәрнең төрле җирләрен карап йөрибез, арып кайтсак та, эштән соң Кара диңгездә рәхәтләнеп су коенабыз.

Сочи хәтле Сочида һөнәребез буенча әллә ниләргә өйрәтерләр дигән өметебез бик акланмады: безгә күбесенчә яшелчә чистарту, табак-савыт юу, идән сөртү кебек вазифаларны йөкләделәр. Шулай да карышмыйбыз, шеф-повар ни кушса да эшлибез — без бит эшләп үскән авыл кызлары. Авыл искә төшсә, сагынудан Румия белән бераз күз яшьләребезне тамызып алабыз.

Адресымны җибәрүгә, әнидән хат килеп төште! Хәл-әхвал белешүгә, әни тагын үзенекен тукый башлаган: «Балакаем, әтәң-инәңнән ерактасың. Берүк анда азып-тузып йөреп, йөземне рисвай итә күрмә!» Әнинең өйдә чакта өзми-куймый колак итемне ашаган бу вәгазе дә читтә, еракта шундый тансык икән! Әнинең хатларын, кат-кат укый торгач, төнлә уятып сорасалар да сөйләп бирерлек итеп ятлап беттем. Хәтта «кулинария», «санитария», «технология», «туклану физиологиясе» дисциплиналарын да ул хәтле яхшы беләм дип мактана алмыйм.

Беркөнне ахирәтем Румия практикадан кайтты да очына-очына мине билемнән әйләндерә башлады. Үзе чырык-чырык көлә, үзе күңеленә сыймаган шатлыгы белән бүлешә: «Гүзәлкәем, шундый да чибәр егет белән таныштым! Нәкъ Радж Капур! Ристаранга чакырды! — ахирәтем сөенеченнән идәнгә тыпырдатып баса-баса бии үк башлады. — Тра-та-та! Ристаранга барабыз!» Аның бу кыланышына ни әйтергә дә белмичә аптырап басып торганда мине төрткәләргә үк кереште: «Әйдә, җыен тизрәк! Мине берүземне җибәрмәссең бит инде! Мин дус кызым белән киләм, дидем!»

 


Фото: w-dog.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: