Барлык яңалыклар

Китап ярминкәсе чагу чара булды

Бүген Хөкүмәт утырышында республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады.

Китап ярминкәсе чагу чара булды
Китап ярминкәсе чагу чара булды


Ул башкалада узган "Китап-байрам" Халыкара китап ярминкәсенең ничек узу хакында сөйләде.

- Бу өч көндә Уфа илебезнең китап башкаласы булды. Якынча исәпләүләр буенча, бу көннәрдә безнең ярминкәгә 162 549 уфалы һәм кунагы килгән. Без кунаклар һәм катнашучылар тарафыннан югары бәяләнгән, шулай ук республика халкының уңай бәяләмәләрен алган чараны уңышлы уздыру турында бүген тулы канәгатьлек белән сөйли алабыз.

Ярминкәдә 52 меңнән артык басма сатылган. Аның кысаларында Язучылар берлегенең, шулай ук «Китап» нәшриятының Белоруссия, Кыргызстан, Казахстан һәм Үзбәкстан коллегалары белән хезмәттәшлеге турында килешүләр имзаланды, - диде ул үз чыгышында.

Ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында 26-28 майда узган Халыкара китап ярминкәсе хакында "Кызыл таң" гәзите дә актив яктыртып барды. Бу хакта безнең сайтка кереп укырга мөмкин.

Фото: Зөһрә Исламова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: