Барлык яңалыклар

Туймазыда кыярлар да “Бәхетле”!

Ни өчен икән, кем белә?

Туймазыда кыярлар да “Бәхетле”!
Туймазыда кыярлар да “Бәхетле”!

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында «Бәхетле» крестьян хуҗалыгы Туймазы районында ел әйләнәсенә яшелчә үстерә торган теплица комбинаты төзергә ниятли. Биредә шулай ук яшелчә саклагыч һәм әзер продукцияне сортировкалап, төргәкләү цехы да урнашырга тиеш.

Проектка инвестицияләр күләме 260 миллион сумга тәшкил итәчәк. Әлегә хуҗалык ябык грунтта сезонлы яшелчәләр үстерә, сезон эчендә монда 50 кешегә кадәр хезмәт итә, даими рәвештә 10 хезмәткәр эшли. 2024 елдан башлап яшелчәләрне ел әйләнәсендә үстерү планлаштырыла, бу өстәмә рәвештә 10-15 даими эш урыны булдырырга һәм җитештерү куәтләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект 2027 елга кадәр тулысынча гамәлгә ашырылырга тиеш. Бүгенге көндә Әгертамак авылында әлеге объектны төзү өчен урын билгеләнгән.

«Бәхетле» хуҗалыгы 2008 елдан бирле эшли, бүгенге көнгә теплицалар 5 гектар мәйданда урнашкан. Узган ел монда 2,2 мең тонна кыяр үстергәннәр. Проект гамәлгә ашырылгач, әзер продукция күләме 3 мең тоннага кадәр артачак, яңа теплицалар 2 гектар урынны алачак. Теплица комбинаты төзелеше 130 миллион сумга төшәчәк, яшелчә саклагыч һәм склад төзү өчен янә 100 миллион сум, ә җиһазлар сатып алу өчен 15 миллион сум кирәк булачак.

– Проект кысаларында әзер продукцияне эшкәртү цехы төзеләчәк. Бу кыярларның яңа гына түтәлдән өзелгән килеш кулланучыга барып җитүе өчен кирәк. Бүген безнең продукцияне Пермь һәм Чиләбе төбәкләре сатып ала һәм атна дәвамында үзләрендә эшкәртә. Нәтиҗәдә, кыяр ун көн узгач кына кибет киштәләренә килеп керә. Хәзер кыярларны федераль сәүдә челтәрләренә турыдан-туры җиткерү өчен, бу эшләрне үзебездә башкарачакбыз, – ди предприятие җитәкчесе Роберт Гарәфетдинов.

Чыганак: Башкортстанның Туймазы районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/467629#scroll

Туймазыда кыярлар да “Бәхетле”!
Туймазыда кыярлар да “Бәхетле”!
Туймазыда кыярлар да “Бәхетле”!
Туймазыда кыярлар да “Бәхетле”!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: