Барлык яңалыклар

Караиделдә чәчтарашлар мәктәбе

Үзмәшгуль ханым чәчтарашчыларны һәм визажистларны өйрәтергә планлаштыра.

Караиделдә чәчтарашлар мәктәбе
Караиделдә чәчтарашлар мәктәбе

Караидел авылында Чәчтарашлар мәктәбе төзергә ниятлиләр. Мондый инвестиция проекты "Кече һәм урта эшмәкәрлек" илкүләм проекты кысаларындагы "Эшкуарлык сәгате"ндә тәкъдим ителгән.

Проектның инициаторы -- бу эштә зур тәҗрибәгә ия кеше. Үзмәшгуль ханым 2014 елдан башлап чәчтараш хезмәтен күрсәтә. Һәм ул  чәчтарашчыларны һәм визажистларны өйрәтергә планлаштыра. Беренче чиратта дүрт яки биш  эш урыны җиһазландырылачак.  Һөнәрне 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем үзләштерә алачак.

«Эшкуарлык сәгатьләре» Башкортостан муниципалитетларында оештырыла. Анда төбәкнең һәр кешесе катнаша ала. Моның өчен сайтта (https://investrb.ru/ru/) гариза калдырырга кирәк.

Караиделдә чәчтарашлар мәктәбе
Караиделдә чәчтарашлар мәктәбе
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: