Барлык яңалыклар

Татарстан гимны авторы Авыргазы егете булган!

Башкортстанның Авыргазы районы Исмәгыйль авылында шагыйрь Рамазан БАЙТИМЕРОВның тууына 100 ел тулуга багышланган тантана узды.

Татарстан гимны авторы Авыргазы егете булган!
Татарстан гимны авторы Авыргазы егете булган!

Рамазан Муллагалим улы БАЙТИМЕРОВ – күренекле татар шагыйре, язучысы, драматургы, Бөек Ватан сугышы ветераны, ә иң мөһиме, Татарстан Республикасының Гимны авторы. Аның истәлегенә багышланган чара бөек Тукаебыз туган көнне – 26 апрельдә Башкортстанның Авыргазы районы Исмәгыйль авылында узды.

Шагыйрь 1923 елның 5 апрелендә шушы авылда дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне бетергәч, Үзбәкстанга күчә. Каты Курганда һәм Сәмәркандта укуын дәвам итеп, унъеллык мәктәпне тәмамлый. Ташкентта укытучылар әзерләүче бер еллык курсларын тәмамлый. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Казан университетын тәмамлый. 1958 елдан башлап гомеренең ахырына кадәр Татарстанның Лениногорск шәһәрендә яши һәм эшли. Республика редакцияләрендә эшли, мәктәпләрдә укыта.

Юбилей тантанасы мәктәп янында кунакларны каршы алудан башланды. Стенада шагыйрь истәлегенә мемориаль такта урнаштырылган. Очрашуда катнашучылар мемориаль тактага чәчәкләр салды, музей кабинеты белән кызыксынып танышты, кызыклы һәм эчтәлекле экспозицияләр өчен рәхмәт белдерде. Рамазан Байтимеровны искә алу тантанасы Исмәгыйль авылының мәдәният йортында дәвам итте. Кичә фронтовик-шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында «Әдәби хәзинә» видеофильмы белән ачылды.  Тормыш юлы, әдәби иҗаты һәм шигърияте, аның иҗатының әһәмияте турында кичәнең күп кенә кунаклары сөйләде. Рамазан Байтимеровның «Саумы, авылым» җыры тыңлаучылар күңеленә хуш килде. Шагыйрьнең кызы Гөлшат әтисенең кече ватанында әлеге чараны югары дәрәҗәдә уздырган һәм аның хакында яхшы истәлекләр саклаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Шагыйрьнең иҗатында төп урыннарның берсен Бөек Ватан сугышы темасы алып тора. Сугышның беренче көннәреннән үк Рамазан Муллагалим улы алгы сызыкта сугыша. Гвардия һава-десант бригадасы составындагы отделение командиры вазыйфасында Балтика, Чехословакия, Венгрияне азат итүдә катнашты. Сугыштан соң гаилә корып, хатыны Мөнәвәрә белән Гөлнур һәм Гөлшат исемле ике кыз үстерә.

Рамазан Муллагалим улы авыр фронт көннәрен, сугыш кырында калган иптәшләрен гомере буена хәтерендә тотып яши һәм аларга шигырьләр, җырлар багышлый. “Мәдәният” һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектлары буенча оештырылган әлеге кичә якташлары күңелендә онытылмас хисләр калдырды.

Фото: Башкортстанның Авыргазы районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/457719#scroll

Татарстан гимны авторы Авыргазы егете булган!
Татарстан гимны авторы Авыргазы егете булган!
Татарстан гимны авторы Авыргазы егете булган!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: