Барлык яңалыклар

Сәнгать галереясенә “Яз” килде!

24 марттан 18 апрельгә кадәр Уфа сәнгать галереясендә “Яз – 2023. Текстиль сәнгате” дип аталган декоратив-кулланма иҗат күргәзмәсе эшли.

Сәнгать галереясенә “Яз” килде!
Сәнгать галереясенә “Яз” килде!

24 мартта Уфа сәнгать галереясендә “Яз – 2023. Текстиль сәнгате” дип аталган күргәзмә ачылды. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган бу чара 18 апрельгә кадәр дәвам итә. Күргәзмәдә Уфа, Нефтекама, Туймазы, Октябрьский, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пенза, Пермь калаларыннан 46 рәссамның 105 эше катнаша. Сәнгать сөючеләр хозурына чыгарганчы, экспертлар бу әсәрләрне энә күзеннән үткәрде – пластика һәм колорит, образлылык ягыннан иң яхшы үрнәкләр генә халык алдына куелу хокукын алды.

Биредә “текстиль сәнгате” төшенчәсенә аңлатма биреп үтү дә кирәк. Ул бик киң: батик, киез басу, курчаклар ясау, корамалап тегү, чигү, үрү кебек техникаларны үз эченә ала. Бер яклап текстиль техникалары халыкның кул эшләре традицияләре (мәсәлән, кулъяулык, алъяпкыч чигү) белән тыгыз бәйле, ягъни биредә буыннар күчемлелеге ачык чагыла. Икенче яктан, заманча технологияләрнең тиз үсеше иҗатчыларны яңа формалар табып, кабатланмас әсәрләр тудыруга этәрә.

Башкортстанда текстиль сәнгате аеруча зур үсеш алган. Биредә аның нәкъ шушы борынгы тамырлары, гасырлар дәвамында әби-картәниләребездән буыннан-буынга күчеп килгән кул эшләре традицияләренә таянуы, зур роль уйныйдыр. Республикабызда инде 1996 елдан башлап  “Башкортстанның декоратив-кулланма сәнгате” проекты эшләп килә. Аның җитәкчесе – М.В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музееның фән буенча директор урынбасары, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Игнатенко.

 2007 елдан башлап текстиль сәнгатенә багышланган “Яз” күргәзмәләре үткәрелеп килә. Нәтиҗәдә, Башкортстанның декоратив сәнгать осталары республика, ил, халыкара дәрәҗәдә узган төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңү яулады. Иң мөһиме, әлеге күргәзмәләр тамашачыда эстетик зәвык тәрбияли, аңа матурлыкны күрергә һәм аңларга ярдәм итә. Светлана Игнатенко һәм Стелла Маркова авторлыгында үткәрелгән “Яз – 2023. Текстиль сәнгате” күргәзмәсе бу хакыйкатьне тагын бер тапкыр исбатларга тиеш.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Сәнгать галереясенә “Яз” килде!
Сәнгать галереясенә “Яз” килде!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: