Әйе, әйе, шәһәрнең Үзәк мәдәният сараенда эшләүче моңлы, үзенчәлекле тавышлы җырчы Хәмит Шаһит улын таңнарда өзелеп сайраучы сандугачлар белән тиңләп була. Хәтта былбылкошлар көнләшерлек дисәң дә артык түгел, чөнки ул, алардан аермалы буларак, язда гына түгел, ә көзен дә, кышын да – һәрвакыт, үзен белә-белгәннән бирле җырлый, гармунда сыздырып уйный, чараларда үзе уйнап, үзе җырлап, җыр-моңнарын тамашачыга бүләк итә.
Башкортстанда, Татарстанда төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулаган Хәмит Дәүләтхуҗин инде 16 нчы мәртәбә Екатеринбургта оештырылган төбәкара инструменталь музыка сәнгате һәм татар җырын башкаручылар бәйгесендә беренче мәртәбә катнашуына карамастан, лауреат исемнәре яулап, инструменталь музыка сәнгате бәйгесендә – III дәрәҗә, ә татар җырын башкаручылар арасында II дәрәҗә дипломнар белән кайтты.
Әле зур сәхнәдә, мәртәбәле жюри (составында Татарстанның халык җырчысы Зәйнәп Фәрхетдинова, виртуоз баянчы Наил Сәгъдиев кебек професионаллар, ә рәисе – Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор Вил Усманов), 1250 урынлык залны тутырып килгән тамашачы алдында чыгыш ясап, аларның югары бәһасына лаек булуыннан канатланып кайткан талант иясе тәэсоратлары, гомумән җыр-моң турында фикерләре белән бик теләп уртаклашты.
– Русиянең төрле тарафларыннан – Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикалары, Пермь, Төмән, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Ханты-Манси, Ямало-Ненецк автономияле округларыннан һ.б. катнашучылар бар иде, барлыгы 200 кеше, – дип сөйли Хәмит Шаһит улы. – Без Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараенда чыгыш ясадык. Өч яшь номинациясендә оештырылган фестиваль-конкурста балаларның күп һәм искиткеч башкару осталыгына ия булулары шатландырды, 35 яшьтән өлкәннәр төркемендә башкаручыларның нык әзерлекле җырчылар, баянчылар икәнен күргәч, әлбәттә, сынатмаммы дигән борчылу да туды.
– Сез башта инструменталь музыка бәйгесендә чыгыш ясагансыз булса кирәк?
– Нәкъ шулай, юлда шактый арыткан иде, өстәвенә иртәрәк чыгыш ясарга туры килде. Татар халык көйләреннән тезмә уйнадым. Җыр бәйгесендә катнашырга гына заявка җибәргән идем, аннары, барыбер җан дустым-гармунымны алып барам бит, нигә әле үземне сынап карамаска дип уйлап, анысында да катнашырга ниятләдем. Мин мондый конкурслар бик кирәк дип уйлыйм, беренчедән, җырлау, уйнау сыйфатыңны яхшыртыр өчен үз өстеңдә эшлисең; икенчедән, конкурс искиткеч талантларга бай халкыбызга карата соклану, горурлану хисен тагын да көчәйтә.
– Ә нинди җырлар башкардыгыз?
– Конкурс шартлары буенча өч җыр, шуларның берсе – а капелла, ягъни аккомпанементсыз җырланырга тиеш иде. Мин халкыбызның үлемсез җырларының берсе “Иске кара урман”ны башкардым, ә калган ике җырны үзем гармунда уйнап җырладым. Алар “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” (Рим Хәсәнов көе, Гыйлман Идрисов сүзләре) һәм татар халык җыры “Үгетләмә, иркәм”. Берьюлы өч җыр башкару җиңел дип әйтмәс идем, әмма, мактанып әйтүем түгел, алкышларга күмделәр, чәчкәләр чыгардылар. Хәер, мактансам да була, Башкортстан, Бәләбәй исемнәрен зур сәхнәдән игълан итүләре, яңгырату үзе ни тора!
– Оештыруга килгәндә...
– Беренче көнне (11 март) кичкә кадәр тыңлаулар булса (әйткәндәй, мин җыр бәйгесендә кичке җидедә генә чыгыш ясадым, көтеп тә арыйсың, дулкынланасың да), икенче көнне (12 март) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, призлы урыннар яулаганнар һәм жюрида утырган артистлар катнашлыгында искиткеч гала-концерт булды. Чыгышымның икесе дә шулай югары бәяләнгән икән, мин канәгать.
– Сезне күптәннән беләм, репертуарны сайлауга бик җитди карыйсыз.
– Табигатемә туры килгән лирик җырларны сайлыйм, үлемсез халык җырлары күңелемә бик якын. Алар бит үзләре моң, аларны җырлаганда да, уйнаганда да борылышларын, мелизмнарын биреп, бөтен сәләтеңне күрсәтергә була. Ә шырдый-бырдый җырларны, такмакларны өнәмим, андыйларны җырламыйм мин.
– Без сүз алып барган моң. Нәрсә соң ул?
– Башка милләтләр хакында әйтә алмыйм, әмма безнең башкорт, татар халкы – моңлы халык, ул аның күңел халәте. Моң аеруча аның гүзәл җырларында чагылыш тапкан да инде.
– Әйтегез әле, җырчы булыр өчен нәрсә кирәк, тавышның көчле булуымы?
– Бу сорауга җавапны Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов сүзләре белән әйтәм: “Тавыш ул ишәктә дә бар, ә җырны җырларга, басым ясап әйтәм, җырларга кирәк”. Тавышымның көчле түгеллеген үзем дә беләм, әмма мине моңлы, диләр.
– Ә ул моң сездә кайдан?
– Мин бит Ярмәкәй районының Түбән Карамалы авылыннан. Хозур табигатьле Ык буеннан, аның кабатланмас табигате, җырга тиң булып агып яткан сулары да йогынты ясагандыр. Аннары әтием гармунда уйный, әнием бик матур, күңелләргә җиткезеп җырлый иде. Моңлы булуым газиз әниемнән.
– Гаиләгездә җыр-моңның абруе ни дәрәҗәдә?
– Эш урынымда хезмәтем икенчерәк, шуңа конкурсларга әзерләнүем, репетицияләрем гел өйдә, җырның, гармун тавышының тынганы да юк. Хәләл җефетем Гөлнара да гармунда уйный белә. Самарада медицина университетының 1 нче курсында укучы улыбыз Азамат – гармунда, баянда, ә 10 нчы сыйныфта укучы улыбыз Ислам гитарада уйныйлар.
Сезне уңышларыгыз белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз.
Шундый талантлы уллары булган халкыма сүзем бер генә: “Рәхмәт сиңа, туган халкым!”
Белешмә өчен
Иске кара урман – борынгы татар халык җыры. Көенә караганда – озын татар көйләре рәтенә керә. Җырның үзәк образы — авыр тормыш сынауларын гәүдәләндерүче кара урман: Кара да гына урман, караңгы төн, / Нинди юллар белән үтәрбез?
Җырда рефрен рәвешендә «тормыш юлыннан – кара урмандагы кебек – ялгыз гына атлап булмый; кешегә тугры дуслар, якын кешеләр кирәк, бары бергә булганда гына барлык авырлыкларны җиңеп, теләгән максатка ирешергә мөмкин» дигән фикер уздырыла.
Җыр халык арасында популяр, профессиональ җырчылар репертуарына керә. Беренче тапкыр 1913 елда басылып чыга.
Зәйфә САЛИХОВА.
Чыганак: https://belizv-tat.ru