Барлык яңалыклар

11 предприятиедә укулар башланды

«Экспорт форсажы» акселерация программасы Башкортстанда «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында старт алды.

11 предприятиедә укулар башланды
11 предприятиедә укулар башланды

 Анда республиканың 11 предприятиесе катнаша, диделәр Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгында.

- Без «Экспорт форсажы» акселерация программасының сигезенче күптармаклы этабын эшләтеп җибәрәбез. Республикабызның яңа гына эшли башлаган экспортерларына ярдәм итү инструменты үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде. Әлеге программа буенча белем бирү нәтиҗәсендә катнашучыларның 50 проценттан артыгы, экспорт географиясен киңәйтеп, яңа контрактлар төзегән.

Укулар «Русия экспорт үзәге» базасында алып барыла. Программа кече һәм урта бизнес предприятиеләренең экспорт потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Катнашучылар экспорт эшчәнлегенә керү, базар сайлау һәм сатып алучыны эзләү, экспорт маркетингы, финанс шартларын формалаштыру һәм экспорт килешүен гамәлгә ашыру, сөйләшүләр алып бару һәм контракт төзү кебек темаларны ачыклаячак.

Әлег проектта республикада кимендә өч ел эшләүче кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре катнаша ала, аларның сәүдә әйләнеше соңгы финанс елында 20 миллион сумнан 2 миллиард сумга кадәр тәшкил итәргә тиеш. Шулай ук заявканы Башкортстан Республикасы Экспортны яклау үзәге хезмәтләреннән файдаланучы компанияләр дә бирә ала.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: