Барлык яңалыклар

Бакалыда – чаңгы ярышы

Бөтен катнашучы да дистанцияне классик стильдә узды.

Бакалыда – чаңгы ярышы
Бакалыда – чаңгы ярышы

Бакалы балалар-яшүсмерләр чаңгы базасында чаңгы шуу буенча шәхси беренчелеккә ярышлар һәм ГТО нормаларын тапшыру узды. Чара “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында оештырылды.

Барлык катнашучылар да классик белән йөгерделәр. 2013 елгы кызлар арасында 1,5 км дистанциядә өченче урынны – Эльвина Низамова, икенче урынны – Азалия Сөләйманова, беренче урынны Зәринә Хәмидуллина яулады.

Шул ук яшьтәге малайлары арасында пьедесталның өченче баскычына –Алмаз Хәкимов, икенчесенә – Богдан Базаров һәм беренчесенә Вилор Максимов менде.

2011-2012 елгы кызлар 2 чакрымга йөгерде. Өченче урынны – Татьяна Кудрина, икенче урынны – Камилла Вәлиуллина, беренче урынны Дарья Белоусова алды.

Шул ук яшьтәге малайлар арасында өченче урынны Егор Фомин, икенче урынны – Пётр Зырянов, беренче урынны Ратмир Азаматов алды.

2009-2010 елгы чаңгычылар арасында бәйге 3 км дистанциядә узды. Кызлар арасында өченче урынны – Карина Кадыйрова, икенче урынны – Аделина Савельева, беренче урынны Яна Вдовина алды. Шул ук төркем малайлары арасында өченче урынны –  Равил Хөсәенов, икенчесен  Әслан Суентаев алды. Икенче Бакалы мәктәбеннән Данияр Тимергазин җиңүче булып танылды.

2007-2008 елларда туган кызлар арасында 3 км дистанциядә урыннар түбәндәгечә бүленде: өченче урында – Элина Даянова, икенче урында – Алинә Зибаева, беренче урында – Рената Әхмәтшина. Шул ук яшьтәге малайлар 5 чакрымга йөгерделәр. Өченче урынны Куян мәктәбеннән Анатолий Чернов алды, икенче урынны – Глеб Морзалев. Иске Мата мәктәбеннән Илназ Хәйбрахманов җиңүче булып танылды.

2005-2006 елгы категориядә 3 км дистанциядә беренче урынны Иске Мата урта мәктәбе укучысы Полина Габсатарова алды. 5 км дистанциядә малайлар арасында өченче урынны – Даниил Петров, икенче урынны Иске Мата мәктәбеннән Николай Юлдашев алды. 2 нче мәктәптән Егор Зырянов җиңүче булып танылды.

Ярышлар оешкан төстә үтте. Укучылар ГТО нормативларын тапшырдылар, грамоталар һәм медальләр алдылар.
Чыганак: Башкортстанның Бакалы районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/390197#scroll

Бакалыда – чаңгы ярышы
Бакалыда – чаңгы ярышы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: