Барлык яңалыклар

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (6)

...Фәзилә дә Йолдыз булырга тиеш иде. Янарга, адашкан җаннарга юл күрсәтеп, халкыннан яратылып яшәргә килгән иде ул бу җиргә. Булдыра алмады. Ялгышты. Адашты. Бүреләр рәтенә басты.

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (6)
Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (6)

(Дәвамы.)

VII БҮЛЕК

Олы кыз

 — Алиса! Кызым!

Фәзилә машина белән килеп көтеп торган ире янына ашыккан олы кызы артыннан иярде. Алиса борылмады да, тукталмады да, ябык гәүдәсен төз куеп, иреннәрен тешләп, озын аякларына сылашып торган кунычлы итекләренең нечкә үкчәләренә келт-келт басып атлавын белде.

 — Кызым, тукта әле! Тыңла мине! Чит кеше түгелмен бит, әниеңмен!

 — Исемең генә әни, үзең чит шул...

Кызының әрнүле сүзләре калтырап чыкты да, өзелеп һавада эленеп калды.

 — Нишләп чит булыйм, ди? Нәрсә сөйлисең син? Әйдә, аңлашыйк әле. Мине гаепләргә синең хакың бармы соң? Миңа синең ярдәмең кирәк, кызым!

Бәләкәй буйлы, түгәрәк кенә гәүдәле Фәзилә һаман йөгерә-атлый үзеннән ике башка озын кызы артыннан калышмаска тырышты.

Алиса түзмәде, барган җиреннән шып туктап, артына борылды. Бар көченә аны куып җитешергә ашыккан әнисе чак кына өстенә килеп менмәде.

 — Ә-ә-ә, ярдәм кирәкмени?! Ә миңа, яратканымнан аерып, күрмәгән, белмәгән кешегә кияүгә биргәндә, үзем теләмәгән университетка мәҗбүри укырга керткәндә, миңа охшамаган, сиңа гына яраган кешеләрнең балаларын дус итеп сайлаган чагыңда, беренче мәхәббәтем белән елатып аерганда, миңа ярдәм кирәкми идеме? Син минем нинди тәмугта яшәгәнемне беләсеңме? Син минем генә түгел, әтинең язмышын да сындырдың бит! Син тәгәрәттең аны, син этеп төшердең упкынга! Син үтердең! Ки-ит!!!

Кыз инде үз-үзен белми ярсып елый, тирә-ягында бу сөйләшүне әле генә бүлмәдән чыккан халыкның шаккатып тыңлап басып торганын күрми дә, күрергә дә теләми иде.

Каршысына йөгереп килеп, Фәзилә Хәмитовна белән коры гына исәнләшеп, үзен җитәкләп машинага өстери башлаган иренең кулларыннан ычкынып:

 — Ярдәм итәчәгем дә, кайтасым да юк! Үзең дә килеп йөрмә! Мин әтиемә охшаганмын шул, шуңа син мине гомер буе яратмадың. Кичерә алмадың алар нәселеннән булганымны! Гел өттең дә төрткәләдең, хәлемне дә сорый белмәдең! Килеп йөрисе булма минем өемә!!! — дип, кычкырып елап, әйтәсен әйтте дә, йөзен каплап, ирен узып йөгереп, машинасына кереп бикләнде.

Курагачтан китеп, азга гына, андагы өйне сатып, шәһәрдә торыр урын алганчы гына Алисага дип Радмир калдырган фатирда яшәп торасы килгән иде Фәзиләнең. Аңламады кызы. Әтисенең сөяркәләре, туганнары, мир алдында оятка калган әнисенең хәлен аңламады. Бәлки, аңлап, шулай иткәндер. Сизгер бит ул, башлы, бәләкәйдән кирәкмәгәнне дә күреп, бар нәрсәне белеп үсте шул. Аз сүзле, үз эченә бикләнеп уйлана, хисләнә торган тыныч бала булды Алиса. Бер кабат та Фәзилә белән Радмирга кыенлык китермәде: күзләренә чалынып, тавыш куптарып, игътибар таләп итеп, сораулар биреп җәфаламады. Әйе, курчак кебек киендерде, тәмле ашатты, яхшы билгеләргә генә укытты, әмма кызының күңелен аңламады Фәзилә. Бер кысып кочаклап сөйде микән? Юктыр. Бәләкәй чагында үз максатында кулланып, биетеп, җырлатып караган иде дә, кечкенә кызы, күптән көткән, үзенә охшаган Лирочкасы тугач, игътибар уртасында, халык арасында булырга яратмаган, дәшмәс-сөйләшмәс Алиса бөтенләй онытылып тормышның арткы планына күчте. Кыз шул көннән алып үзенең дөньясында яшәде. Ул дөньяга беркем дә ишек шакып мәшәкатьләнмәде.

Гашыйк булганын, сайлаган яры белән бер-берсен өзелеп яратуларын да мөмкин булганча озаграк яшерергә тырышты кыз. Белә иде, сизә иде сөйгәненең әтисенә дә, әнисенә дә ошамасын. Ялгыз әнисе очын очка ялгап кына укыта иде Мөнирне университетта. Егет үзе дә кичләрен эшләп, төннәрен дәресләрен укып яшәде, акчага да киемгә дә сак булды. Соңгы курсның азагында гына сизде әнисе Алисаның үзгәргәнен. Кыз егетенең гаиләсендә үз кешегә әйләнеп, мәхәббәтнең җимеше яралгач кына. Һава шартлады, җир тетрәде. Әнисе дулады, кычкырды, әйтмәгән сүзен калдырмады. Әйтерсең дә, Алиса бервакытта да әти-әнисенә яхшы, тәртипле кыз булмаган, ә аз гына гомерен гел түбәнлектә, азгынлыкта, пычракта уздырган. Әнисе тузынды, ярсыды, әтисе һәрвакыттагыча ызгыштан, талаштан качу ягын эзләде. Тиз генә мәҗбүри рәвештә аборт ясалды. Алисаның ике ягына ике сакчы куелды. Аны машина белән экзаменга алып бардылар, шунда ук кире утыртып алып кайттылар. Көн саен түбәнсетте, җае чыккан саен битәрләде аны әнисе. Һәм тәмам дөньяга чыгарлыгы, кеше йөзенә күтәрелеп карарлыгы, яшәрлек көче калмаган кызын өлкәнең иң бай гаиләләренең берсенә, зур вазыйфа биләгән кирәкле кешенең бердәнбер улына кияүгә бирде.

Үткәннәрен яңадан кичереп, берни күрмәгән карашы белән машина тәрәзәсенә төбәлгән килеш өенә кайтып барган Алисаның ачы күз яшьләре яңакларын өтте...

Ә Фәзилә Хәмитовна һаман баскан җиреннән кузгала алмады. Ул, күзләрен алмыйча, машина киткән юлдан кызының әйләнеп килгәнен көтте. Ул яхшылап уйлар, аңлар, бәлки, әнисен кызганыр да кире килер төсле, кире килергә тиеш кебек иде Фәзиләгә. «Изгелегемне аңламагансың, кызым. Мин бит сине байлыкта, рәхәттә яшәсен дип тырыштым. Син бөтенләй мине аңламагансың. Ялгыштым микәнни? Нигә болай ерагайды безнең ара? Син бит минем ике ел буе елап, Аллаһыдан үтенеп сорап, куркып, әрнеп көтеп алган беренче сабыем! Синең тууың белән мин Хәмдүнәнең борынына ничегрәк чирткән идем, әй, шатланган идем! Радмирның чын хатынына әйләндем, әни булдым, дип куанып, очып йөрүләрем... Ник ерагайдың соң син миннән, кызым?!». Үчле, усал, каты күңелле, хискә бирелә белмәгән, күпме кешене елатып үзе бер генә кабат та еларга уйлап карамаган Фәзилә Хәмитовнаның да битләрен кайнар яшьләре пешерде.

 

VIII БҮЛЕК

Йолдыз — Бүре

Мәңгелекнең бер тылсымлы сәгатендә дөньяда чәчкәләр, чебеннәр, чәүкәләр, бүреләр, кешеләр һәм йолдызлар барлыкка килгән. Бәләкәй генә чәчкәнең дә күз явын алып утырган гүзәле, үлән арасында күренмәгән дә гадие, чәнчеп ала торган кырмавыгы булган кебек, кешеләрнең дә төрлесе бар бу катлаулы дөньяда.

Чәчкә кебек тирә-юньгә бары матурлык сибәр өчен генә туганы да, чебен кебек колак төбендә безелдәп кемнеңдер үзәгенә үтүчесе дә, чәүкә кебек бары-югы да беленмәгән, игътибар җәлеп итми, артыгына өметләнми, акрын гына кулыннан килгәнчә көн күрүчеләре дә, бүреләр кебек явызлары, көчсезләрне тотып ашарга торганнары да бар. Арада гади һәм сабыр гына яшәп Кеше булып калучылар да күп. Кешелеккә кара заманнарда юл күрсәтеп Йолдыз булып янучылар да булгалый. Сирәк кенә булса да.

Аларның барысы да кирәк. Чәчкәләр — сокланыр өчен, Чебеннәр — тынычлык кадерен белергә өйрәтер өчен, Чәүкәләр — чагыштыру фоны өчен, Бүреләр — көнләшер һәм юк итәр өчен, Кеше булып кала белгәннәр үрнәк алыр өчен кирәк. Берсе генә булмаса да, табигатьтәге үзара бәйләнеш өзелә. Бәйләнеш өзелү коточкыч фаҗигаләргә китерә. Бу очракта хәтта Йолдызлар да ярдәм итә алмаска мөмкин.

Кем булып туганың, ни өчен җир йөзенә килгәнең маңгаеңа языла, диләр. Дөрестер. Шуны белеп, ничек тиеш шулай яши аласың икән — син бәхетле. Вакытында күрми, мәңгелек тарафыннан язылган урынны таба алмыйча, Чәүкәләр һәм Бүреләр, Кешеләр һәм Йолдызлар арасында адашып йөрисең икән — гомереңнең кадерле минутлары заяга уза. Кайтарып алып булмый — поезд киткән. Син бәхетсез бу очракта. Маңгайга язылганны көзгедән карап күреп булмый. Аның өчен күңел күзе кирәк. Анысы да сирәк очрый торган затлы әйбер — дефицит.

Гомум алганда, Чәчкәләр һәм Чебеннәр дә, Чәүкәләр һәм Бүреләр дә җәмгыятькә артык зыян китерми. Хәтта адашып урыннарын алышсалар да. Зыянны күңел күзләре күрмәгән сукыр Йолдызлар китерә. Янар өчен дөньяга туганнар бары тик Чәчкә генә булып сокландырып та, Чебен генә булып бушка безелдәп тә, төссез Чәчкә булып төссез минутларга шөкер итеп тә яши алмый. Гади генә, үрнәкле Кеше тормышын көтәргә аларга сабырлык җитми. Бөек тарафлардан бирелгән тынгысызлык, көч, ялкын белән я Йолдыз булып янасы, я Бүре булып ашыйсы гына кала. Әнә шул Йолдыз-Бүреләрнең иң күрә алмаганы да үзләренең Йолдыз булып туганнарын белеп, Йолдыз булып янып яшәүчеләр инде.

Фәзилә дә Йолдыз булырга тиеш иде. Янарга, адашкан җаннарга юл күрсәтеп, халкыннан яратылып яшәргә килгән иде ул бу җиргә. Булдыра алмады. Ялгышты. Адашты. Бүреләр рәтенә басты. Үзе шуны соңлап аңлагач, гомер буе эчтән сызып, әрнеп, көнләшеп, «ашап» яшәде...

(Дәвамы бар.)

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (6)
Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: