Барлык яңалыклар

Социаль хезмәтләр җыелмасымы, әллә акчамы?

Башкортстанда инвалидларга ай саен бирелә торган социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата бәясе 1313 сум 44 тиен тәшкил итә.

Социаль хезмәтләр җыелмасымы, әллә акчамы?
Социаль хезмәтләр җыелмасымы, әллә акчамы?

Быел республика халкы Пенсия фондына социаль хезмәтләр җыелмасын алу ысулын сайлау турында 19,5 мең гариза тапшырган. Гаризалар узган елның 1 октябреннән 2022 елның 1 октябренә кадәр фондның клиент хезмәтләрендә, күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ), шулай ук “Госуслуги” порталында һәм ПФР сайтындагы шәхси кабинетлар аша кабул ителгән. Гаризаны айлык акчалата түләүләргә хокукы булган гражданнар тапшыра алган. Алар исәбенә инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация йогынтысыннан зыян күрүчеләр, шулай ук башка категорияләр керә.

Ташламаларга ия булучыларның күпчелеге социаль хезмәтләр җыелмасы урынына акча алуны өстен күрә. Шулай да быел тапшырылган гаризалар арасында социаль хезмәтләр җыелмасын алырга теләүчеләрнең артуы күзәтелә. Барыннан да элек, бу дарулар белән тәэмин итүгә карый. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, социаль хезмәтләр җыелмасы эченә дарулар, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен махсус туклану продуктлары керә. Моннан тыш, шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрергә һәм шифаханәләргә юллама алырга да мөмкин. Әлеге хезмәтләрне натураль формада алырга, яки алардан баш тартып, акчалата түләүгә күчерергә дә мөмкин.

1 февральдән социаль хезмәтләрнең тулы акчалата эквиваленты 1313,44 сум тәшкил итә. Мондый сумма социаль хезмәтләр җыелмасыннан тулысынча баш тарткан кешеләргә ай саен түләнә.

Хезмәт күрсәтү рәвеше һәр елның 1 октябренә кадәр Пенсия фондына гариза бирү юлы белән билгеләнә. Гаризада күрсәтелгән вариант киләсе елның гыйнварыннан эшли башлый. Әгәр дә гариза элек тапшырылган булса, яңа гариза таләп ителми, ярдәм сайланган рәвештә, кеше карарын үзгәрткәнчегә кадәр бирелеп киләчәк.  

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, 2022 елның 1 декабренә республикада айлык акчалата түләү алучылар саны 291779 кеше тәшкил итә. Аларның 2023 елда бушлай дарулар рәвешендә социаль хезмәт алу хокукын үз артыннан Шуларның 71525се бушлай дару алу хокукын саклап калган, шифаханә-курорт дәвалануын  7442 кеше, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү хокукын 66161 кеше сайлаган. Быел социаль хезмәтләр бирү рәвеше турында гаризаларның 62 проценты (12 мең гариза) электрон формада тапшырылган. Әлеге эш “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла.

Фото: moiprava.info

Социаль хезмәтләр җыелмасымы, әллә акчамы?
Социаль хезмәтләр җыелмасымы, әллә акчамы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: