Барлык яңалыклар

Әсән китапханәсе искиткеч

Дүртөйлегә сәфәребезнең өченче тукталышы Әсән авылы китапханәсе иде. Ул чын мәгънәсендә заманча. 

Әсән китапханәсе искиткеч
Әсән китапханәсе искиткеч

Дүртөйле районының Әсән авылындагы китапханә өр-яңа сулыш алган. Ул  “Мәдәният” гомумдәүләт проекты җиңүчеләренең берсе.  Русия Мәдәният министрлыгы үткәргән конкурста катнашып, китапханә 7,5 миллион сумлык финанс ярдәме откан, аның 5 миллион сумы -- федераль бюджеттан. 

Заманча китапханә нинди булганын күрергә теләсәң, нәкъ менә шушында килеп карарга була. Заманча, уңайлы функциональ китапханәдә ял итәргә дә, социаль адаптация үтәргә дә мөмкин. Монда тернәкләндерү зоналары, иҗади остаханәләр, заманча мәгълүмати ресурслар, мультимедиа һәм уен җиһазлары бар. 
Дүртөйле үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Елена Хәлиуллина хәбәр итүенчә,  авыл халкы бирегә бик яратып йөри.

Әсән китапханәсе искиткеч
Әсән китапханәсе искиткеч
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: