Барлык яңалыклар

Җитмеш төрле һөнәр дә аз аңа!

Борай районының Кәшкәләү авылында яшәүче Флорис ШАКИРОВ умартачылык, токымлы атлар үрчетү, бөртекле, кузаклы һәм тамыразык культураларын җитештерү белән дә шөгыльләнә.

Җитмеш төрле һөнәр дә аз аңа!
Җитмеш төрле һөнәр дә аз аңа!

Флорис Риф улы, 1982 елда мәктәпне тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген гади колхозчы булып Кәшкәләү авылында башлый. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач. 1985 елдан «Мир» колхозында водитель, ә аннан соң умартачы булып эшләвен дәвам итә. 2010 елда Флорис Шакиров үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын төзи, умарта үрчетә башлый. Шакировлар днәселендә умартачылык һөнәре буыннан-буынга тапшырылып килә. «Гаилә фермасы» максатчан программасында катнашып, грант акчасына башкорт токымыннан уналты ат сатып алган, аларны тоту өчен ферма төзегән, асылмалы җиһазлы «Беларусь» тракторын сатып алган. Нәтиҗәлә, ул яңа өч эш урыны булдырган. Бүгенге көндә атларының саны кырык җидегә җитте, ә умарта күчләренең җитмеш баштан артып китте. Хуҗалыкта бөртекле, кузаклы һәм тамыразык культуралары 375 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә аның фермер хуҗалыгы районда иң уңышлыларның берсе.

Район Советы депутаты буларак Флорис Шакиров авылдашлары алдында килеп туган тормыш мәсьәләләренә битараф кала алмый. Ул Кашкәләү авылы тормышында актив катнаша, бәйрәм чараларын үткәргәндә иганәчелек ярдәме күрсәтә. Авыл халкы һәм ул җитәкләгән хуҗалык хезмәткәрләре ярдәме белән, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә Даутлар авылы үзәгендә обелиск төзелде.

2022 елда Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илшат Фәйзрахманов Борай районының агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Флорис Риф улы Шакировка Русия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. “Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда аның роле бәяләп бетергесез.

Чыганак: Башкортстан Республикасының Борай районы хакимияте; https://contenta.info/press_releases/349903

Җитмеш төрле һөнәр дә аз аңа!
Җитмеш төрле һөнәр дә аз аңа!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: