Барлык яңалыклар

Аскында халык нигә күп үлә?

2022 елның 10 ае эчендә Башкортстанның Аскын районында 251 кеше дөнья куйган, шуларның 83е хезмәт яшендә булган.

Аскында халык нигә күп үлә?
Аскында халык нигә күп үлә?

Соңгы өч айда район үлүчеләр саны буенча Башкортстанда беренче унлыкка кергән.Бу хакта “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” гомумдәүләт проектларының үтәлешенә багышланган ведомствоара киңәшмәдә Аскын район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Зөлфия Әминова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, элек үлүчеләр сабый балалар арасында күбрәк булса, хәзер үлем очраклары кешенең яшенә бөтенләй бәйле түгел. 2022 елның 10 ае эчендә Аскын районында 251 кеше үлгән, шуларның 83е хезмәт яшендә булган. Иң күп корбанны гыйнвар ае алып киткән. Бу айда 43 кеше дөнья куйган, шуларның 10ы – хезмәт яшендә. Август 31 кешене теге дөньяга алып киткән, шуларның 10ы хезмәт яшендә. Июнь һәм июль айларының һәркайсында 28әр кеше вафат булган, шуларның 19ы хезмәт яшендә.

Зөлфия Камил кызы вакытсыз үлемнәрнең сәбәпләрен дә атады. Алар арасында беренче урынны яман шеш һәм аңа бәйле авырулар алып тора. Алар барлык үлем очракларының 20,1 процентының сәбәпчесе. Нерв системасы авыруларыннан 17,6 процент вафат булган. Үпкә-тын юллары авырулары исә үлемнәрнең 9,4 процентының сәбәпчесе.

Районда авырулар белән бәйле булмаган үлемнәр саны да арткан. 2022 елның 10 ае эчендә 8 кеше үзенә кул салган, 5 кеше юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булган, 3 кеше җинаятьләр нәтиҗәсендә үтерелгән. Авыру белән бәйле булмаган 25 үлем очрагы теркәлгән. Алар арасында суга батучылар, туңып үлүчеләр, хәрби хәрәкәтләр барышында һәлак булучылар бар. Якты дөнья белән хушлашучыларның 19ы хезмәт яшендә булган.

Зөлфия Әминова эчкечелек мәсьәләсенә аерым тукталып, бу афәтнең вахтада эшләүчеләр арасында аеруча нык таралуын билгеләде. Бүген Аскын районында 530 кеше вахта белән эшли. Мондыйлар Упканкүл авылында – 65, Кубиязда – 48, Урмиязда – 34 кеше. Вахтовиклар арасында эштән ялга кайткач, акчаларын эчеп бетерүчеләр дә еш очрый икән. Табиб, авыл хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, эчкечелеккә каршы бергәләп көрәшергә чакырды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов диспансерлаштыру эшен көчәйтергә, суррогат алкогольгә каршы көрәш җәелдерергә, имин булмаган гаиләләр һәм ялгыз яшәүчеләр буенча рейдлар үткәрергә боерды.

Чыганак: Башкортстанның Аскын районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/347162

 

Аскында халык нигә күп үлә?
Аскында халык нигә күп үлә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: