Барлык яңалыклар

Борай районының горурлыгы алар!

Тамырлары белән Олы Бадрак авылындагы Ленин исемендәге хуҗалыкка береккән Нәҗметдиновлар династиясе гомерләрен игенчелеккә багышлаган.

Борай районының горурлыгы алар!
Борай районының горурлыгы алар!

Хезмәт династиясенә Рафит Заһит улы Нәҗметдинов нигез сала. Ул үзенең әтисе Заһит Әхмәтҗан улы эзеннән китә. Заһит абый 1931 елдан алып 1941 елга кадәр Борай районының Бадрак авылында “Очкын” колхозы рәисе була.

Рафит Заһит улы 1958 елда техникумны тәмамлаганнан соң агроном вазыйфасында Ленин исемендәге колхозда хезмәт эшчәнлеген башлый. Аннары 39 ел колхозны җитәкли. Р.З. Нәҗметдинов җитәкчелегендәге хуҗалык республика, Русия күләмендә иң алдынгылардан була.

1996 елда Рафит Заһит улына «Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2021 елда ул Борай районының шәрәфле гражданины булып таныла.

Хатыны Валентина Михайловна белән бергә алар 6 бала табып тәрбияли, аларның дүртесе әтиләренең эшен дәвам иттерәләр.

Олы уллары Ришат техниканы бик ярата. Колхозда 1981 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр баш инженер булып эшли. Уллары Азат хезмәт эшчәнлеген 1984 елда тракторчы булып туган колхозында башлый. Бүген ул – Татарстан Республикасындагы “Август – Мөслим” агрофирмасының генераль директоры.

Уллары Айрат та, абыйлары кебек үк, туган колхозында 1991 елдан 1996 елга кадәр эшләп ала. Айратның хатыны Гөлнара Ринат кызы да 1993 елдан 2010 елга кадәр колхозда хезмәт куя.

Ирек уллары хезмәт эшчәнлеген 1988 елда башлап, 1989 елдан 1991 елга кадәр Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Туган колхозыннан аерылмыйча, бүгенге көндә дә югары хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтә. Ул ашлык җыю комбайнының иң яхшы операторы буларак, “Уңыш 2021” республика конкурсында җиңү яулап, бүләккә «LADA NIVA» автомобилен ала. Ирекнең хатыны Лира Рамил кызы да 1993 елдан 2001 елга кадәр колхозда эшли.

Династиягә нигез салучының оныклары да ата-бабалары эшен дәвам итә. Рәшит белән Урал Ленин исемендәге аграр хуҗалыкта эшләп, уртак эшкә үз өлешләрен кертәләр. Мәктәп каникуллары вакытында алар ел саен комбайнчы ярдәмчесе булып эшлиләр, урта белем алгач, ашлык җыю агрегатларының штурвалына үзләре утыралар.

Нәҗметдиновлар династиясенең авыл хуҗалыгындагы гомум хезмәт стажы 200 елдан артып китә.

2022 елда Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илшат Фәйзрахманов "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты кысаларында иң озак хезмәт стажына ирешкәне өчен "Иң өлкән династия" номинациясендә Нәҗметдиновлар гаиләсенә министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды. Нәҗметдиновларның хезмәт династиясе бүгенге көндә дә авылны үстерүгә лаеклы өлеш кертә.

Чыганак: Башкортстанның Борай районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/335131

Борай районының горурлыгы алар!
Борай районының горурлыгы алар!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: