Барлык яңалыклар

Аскында колледж ремонтлана

1934 елдан бирле бина капиталь ремонт күрмәгән булган.

Аскында колледж ремонтлана
Аскында колледж ремонтлана

Аскын авылында Башкортстан авыл хуҗалыгы һөнәри көллиятенә капиталь ремонт ясыйлар. Ул октябрь башында “Мәгариф” илкүләм проекты ярдәмендә башланды.

Бу көллияткә 1934 елда нигез салынган булган. Шул заманнан бирле бинага беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелә.

Бу хакта Аскын районы администрациясе хәбәр итә.  "Хәзерге вакытта идәннәрне, электр үткәргечләрне сүтү тәмамланып килә. Параллель рәвештә тигезләү, штукатурка һәм стеналарны шпаклевкалау эше  бара. Эшләр исемлегендә шулай ук керү төркемен, суүткәргечне, санузелны ремонтлау бар. Соңгы этапта биналарның фасадларын җылыту һәм металл панельләр белән тышлау булачак.

Капиталь ремонт дүрт корпуста: уку-укыту биналары, тулай тораклар, ашханәдә планлаштырылган. Эшләрне бу ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Тулай торакта яшәүче студентлар хәзергә дистанцион укытуга күчерелгән.

Аскында колледж ремонтлана
Аскында колледж ремонтлана
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: