Барлык яңалыклар

Нефтекамага сәяхәт

Дүртөйле районы укучыларына Нефтекама шәһәрендә нәрсәләр күрсәткәннәр?

Нефтекамага сәяхәт
Нефтекамага сәяхәт

Дүртөйле районы укучылары Нефтекама шәһәрендә булып кайткан. 

Сәфәр «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча оештырылды, дип хәбәр итә район администрациясе. «Узган ял көннәрендә Дүртөйле районы укучылары ике көнгә Нефтекама шәһәренә сәфәр кылды. Сәяхәт "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларында оештырылды, тәэсирләргә бай булды", -- диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Башта балалар өчен Нефтекама тарих-туган якны өйрәнү музеенда экскурсия оештырылган. Аннары укучылар Нефтекаманың  төп истәлекле урыннарында, арт-объектларда, "Сәламәтлек сукмагы"нда булганнар. Аннан инде балалар  "Форт Боярд"ка квестка юнәлгән, анда легендар телевизион уен атмосферасын тоя алган. Профессиональ алып баручылар биремнәрне чишәргә ярдәм иткән һәм маҗараларда катнашуга барысын да җәлеп иткән. Беренче көн азагында балалар дискотекага барган.

Икенче көнне мәктәп укучылары Николо-Березовка авылы музеенда, борынгы сәүдәгәрләр урамында булганнар. Бу урамда балалар кайчандыр җирле сәүдәгәрләр тарафыннан төзелгән йортларны күрә алган. Аннары яшь туристлар Троицк-Никольский чиркәвен караган һәм Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалына юнәлгән. Югары уку йорты вәкилләре һәм волонтерлар балаларны укыту юнәлешләре, кагыйдәләре белән таныштырган, шулай ук аларның күпсанлы сорауларына җавап биргән.

Нефтекамага сәяхәт
Нефтекамага сәяхәт
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: