Барлык яңалыклар

Дүртөйле татар театры – халыкныкы!

Шушы көннәрдә Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры үзенең “халык” статусын раслады.

Дүртөйле татар театры – халыкныкы!
Дүртөйле татар театры – халыкныкы!

Күптән түгел Дүртөйле шәһәр Мәдәният йортында шагыйрә һәм драматург Гөлшат Әхмәтованың «Ничек түзә бу йөрәк» дигән трагикомедиясе буенча куелган спектакль күрсәтелде. Аны Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры артистлары “Алтын тирмә” регионара милли театрлар фестивалендә куйды. Спектакль Республика халык иҗаты үзәге тарафыннан оештырылып, “Мәдәният” гомумдәүләт проектына караган “Алтын тирмә” милли театрлар фестивале кысаларында күрсәтелде.  Театр артистлары үз чыгышлары белән чираттагы тапкыр “Халык” статусына лаек булуларын раслады, бу аларның иҗади яктан танылуларын билгели.

2021 елдан театрны Гүзәл Сираҗетдинова җитәкли. Спектакль турында ул түбәндәгеләрне сөйләде:

– Бу тамашада кешелеклелек һәм яхшы мөнәсәбәтләр дөньясы чагыла. Артистлар үз геройларының образларын һәм характерларын талантлы итеп ачу, каенана һәм килен, әни һәм бала, әби һәм оныкчыкның тирән хисләрен һәм мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерү ягыннан яңа табышлар тәкъдим итте.

З.Солтанов исемендәге Дүртөйле халык театры төзелгән көненнән башлап М. Мусифуллин, Р. Сафин, С. Сурина, Э. Әхмәдуллина, Ә.Гаффар, И.Абдуллин, Х. Латыйпов, А. Гыйләҗев, Т. Миңнуллин, З. Фәйзуллин, Н. Нәҗми кебек татар һәм башкорт драматурглары әсәрләренә таянып, тамашалар куя.

Театр репертуарында комедияләр, драмалар, трагикомедияләр һәм лирик пьесалар бар. Ел саен репертуар яңа скетчлар һәм сатирик миниатюралар белән яңартыла. Бүген театрның төп коллективы 14 яшьтән 65 яшькә кадәрге 19 талантлы артисттан тора. Алар театрга гомер буена тугры кала, яңа рольләрне өйрәнүгә вакыт таба, декорацияләр һәм реквизитлар эшләүдә ярдәм итә. Коллективта дустанә атмосфера хөкем сөрә.

Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/225864

Дүртөйле татар театры – халыкныкы!
Дүртөйле татар театры – халыкныкы!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: