Барлык яңалыклар

Яшь музыкантлар бәйгегә чыга

1 – 3 ноябрьдә Уфада «Фортепиано» һәм «Скрипка» номинацияләре буенча Нариман Сабитов исемендәге I Халыкара яшь музыкантлар конкурсы узачак.

Яшь музыкантлар бәйгегә чыга
Яшь музыкантлар бәйгегә чыга

Бәйге “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Иҗади кешеләр” проекты кысаларында оештырыла. Анда музыка, сәнгать мәктәбе укучылары, шулай ук чит илләрдә яшәүче 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшь башкаручылар катнашачак. Конкурс дистанцион форматта һәм бер турда узачак.

Конкурста катнашу өчен гаризалар Русиянең төрле почмакларыннан: Владикавказ, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Тверь, Саратов, Чиләбе өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм, әлбәттә, Башкортстанның яшь музыкантларыннан килгән.

Номинацияләр буенча конкурсның жюри рәисләре булып Русиянең танылган музыкантлары һәм педагоглары – П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең фортепиано кафедрасы профессоры, Русия Федерациясе халык артисты Владимир Овчинников һәм шул ук консерваториянең скрипка кафедрасы профессоры, Русия Федерациясенең атказанган артисты Александр Тростянский чыгыш ясаячак. Төп конкурстан тыш яшь музыкантларның Нариман Сабитов әсәрләрен иң яхшы башкару өчен махсус приз алу мөмкинлеге бар. Аны композитор, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның С. Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Д. Шостакович исемендәге Россия Композиторлар берлеге премиясе иясе Рөстәм Сабитов билгеләячәк.

Конкурсның Гран-при лауреатлары һәм беренче премия ияләре номинацияләр буенча жюри рәисеннән осталык дәресләре алачак. Мастер-класслар YouTubeта трансляцияләнәчәк, шуңа күрә аларны теләгән һәркем карарга мөмкин.

Нариман Сабитов исемендәге I Халыкара яшь музыкантлар конкурсы 2020 елда оештырылды һәм композиторның тууына 95 ел тулуга багышланды.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/166910

Яшь музыкантлар бәйгегә чыга
Яшь музыкантлар бәйгегә чыга
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: