Барлык яңалыклар

Дүртөйледә – “Урман сәгате”

Башкортстанның Дүртөйле районы хакимиятендә «Урманнан файдаланучы сәгате» узды.

Дүртөйледә – “Урман сәгате”
Дүртөйледә – “Урман сәгате”

Башкортстанның Дүртөйле районы хакимиятендә «Урманнан файдаланучы сәгате» узды. Хакимият башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Салават Ислаев фикер алышына торган мәсьәләләрнең "Экология" һәм “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проектларына каравын билгеләп үтте.

Дүртөйле урманчылыгы буенча бүлек башлыгы Назиф Мансуров урманнарны яңадан тергезү, урманнан файдалану һәм җирле халыкны үз ихтыяҗлары өчен агач белән тәэмин итү буенча дәүләт биремнәрен үтәү перспективалары турында сөйләде. Катнашучылар районның муниципаль урман массивларының торышы һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.

Урман контроле мәсьәләләрен район хакимиятенең муниципаль контроль секторы мөдире Станислав Галанов яктыртты.

Кангыш участок урманчылыгы буенча урманнарны арендалаучы Илфир Гыйлметдинов арендаланган массивларда урманнан файдалану, үсентеләрне янгыннардан саклау һәм урманнарны торгызу үзенчәлекләре турында сөйләде.

– "Яшел" территорияләрне арендалау вакытында умартачылык белән шөгыльләнергә, печән чабу, мал көтү урыннарын файдаланырга мөмкин. Шулай ук хәзер туризм темасы актуаль – монда рекреацион эшчәнлек алып барырга мөмкин: глэмпинглар, ял итү зоналары төзергә, аучылык хуҗалыгы өлкәсендә урыннар булдырырга, – дип билгеләп үтте Дүртөйле мәгълүмат-консультация үзәгенең әйдәүче белгече Рәшит Гарипов.

Дүртөйле урманчылыгы буенча Урманны саклау инженеры Рушат Шәрипов урманнарны саклау, янгыннардан, авырулардан һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау турында сөйләде.

Торак пунктларны табигый янгыннардан саклау һәм янгын сүндерү частенең урманчылык белән үзара хезмәттәшлеге турында янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы хәбәр итте.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/160355

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: